Керәшен чиркәүләре: элек һәм хәзер
22 декабрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтында "Россиядә керәшен православ чиркәүләре: тарих һәм бүгенге көн" дигән исем астында фәнни-практик конференция узды. Аны Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге һәм Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты үткәрде. Конференциядә керәшен мәсьәләсен өйрәнүче галимнәр, керәшен җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Утырышны керәшеннәрне өйрәнү Үзәге җитәкчесе, галим Геннадий...
22 декабрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтында "Россиядә керәшен православ чиркәүләре: тарих һәм бүгенге көн" дигән исем астында фәнни-практик конференция узды. Аны Керәшеннәрне һәм нагайбакларны өйрәнү Үзәге һәм Республика керәшен оешмасы башкарма комитеты үткәрде.
Конференциядә керәшен мәсьәләсен өйрәнүче галимнәр, керәшен җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Утырышны керәшеннәрне өйрәнү Үзәге җитәкчесе, галим Геннадий Макаров алып барды.
Конференция эшен Тарих институты директоры Рафаиль Хәкимов ачып җибәрде.
- Без себер татарларын да, астрахань татарларын да өйрәнәбез, күптән түген актив рәвештә кырым татарлары тарихын да өйрәнә башладык,- диде ул. - Керәшеннәрне өйрәнү Үзәге ачылуга да биш ел вакыт узды. Үзәк бик актив эшләп китте дип әйтә алмыйм, моның өчен вакыт кирәк икәнен без аңлыйбыз. Шулай да, беренче нәтиҗәләр безне куандыра. Бүген без конференциядә катнашучылар игътибарына өр-яңа ике китап тәкъдим итәчәкбез, - диде ул, һәм, шушындый конференцияләрне практикага кертеп, материал туплап, зур күләмле академик хезмәт бастыруга өмете барын әйтте.
Китап авторлары Геннадий Макаров һәм Радик Исхаков "Ак Барс" Холдинг компаниясе ярдәме белән чыгарылган басмалар белән таныштырып китте. "Керәшен мәдәнияте. Православ бәйрәмнәр, славутлар, дини җырулар" китабы үз эченә балалар һәм олылар өчен системага, ноталарга салынган йола җыруларын һәм йолаларны алса, "Татары-кряшены в зеркале фольклора и этнографических сочинений слушателей Казанских кряшенских педагогических курсов (педагогического техникума)" китабы 1921-1922 елларда керәшен педтехникумында укыган слушательләрнең үз халкы турында язган иҗади эшләреннән төзелгән. Геннадий Макаров шулай ук "Нагайбаклар сөйләше" сүзлеген бастыру өстендә эш алып барылганлыгын һәм нагайбакларның фольклоры һәм традицияләре турындагы хезмәтенең 2015 елда Татарстан китап нәшрияты дәүләт хисабыннан бастырырга тиешле китаплар исемлегенә кертелгәнлеге турында җиткерде.
Конференция барышында керәшен православ приходлары эшчәнлегенә һәм тарихына кагылган эчтәлекле чыгышлар булды. Үзәк җитәкчесе Геннадий Макаров "Керәшеннәрнең рухи үсеше системасында приход культурасы" темасын яктыртса, тарих фәннәре кандидаты Игорь Алексеев "Казан епархиясендәге керәшен приходларының "Үзара ярдәмләшү" христиан җәмгыятенең эшчәнлеге мәсьәләсенә" тукталды. Тарих фәннәре кандидаты, Үзәкнең фәнни хезмәткәре Радик Исхаков "Идел-Урал регионының керәшен духовенствосы һәм православ дини институтлар" темасын яктыртып, 19 гасырда һәм 20 гасырның башында бу мәсьәлә буенча әлеге регионда килеп туган проблемаларга кагылды. Милли стратегия институты эксперты Рәис Сөләйманов керәшеннәр һәм православ татарлар темасын яктыртып, Николай Ильминский һәм Даниил Сысоевның миссионерлык эшендәге теоретик һәм практик үзенчәлекләр
турында әйтеп китте. Тарих фәннәре кандидаты Лилия Мухамадеева 1918 елда Казан округында "Закон Божий" предметын укытуны туктату тарихы белән таныштырды. Керәшен оешмасы активисты Николай Трофимов Теләче районы Субаш авылында Изге Троица храмын торгызу турында сөйләп китте. Тарих институты аспиранты Рөстәм Әминов 18 гасыр азагында - 19 гасыр башында нагайбакларның саны турындагы мәгълүматлар белән таныштырды.
Конференция азагында катнашучылар резолюция кабул иттеләр.
Людмила БЕЛОУСОВА,
Алиса Спиридонова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев