Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Колышчы авылында Май чабу бәйрәме шәп булды

Борынгы халыклар язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле ышану йолалары башкарып, Кояшка табынуларын күрсәткәннәр. Христиан дине таралгач, ул Олы уразага керер алдыннан уздырыла башлаган. "Май чабу" атнасы дип йөртелсә дә, керәшеннәр аның соңгы көнен - Кичерешү көнен (Прочти көне) генә бәйрәм итәләр. Шул көнне үткәрелә торган йола-бәйрәм төрле төбәктә...

Борынгы халыклар язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта, төрле ышану йолалары башкарып, Кояшка табынуларын күрсәткәннәр.

Христиан дине таралгач, ул Олы уразага керер алдыннан уздырыла башлаган. "Май чабу" атнасы дип йөртелсә дә, керәшеннәр аның соңгы көнен - Кичерешү көнен (Прочти көне) генә бәйрәм итәләр. Шул көнне үткәрелә торган йола-бәйрәм төрле төбәктә төрлечә исем белән йөртелә. Кайдадыр аны "Чуман әйләндерү", кайдадыр "Кәтәйсә йөрү", кайдадыр "Прости бәйрәме" дип атыйлар. Ничек кенә дип атасалар да, аның эчтәлеге кыш буе җыйган җазыклардан котылу, ачу-талашларга нокта кую дигәнне аңлата. Бу көнне якыннарыңнан, дус-ишләреңнән, рәнҗеткән кешеләреңнән кичерү сорала.

Быел да "Кәтәйсә" бәйрәмнәре шактый авылларыбызда уздырылды. "Туганайлар" Мамадыш районы Колышчы авылында бик күңелле тамашада булып кайтты. Бәйрәмнән фоторепортаж белән таныштырабыз. Турындагы язманы газетабызның киләсе саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев