Керәшеннәрнең баш киемнәре: Тастар, Ак яулык
Керәшен хатын-кызларының баш киемнәре күптөрле һәм үзенчәлекле.
Тастар
Кияүдә булган хатын-кызлар баш киеменең иң архаик формасы тастар дип аталган. Нәкъ менә шулай дип аны Иранда атаганнар. Ул Урта Идел буенда X-XI гасырлардан ук билгеле, чувашларда — сурпан, ә русларда тюрбан дип йөртелгән. XX гасырга кадәр ул мәлки керәшеннәре (Кайбыч ягы) арасында таралган булган, тикшеренүчеләр моны чуваш традицияләренең керәшенгә сизелерлек йогынтысы булуы белән аңлаталар. Тастар өйдә тукылган җитен тукымадан тегелгән. Аның озынлыгы 2 метрдан артык, киңлеге — 40-45 сантиметр. Очларында чигүләр белән бизәлгән сөлгене хәтерләтә. XIX гасыр уртасына кадәр хатын-кызлар тастар өстенә көмеш тәңкәләр белән бизәлгән кашпау кигәннәр. Борынгы төрки күн баш киеме шулай дип аталган. Соңрак, кашпау урынына, мәлки керәшеннәре артка бәйләнгән полихромлы чигелгән яулык (чобар яулык) бәйли башлыйлар. Тастар һәм чобар яулыкның очлары сакраль мәгънәле орнаментлар белән бизәлгән. Тастар һәм кашпау чуваш халкында да булган. Билгеле булганча, Кайбыч ягы — Чувашия белән чиктәш.
Ак яулык
Сүрәкә бер вакытта да үзе генә киелмәгән, аның, өстеннән төрле яулыклар бәйләнгән. Борынгырак заманнарда сүрәкә өстеннән чалма ураган кебек, бистәргә охшаган «ак яулык» дип аталган ак тукыма ураганнар. Ул озын булган, озынлыгы — 2 метр, киңлеге — 40-45 сантиметр. Ак яулыкны күбрәк өлкән яшьтәге хатын-кызлар бәйләгән. Аның баш-башлары кызыл hәм кара ефәк жепләр белән борынгы чигү алымы (түгәрәк яулыктагы кебек) белән чигелгән. Ак яулык Питрәч, Мамадыш, Балык Бистәсе якларында очрый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев