Хуҗа Хәсәндә яшәүче ун бала анасы Мария Мироваева: «Хатын – кызлар бала табудан курыкмасын иде»
Бер баланы тәрбияләп үстерү дә – зур хезмәт. Ә алар икәү, өчәү, аннан да күбрәк булса?
Хәзерге заманда өч балалылар да күп балалы гаиләләр рәтенә кертелә. Ә элегрәк бу бик аз дип саналган, һәр йортта диярлек бишәр-алтышар бала үскән. Хуҗа Хәсән авылында яшәүче Мария Мироваева исә күп тә түгел, аз да түгел ун балага – Александр, Валентина, Елизавета, Галина, Валерий, Елена, Светлана, Алефтина, Людмила, Владимирга гомер биргән. Ул – беренче дәрәҗә Ана даны ордены иясе.
Күптән түгел 85 яшен тутырган Мария апа бүгенге көндә кызы Людмила тәрбиясендә яши. Тормыш иптәше Кузьма абый алты ел элек вафат булган. Алар икесе дә гомер буе колхозда эшләгән.
– Әтиебез комбайнчы, механизатор иде. Әниебез аның ярдәмчесе булды, колхозда төрле эшләр дә башкарды, – диде Людмила. – Без, барлык балалары да әтинең ярдәмчесе булып эшләп алгандыр, мөгаен. Әти-әниебез көне-төне колхоз эшендә булды. Безне дә хезмәт белән тәрбияләделәр. Алар 50 елдан артык парлы матур гомер кичерде. Тугызынчы бала булгач, миңа бала карашырга туры килмәде. Ә менә абый-апаларыбыз безне, кечерәкләрне үстереште.
– Биш баламны өйдә таптым мин. Йортта әби-¬бабай булмагач, олырак балаларны калдырып, тыныч күңел белән сырхауханәгә китәргә күңелем тартмагандыр инде, – диде Мария апа. – Светланабыз вакытыннан алда, җиде айлык булып туды. Кызыбызны төреп, җылы урынга яткырган идем. Шул вакыт өйгә сөт җыючы Василий килеп керде. Бәбине күрде дә, ай Аллам, бигрәк кечкенә, былбыл бит бу, диде. Шуннан бирле күрше-күлән Светабызны былбыл дип йөртә.
Илебезнең төрле төбәкләренә китеп урнашсалар да, балалар туган нигезләренә эзне суытмый, үзләренә гомер бүләк иткән газиз әниләрен онытмый, хәлләреннән килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтә.
– Алар барысы да кайтып, йорт тирәсендә, өйдә нәрсә дә булса эшләп китә. Хәзер бит, киресенчә, балалар олыгайгач та әти-әнидән ярдәм өмет итә кебек. Кузьма абый белән Мария апаларның балалары андый түгел. Кайткан саен күчтәнәчен алып кайтып, хәленнән килгәнчә ярдәм итә, – диде күршеләре Марина Мурсякова. – Күп балалы гаииләдә үсүчеләрнең барысына да хас сыйфатлардыр инде, Мироваевлар да бердәм, дус-тату, ярдәмчел. Людалары да, Казандагы эшен ташлап, авылга кайтты. Башта урында яткан әтисен карап соңгы юлга озатты. Хәзер менә әнисен тәрбияли.
– Мин бик бәхетле әни. Бала үстергән чакта беркемгә дә җиңел түгелдер ул. Кыенлыклар онытылган инде. Ник хәзер хатыннар баланы аз таба икән? Без бала үстергән чагында төшкә дә кереп карамаган барлык уңайлыклар да тудырылган бит, – дип гаҗәпләнә Мария Мироваева. – Көне буе эшләп кайтканнан соң, балаларны мунча кертеп, ярты төнгә кадәр кер юып, инешкә төшеп аны чайкый идем. Кыш көнендә куллар күшегә иде. Хәзер бит һәр йортка су кергән, кер машинасы эшләп тора, хөкүмәт тә нинди генә пособиеләр түләми, ә балалар барыбер аз туа. Хатын - кызларга шуны әйтер идем: һәр сабый үз икмәге белән туа ул, бала табудан курыкмасыннар иде.
Ләйсән Саттарова, "Кайбыч таңнары"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев