Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөрмәтле якташлары белән горурлана Югары Баграж халкы

Зәй районы Югары Баграж авылыннан чыккан мактаулы кешеләр күп

Югары Баграж авылыннан чыккан мактаулы кешеләр күп. Алар арасында химик, «Оргсинтез» заводының баш инженеры, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы Федор Петров, чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев, югары категорияле табибә, Казан шәһәренең биохимия лабораториясе җитәкчесе Пелагея Романова, Казан резин техник эшләнмәләр заводы директоры, Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев, шагыйрь, табиб Никифор Тукмачев, батлон буенча СССРның спорт мастеры Николай Симашев бар. Югары Баграждан чыккан күренекле якташларның берсе - геология-минералогия фәннәре докторы, Кырым фәннәр академиясе академигы, Россия геология җәмгыятенең Кырым бүлеге галиме, Украина нефть-газ академиясенең хакыйкый әгъзасы, Европа гео-инженерлар ассоциациясе әгъзасы Михаил Егорович Герасимовка бу язмада тулырак тукталып узарбыз.

Михаил Егорович 1935 елның 19 июнендә Зәй районы Югары Баграж авылында дөньяга килә. 1942 елда Югары Баграж җидееллык мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Ул тулы булмаган урта белемне нәкь шушы мәктәптә ала.

Югары Баграж җидееллык мәктәбен яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, укуын дәвам итәргә карар кыла. Михаил Егорович математик булырга хыяллана, әмма конкурс буенча узмый. Ул геолог булу турында уйланмый, әмма 50нче елларда Татарстанда геофизиканың абруе артканга шул факультетка укырга керә.
1958 елда Казан дәүләт университетының геология факультетын “инженер геолог-геофизик” белгечлеге буенча тәмамлый. Алты ел Бөгелмә шәһәрендә “Татнефтегазгеофизика” Минзәлә кыр геофизик экспедициясенең инженер-операторы булып эшли.
1964 елдан Кырым геофизик экспедициясенең өлкән инженеры булып “Днепрогеофизика” трес-тында хезмәт итә. 4 елга Польшага Краков геофизика предприятиесенең өлкән инженеры булып җибәрелә. 1972-1997 елларда “Крымморгеология”, “Крымгеология” “Укргеофизика” берләшмәсенең өлкән инженеры, бүлек җитәкчесе, баш геофизигы булып хезмәт куя.

Михаил Герасимов геологик-геофизик мәгълүматларны интерпритацияләү өлкәсендә югары квалификацияле белгеч буларак мәгълүм. Ул докторлык диссертациясен ВНИГНИИда (Мәскәү шәһәре) яклый. Кырым-Кара диңгез төбәгенең рифт системалары нигезендә беренчел гомумиләштерелгән структур карталарын төзүдә кординатор һәм башкаручы булып тора, алар нигезендә 15тән артык углеводород чыганагы ачылган.

1964 елдан башлап Кырымда барлык нефть-газ ачышларына ул туры мөнәсәбәттә. Стрельковский ятмасыннан башлап, алга таба Керчь ярымутравында, Тарханкут тигезлегендә һәм диңгездәге башка ачышлар турыдан-туры аның катнашында үтә.

Михаил Егорович Симферополь шәһәренең геологлар ассоциациясе президенты итеп сайлана, Кырым Россия составына кергәннән соң, Россия геология җәмгыятенең Кырым бүлеген оештыручы була. Фидакарь хезмәте өчен Л.И. Лутугин медаленә, “Украина җир асты байлыкларының мактаулы разведчигы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә лаек.

Михаил Егоровичны хезмәттәшләре, дуслары һәм туганнары яхшы, игелекле һәм ярдәмчел кеше иде дип искә ала.
Михаил Герасимов 2019 елның 7 гыйнварында вафат, ул Кырымдагы Симферополь зиратында җирләнгән.
Әйтәсе килгән сүз шул, Михаил Егорович кебек гади авылдан чыгып, бөтен гомерен фәнгә-өйрәнүләргә багышланган, илебез тарихында якты эз калдырган шәхесләрне, күренекле якташларыбызны, аларның хезмәтен хәтеребездән җуеп ташларга безнең хакыбыз юк. Безнең горурлыгыбыз алар!

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев