Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Химия заводларында эшләгән Татьяна Поповага – йөз яшь!

Сугыш елларында аеруча кыен булды: көчтән килмәслек авыр эш, ачлык һәм салкын, - дип искә ала ветеран

Татьяна Поповага – йөз яшь!

Менделеевск шәһәрендә яшәүче карендәшебез, 17 январьда 100 яшен тутырган   Татьяна Поповага, юбилее уңаеннан, Россия Президенты В.Путинның исемле котлавы һәм, шулай ук, “ТАССР төзелүгә – 100 ел” истәлекле медаль  тапшырылган.

 Татьяна Даниловна хәзерге Менделеевск районының Иске Гришкин авылында, күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Ул 1938 елда Бондюг эшчеләр бистәсенең Л.Карпов исемендәге химзаводына, хлорлы барий  цехына эшкә урнашкан.

– Көн саен авылдан химзаводка кадәр җәяү йөреп эшләдем, – дип искә ала ветеран. – Сугыш елларында аеруча кыен булды: көчтән килмәслек авыр эш, ачлык һәм салкын...

Сүз уңаеннан, 1941-1945 елларда бу завод бар куәтенә фронт өчен эшли, шул исәптән аэрофотога төшерү өчен кирәкле 22 яңа төр продукция җитештерә.

Юбилярның кызлары Нина, Валентина, Екатерина һәм  Галина сөйләвенчә, аларның әниләре һәрвакыт эшчән, сабыр булган, гомере буе православие кануннары буенча яшәгән һәм яши. 

Ветеранны йөз яшьлек юбилее уңаеннан, район башлыгы Валерий Чершинцев, район һәм, шулай ук, завод ветераннары советлары, “Л.Карпов исемендәге химия заводы” акционерлык җәмгыятенең профсоюз комитеты, “Бондюжский” җирле үзидарә советы җитәкчеләре дә  котладылар.

Ял көнендә бәйрәм табынына Татьяна Попованың олы гаиләсе – балалары, тугыз оныгы һәм шул оныкларының унбер баласы белән ике оныгы да җыелды.


Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев