Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр ай исемнәрен ничек атаганнар?

Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка кайбер районнарда яшәүче керәшеннәрдән язып алынган ай исемнәре бик үзенчәлекле.

Елның 12 аен керәшеннәр үзләренчә атап йөрткәннәр. Шуларның кайберләре белән таныштырып узабыз. Билгеле булганча, төрле як керәшеннәре төрлечә сөйләшкән, һәрбер якның үзенә генә хас сүзләре дә булган.

Мамадыш, Балык Бистәсе һәм башка кайбер районнарда яшәүче керәшеннәрдән язып алынган ай исемнәре бик үзенчәлекле:

Ачай (ач ай) – декабрь-январь;
Ярсай (ярсу ай) – январь-февраль;
Сөвәр (сәвер) – февраль-март;
Кадерләш (кадерләшү) – март-апрель;
Сабан ай – апрель-май;
Чәчәк ай – май-июнь;
Балкуар – июнь-июль;
Алмай (алма ай) – июль-август;
Көзбагар – август-сентябрь;
Көзай – сентябрь-октябрь;
Боз ай (кара көз) – октябрь-ноябрь;
Сугым ай – ноябрь-декабрь.

Н.Н.Остроумовның 1876 елда чыккан сүзлегеннән күренгәнчә, Казан губерниясе керәшеннәрендә ай исемнәре башкачарак аталган булган:

Агам кырлач ае – декабрь;
Энем кырлач ае – январь;
Буш ай – февраль;
Нәүрүз – март;
Яз ае – апрель;
Сабан ае – май;
Җәй ае – июнь;
Челлә айлары – июль-август;
Ашлык сугу ае – сентябрь;
Келәү ае – октябрь;
Кыш ае – ноябрь.

Болардан аңлашылганча, безнең керәшеннәр айларның исемнәрен табигать белән бәйләп атаганнар. Бу – борынгы мәҗүси бабаларыбызның табигать белән нык бәйләнештә булуларын тагын бер тапкыр исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев