Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киребеткән керәшен

Бер семья мисалында – диннәребезгә һәм кешеләргә үзара хөрмәт үрнәге.

Бу язмамда авыл һәм кеше исемнәре үзгәртелеп бирелде.

Казанга барырга дип, М7 трассасындагы «Усали» тукталышына автобус көтәргә чыгып бастым. Бер машина килеп туктады. «Казангамы?» — дигән татарча сорауга уңай җавап биреп, кереп утырырга машинаның арткы ишеген ачтым. Рульдәге ир-ат янында хатын-кыз утыра, ләкин артта утырырлык урын юк, тартмалары күп. Минем сораулы карашымны күрмәде дә ир кеше, тиз генә машинасыннан чыгып, әйберләрен җайлап урнаштырып, миңа урын ясап бирде. 

Шундый ачык кешеләр булды алар, юл буе сөйләшеп бардык. Хатынының гомере буе Чаллы шәһәрендәге бер мәктәптә укытучы булып эшләгәнен дә, олыгайган көннәрендә Казанга — балалары янына килергә карар кылганнарын да белдем. Алар шул хәтле бер-берсен ярты сүздән аңлап, кызык сүз сөйләшкәндә бер-берсенә карап, елмаешып бардылар. Тату гаилә икәне әллә каян күренеп тора. Ир кешенең сөйләме керәшен кешесе түгелме икән, дигән шик тудырды миндә. Ләкин машанага элеп куелган гарәпчә язулы элмә алай дип уйларга ирек бирмәде.

Менә заправкага туктадык. Ир кеше шактый вакыт йөрде. Танышларын очратып, хәйран гына сөйләшеп тә торды. Мин инде байтактан телемне кычыттырып торган сорауны бирдем:

— Сез безнең як кешеләре түгелме?
— Ирем — Чишмәбаш дигән авылдан, безнең авыл да аннан ерак түгел,— диде яңа танышым.
— Чишмәбаш керәшен авылы түгелмени ул? — дим, башымны җүләргә салып.
— Керәшен авылы, ирем керәшен бит минем. Миша исемле, Алар авылына укытырга килгән идем мин, — диде бу хатын. 
Мин дә керәшен икәнемне әйтеп куйдым. Бу юлы сорамадым да, Наилә ханым үзе тезеп китте:
— Берара ирем каты гына чирләп алды, хәзер Аллага шөкер инде. Чирләгәч, дингә ышана, Аллага ялвара башлыйсың. Кешенең үз дине булырга тиеш бит, чиркәүгә алып барасым килә, тыңламый...
— Атеистмы әллә соң ул? — дим.
— Атеист түгел ул, киребеткән керәшен, — ди юлдашым елмаеп, — Шулай да алып барырга сәбәпләрен таптым, шәмнәр куйдык, күңелем тынычланып, үземә дә җиңеллек алып кайттым. Иконалар сатып алдым. Машинага куйдырасым килә. Рөхсәт тә сорап тормыйча, йөрәге янына дип, ишегенә бәлаләрдән, юл авырлыкларыннан саклаучы Изгенең иконасын беркетеп куйдым. Үрелебрәк карасаң, күрәсең әле син аны. Муенына кач та кигертәсем килә, ләкин ул чукынмаган шул. Ә шулай да кечкенә икона тактырдым әле.

— Аптыраганымны тамчы да яшермим, шушындый татар хатыннары да буламыни? — дип әйткәнемне сизми дә калдым. — Керәшен кешесенә риза булып чыкканмын икән, мин бит аның динен дә хөрмәт итәргә тиеш. Алла бер булса да, һәр кешенең үз дине бит ул. Теге дөньяга күчкәч, аның әти-әнисе, әби-бабайлары каршына барасы булыр. Ни дип җавап бирермен? Алдымда олы бурычым бар: ничек кенә чукындырасы инде бу Мишаны. (Чумылдырасы димәде, ничек бар, шулай яздым — авт.) Шушы теләгемне дә тормышка ашырсам, күңелем тыныч булыр иде...

Миша эшен бетереп, бензин салып, сөйләшәсе кешеләре белән сөйләшеп бетергәч, машина ишеген ачты. Бу тема тукталып калды...
Юлның икенче яртысында Наилә үз әти-әниләрен карап-тәрбияләп, соңгы юлга озатулары, Мишасының яраткан кияү булганлыгы турында сөйләде. Аннары — мәктәп тормышы, уртак танышлар... Сөйләшәсе килгән кешегә беткәнмени сүз!

Икенче көнне миңа авылга, аларга Чаллыга кайтырга кирәк иде. 2 сәгатьлек юл сизелми дә үтеп китте. Сүз белән мавыгып, телефон номерларын алышмый калганбыз...

Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш районының Усали мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев