Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клара Булатованың «Келәү» җыентыгында — кушаматлар

Сарман районының Ләке мәктәбе укучысы Анастасия Аксакова укучыларның республикакүләм II «Ыру агачы» конференциясендә ясаган чыгыш.

Күренекле шагыйрә К. Булатованың «Келәү» җыентыгына тупланган әсәрләрдә керәшеннәрнең борынгы йола-гадәтләр, тормыш чагылыш таба. «Келәү» сүзе үзе «теләү», «теләк» дигән мәгънә аңлата. Ул бездә изге сүз буларак сакланып калган. Хәзер бу сүз бик еш кулланыла, чөнки авылыбызда чиркәү эшли, өлкәннәр чиркәүгә келәүгә йөриләр.

К.Булатованың бу җыентыгына керәшеннәр тормышына багышланган шигырьләре кертелгән. Клара апа балачагын Ләкедә үткәргән, 1нче-7нче классларда Ләке мәктәбендә укыган. Монда аның балачак дуслары яши, беренче шигырьләре дә нәкъ Ләкедә туган.
«Келәү» җыентыгында ялгызлык исемнәр белән берәттән, бик күп кушаматлар да урын алган. «Укучы кулындагы бу китапка тупланган әсәрләрнең күбесе әнә шул Ләке авылына, аның кызыклы һәм үзенчәлекле шәхесләренә багышлана. Автор аларның һәрберсенә изге теләк тели, һәр әсәрендә шуларга келәү итә», дип язган Григорий Родионов (әдәби псевдонимы — Гәрәй Рәхим). 

«Келәү» китабын К. Булатова, үз автографы белән, әниемә бүләк иткән булган. Ул минем өчен дә истәлекле ядкарь. Китапны укыгач, исемнәре шигырьләргә кертелгән авылдашлар, кушаматларының тарихы турында белү теләге уянды. Бу эзләнү эшемдә авылыбыз өлкәннәре, әбием, укытучым ярдәмгә килделәр. Мәгълүмат Иван Владимирович Тазов, Анна Степановна Аксакова, Петр Степанович Петров һәм Анна Денисовна Ильинадан сорашып тупланды. 

Бу китапка шагыйрәнең 44 шигыре кергән. Шуларның күбесендә Ләке авылы, әби-бабаларыбызның исемнәре күңелгә якын җылылык белән телгә алына.

Чүлмәк тутырып ботка пешерүче, балаларны сыйлаучы Пикла әби (Фекла әби). 8 баласы, аяксыз ире өстенә тагын героинябызны үз баласыдай якын итүче Санук түти (Александра апа). Аякларын сугышта калдырган Пауал дәдәй (Павел). Гармунчы Метрий (Дмитрий). Ит какларга оста Аудый (Евдокия). Дус кызы Зинук (Зинаида). Тегүче Зуя (Зоя), Аларның барысы турында да автор якын итеп, эчкерсез хисләр белән яза. 

Мин бу җыентыкны үзенчәлекле дип саныйм, чөнки бер китаптагы әсәрләрдә дә К. Булатова китабындагыча, кушаматлар белән язылган әсәрләр юктыр. Ә Клара апа кушамат белән яза.

Гомумән, Ләкедә кушаматсыз кеше юк дип әйтергә була. Авыл зур. Бер үк исемдәге кешеләр күп. Аларны болай гына аеру мөмкин түгел, шуңа күрә дә килеп чыккандыр инде ул кушаматлар. Исемнәрне бозып әйтү гадәткә кергән бит авылда. Бала чагында ничек хәтерендә калса, хәзер дә шулай итеп язган. «Бер истәлек» шигырендә мондый юллар бар:

Уен коралыбыз 
Бер уртак туп иде.
Отканда, Абайдан
Остасы юк иде...

Монда малайларның 
Иң уйнагы бит ул
Абай гына түгел,
Таз Иваны бит ул!

«Абай» кушаматы каян килеп чыккан соң? Иванның әтисе бригадир булган. Һәр иртәдә күрше Усай авылыннан Абай исемле көтүче килеп, малларны болынга куа, килгәч тә кычкырып аваз сала торган була, янәсе, малларыгызны чыгарыгыз. Ә бер көнне Иванның әтисе, көтүче килгәнче, урам тутырып, нәкъ Абай төсле итеп кычкырган, авыл кешеләре, иртәрәк булса да, малларын чыгарганнар. Әнисе шунда: «Син нәкъ Абай төсле кычкырдың», — дигән. Владимир дәдәйгә «Абай» кушаматы шундук тагылып кала. Әтисе дә, Иван дәдәй дә бик җор телле кешеләр булалар. Абай Иваны — Тазов Иван (ул инде вафат) Ләкедә туып-үсә. Оста гармунчы иде. Ләкедәге «Игәнә» керәшен фольклор ансамбленә йөрде, гармунда уйнады, үтә дә җор телле иде, гомер буе колхозда эшләгән, шофер булган кеше. Бу җыентыктагы кушаматлар тарихын өйрәнгәндә, укытучым белән бергә, Абай Иваннарында да булдык. 

Бу җыентыктагы «Син исәнме, Лаксандра апа?» шигырен эчке бер дулкынлану белән укыдым. 

Син исәнме, Лаксандра апа?
Дустым кайда —Куян Лүскесе?
Ялантәпи сабый вакытымның
Чагылышы — үзем төслесе... дип язган юлларны укыганда күзгә яшьләр килә. Ләкедә «Куян тыкрыгы» дип аталган урам бар. Анда Василий атлы кеше яшәгән, куяннары күп булган. Шул нигездә, күп балалы гаиләдә туып-үсә ул Люся — Клара апаның балачак дусты —Куян Лүскесе. Күптән түгел вафат булды, Зәй районының Мәлем авылында яшәде. Бер елны, Клара апа Ләкегә очрашуга кайткач, аларны Ләке мәктәбендә очраштырганнар, «20 елдан артык күрешмәгән дусларның күзләреннән яшьләр чыкты, шунда рәхәтләнеп сөйләштеләр», — дип искә алып сөйләде әбием.

Бу шигырендә дә автор бик күп кушаматларны телгә ала:
Кызык гадәт Ләке авылында:
Кушаматсыз бер дә йөрмиләр.
Авыл тулы иде Чукый, Корчый,
Абай, Җапай, Куян, Бүреләр.

Чыннан да, авылның бер генә йорты да кушаматсыз түгел. «Бүреләр» дип авылның Борисов фамилияле кешеләрен йөртәләр. Бу фамилия бик күп иде авылда, аларны бутамас өчен «Бүре Гришәсе», «Бүре Алешасы» дип йөртәләр иде. Кызганычка, бүгенге көндә «Бүре» кушаматлы кеше калмады: өлкәннәре үлеп бетте, балалары кайсы кая таралышты.

Чукый кушаматының килеп чыгышы да кызыклы. Бу гаиләдә Валя исемле бер кызлары гел тәрәзәдән кошларның агачтан нәрсәдер чукыганын карап торган, кошлар килгән саен, «әй, чукыйлар да чукыйлар» дип әйтә икән. Шуннан «Чукый» кушаматы калган.
«Корчый» кушаматын йөртүчеләр корыч кебек нык, таза булганнар, шуңа күрәдер аларга шундый кушамат ябышып калган, дип сөйләде Иван дәдәй. 

Җапай кушаматы турында шагыйрә бик күп яза, чөнки үзе яшәгән Тау башы урамында Җапайлар ничә гаилә булгандыр! Минем дә әтием ягыннан кушаматым — Җапай. «Өнемдәме, әллә төшемдәме?» шигырендә «Җапай Темәпие уйнаса да, биючеләр анда бетмәгән бит.» дигән юллар бар.Ә «Ләкеләргә ел да кайтыр идем» шигырендә: 

Зурлар җырлый-көйли урам иңли, 
Авыл көйләренә ни җитә?
Ә үсмерләр түгәрәктә бии,
Җапай Темәпие биетә, — дип яза. Ул кеше дә оста гармунчы була, бигрәк тә бию көйләрен дәртле уйнавы белән аерылып тора. Ләкедә, гомумән, халык җырларга, биергә, күңел ачарга элек-электән бик яраткан. Бәйрәмнәр гармунсыз, такмаксыз, җырсыз-моңсыз үтмәгән. 

Гармун алып, Җарык Метерие
Бер әйләнсә әгәр авылны,
Карты-яше, хатын-кызы, ире
«Олы Җәйгә» төшми калырмы?— дигән юллар шуны раслый. «Җарык» кушаматы бу кешенең бик нык кычкырып сөйләшүе аркасында килеп чыккан. «Колакны җарасың бит» дияргә яратканнар аңа. 

Кай арада, кайда өйрәнгәндер,
Өздерә соң! Бар да соклана:
Мәтүр карчык Розасы бугай,
Бөтерелә берәү уртада.

Әйе, шәһәр кызы Роза авылга кунакка кайта, бик килешле гәүдәле, дулкын-дулкын чәчле Мәтүр Розасы язмышын Җапай Темәпие белән бәйләп куя. Авылда яшәргә риза була, килен булып төшкәч, эшкә чума: колхозда агроном булып эшли, парторг, авыл советы председателе вазифаларын башкара. «Мәтүр» кушаматы әнисе Матренадан калган. 

Тагын бер строфага игътибар итмичә булмый:
Председатель — Илҗә Гөргерие
Әллә шуны белми дисеңме?
Тумышыннан белә, шуңа бирә
Питрау атнасында өч көнне…

Илҗә Гөргерие — Ильин Григорий. Ул бик күп еллар колхоз председателе була, хуҗалыкны алдынгылар рәтенә чыгара, эшне белеп эшли, автор язганча:
Һәм Гөргери дәдәй хаклы иде, 
Ил ярата эштә үз җаен,
Ләке халкы кытлык кичермәде, 
Җаен тапкандыр ул, мөгаен.. — диелә шигырьдә.
«Июль хатирәсе» шигырендә мондый юллар бар:
Ромашкалар һаман болын тулы
Бәхет юрый гашыйк һәркемгә,
Исән микән Чәпчи Валентины,
Ул бәхетле микән бу көндә?. 

Шигырдә телгә алынган Валентин Ләкедә туып-үсә, хәзерге вакытта шәһәрдә яши, аның абыйсы Демьян Малов авылда яшәде, күптән түгел вафат булды. Элек балалар, вак ташлар җыеп, суга ыргытып уйнаганнар. Валентин аткан таш (оста аткандыр, мөгаен) су өстендә берничә мәртәбә сикергәч кенә бата торган булган. Шунда әйткәннәр имеш, таш «чәп-чәп итте» дип. Өлкәннәр әйтүенчә,"Чәпчи" кушаматының тарихы шулайрак. 
«Балачактан иярә» шигырендә 
Ә Чөмкәне (Семен Прасовны)
Зур җитәкче диләр, Тимәштә,
Нигә соң бер Питрау кайтуына
Чыршылыга кайтып килмәскә? — дип яза К.Булатова. Семён Прасов — Мәтүр Розасының әтисе, бик тә укымышлы кеше булган, зур дәрәҗәле урыннарда эшләгән. Гадел, эш сөючән кеше иде дип искә алалар аны. «Чөмкә» кушаматы Семён исеменнән бозып әйтелгән дип аңлатыла. «Аның улы — Николай Прасов, шулай ук, укымышлы, рәсем ясарга бик оста кеше була, озак еллар район авылларында мәктәп директоры булып эшли, шул исәптән Ләке мәктәбен дә байтак еллар җитәкли. Ләкин аны беркем дә „Чөмкә“ кушаматы белән атамады, хөрмәт йөзеннән Николай Семёнович дип дәшә идек», — ди минем әбием Анна Степановна. 

Нәтиҗә ясап, «Келәү» китабында искә алынган кушаматларны 4 төркемгә бүлдем. 

Беренче төркем, исем яки фамилиядән бозып ясалган кушаматлар. Илҗә, Бүре, Мәтүр, Чөмкә — шундыйлардан.

Икенчесе, кешенең физик үзенчәлеге белән бәйле: Корчый. Җарык.

Өченче төре, очраклы рәвештә килеп чыкканнары: Чукый, Абай, Чәпчи.

Дүртенчесе, нинди дә булса предмет белән бәйлеләре: Куян.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев