Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кеше серен почтальон гына белә

Әлмәт районының Кәләй авылы почтальоны Эльмира Смирнова вакыт белән исәпләшмичә эшли.

9 октябрь – Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне иде. Әлеге истәлекле дата 1969 елны Бөтендөнья почта берләшмәсе тарафыннан кертелгән. Бүгенге көндә дә почта системасы халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә аерым урын алып тора. Почта хезмәткәрләре элегрәк газета-журналлар, телеграммалар, пенсия тарату белән шөгыльләнсә, бүген исә хезмәт күрсәтү төрләре артканнан-арта бара.

Интернет үсешенә карамастан, хәзерге дөньяда почта әле дә кирәкле булып кала. Кешеләр, элеккечә, хатлар язалар, посылкалар җибәрәләр, газета һәм журналларга язылалар. Почтальонның хезмәте зур шәһәрләрнең ыгы-зыгысында бик сизелмәсә дә, авыл җирлегендә почтальон – алыштыргысыз кеше. Анда хат ташучының социаль роле аеруча ачык күренә. Авыл халкы почта хезмәткәрләренә хөрмәт белән карый. Ул гади хат ташучы гына түгел, ә халыкның игелекле ярдәмчесе һәм шатлык-борчуларын да тыңлаучы кеше. Тик менә авылда почтальон булып, еш кына 40 яшьтән узган хатын-кызлар эшли, яшьләр почтага эшкә барырга теләми. Нигә? Бу сорауга җавап табу нияте белән, без Әлмәт районының Кәләй авылы почтальоны Эльмира Смирновага мөрәҗәгать иттек.

Эльмира Түбән Кама шәһәрендә катнаш гаиләдә туып-үскән. Мәскәү икътисад гуманитар институтының Түбән Кама филалын тәмамлап, үз һөнәре буенча Әлмәт шәһәренең районара салым инспекциясе бүлегендә 13 ел эшли. Шушы райондагы Кәләй авылының Иван исемле егетенә кияүгә чыгып, бала тапкач, эшеннән китә. Авылда алар хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәләр. Ә инде 2021 елдан башлап авылда хат ташучы хезмәтенә керешә. Авылда озак еллар бу урынга кеше тапмаганнар, килгәннәре дә озак тормый, китеп барганнар.

“Беркөн шулай авылның социаль челтәрләрдәге төркемендә, халыкның үзара, хат ташучы юклыгыннан зарланулары турында укыгач, белдерүне дә күргәч, тиз генә шалтыраттым да, эшкә урнашырга теләгем барын белдердем. Икенче көнне үк эшли дә башладым. Хезмәтемнән бер дә зарланмыйм, минем карамакта – ике авыл: Кәләйдә – 560 йорт, Сабанчыда –140. Ике авылга барлыгы100 кеше пенсия акчасы ала. Газета-журналларга язылу буенча бер дә уңайсызлыклар килеп чыкканы юк, барысы да теләп язылалар, “Туганайлар” газетасын алдыручылар да шактый. Бик җайлы, атнага өч тапкыр почтаны өйгә китереп бирәләр, аны тиз арада таратырга тырышам. Кемгә дә булса посылка килгәндә, алырга тиешле кешесенә шалтыратам. Субсидияләр, пенсияләрне көнендә үк машина белән өләшәм. Җәй көннәрендә почтаны ирем белән бергәләп сәпитләргә утырып таратабыз. Гаилә белән аңлашып, бер-береңә булышып яшәү – зур бәхет”, – дип сөйләде Эльмира.

Ирле-хатынлы Смироновлар барысына да өлгерергә тырышалар. Дүрт балалары бар, барысы да мәктәп укучылары. Улларының олысы – бокс, ә игезәкләре футбол белән шөгыльләнә, кызлары заманча бию түгәрәгенә йөри. Маллар да асрыйлар: 4 сыер, 15 кәҗә, бозаулар, дуңгызлар. Тавык-чебиләре дә җитәрлек.

“Уңган-булган, сабыр безнең Эльмирабыз, эшен җиренә җиткереп башкара, йөзендә һәрвакыт елмаю”, – ди авыл халкы да хат ташучы турында.

“Кәләйдә генә дә 8 урам, йортлар таралып урнашкан. Кайчан, ничек өлгерәдер ул. Малларын да карый, балаларын тәрбияләргә дә вакыт таба. Авыл йортында хуҗалык эшләре дә бетми бит, ире белән дә матур яшиләр. Әле авыл халкының зарын тыңларга да, аларны юатып, үз киңәшләрен бирергә дә җитешә. Бик хөрмәт итәбез аны. Вакытында почтаны да, пенсиябезне дә кулга алабыз. Әле көнкүреш кирәк-ярагын да китереп бирә. Каймак-майны кәҗә, сыер сөтеннән аерым ясап, сораган кешегә сата. Аның табынында эремчек, катык, сыр – барысы да үзе ясаган. Шәһәрдә туып-үскән кыз димәссең дә”, – дип почтальоннарын мактап сөйләде авылдашлары Любовь Игнатьева.

Интернет заманасы булса да, Эльмира сирәк булса да хат язышучылар да, открыткалар җибәрүчеләр дә барлыгын әйтте.

“Хат ташучы булып, күбрәк, олырак яшьтәгеләр урнаша. Яшьләргә хезмәт хакының күбрәк булуы кирәк. Җаваплылыктан, халык белән аралашудан куркалар. Ә өлкәннәр арасында аралашуга мохтаҗлары була. Әби-бабайлар белән сөйләшкәч, аларның йөзләре нурланып китә. Күзләрендә өмет чакылары кабына. Моны күрү үзем өчен дә зур сөенеч. Әлеге хезмәтнең үз кыенлыклары бар: һава торышының нинди булуына карамастан, үз эшеңне җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Әйткәнемчә, эшебез газета-журнал өләшеп чыгу белән генә чикләнми: “заказной” хатларны илтеп бирү, пенсия акчасы тарату, коммуналь хезмәтләргә һәм башка төрле түләүләрне җыю. Андый чакларда вакыт белән исәпләшмисең инде. Өйгә бик соң кайткан вакытлар да була. Ничек кенә булмасын, эшемне яратып башкарам. Хәзерге вакытта әлеге һөнәрне сайлаучылар күп түгел, авылларда хат ташучылар җитми. Шуңа киңәш итәр идем: һәр хезмәтнең үз тәме һәм үз яме, курыкмыйча, почта хезмәтенә керә аласыз. Кайчак көенечле хәбәрләре булгаласа да, күп вакыт һәр йортка сөенечле хәбәрләр генә китерәсез. Хезмәт хакы артса әйбәт булыр иде, әлбәттә. Тик тырышлык булса, ялкауланмасаң, яшәрлек акча табасың”, – диде сөйләшүебез ахырында Эльмира.

Ялгыз гомер итүче олы яшьтәгеләрнең ярдәмчесе булуларын да исәпкә алсак, бүгенге көн хат ташучысы – авылның тоткасы, дияргә дә буладыр. Почтальоннар – һәр өйдә көтеп алынган кунак, дип юкка гына әйтмиләр. Хат ташучының газета-журналлар, исәп-хисап язулары салынган зур сумкасын күргәч, чыннан да, иң ерак туганыңны күргәндәй, кәефләр күтәрелеп китә. Почтальон бер-ике көн күзгә чалынмый торса, халык юксына башлый. Кар-бураннан, көчле яңгырдан, җил-давыллар да курыкмаучы, олы хөрмәткә лаек кешеләр алар – хат ташучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев