Керәшеннәр өчен җан атучы Клара Булатова
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Сарман районы керәшеннәре айлыгы уңаеннан, әлеге районның күренекле кешеләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы - Клара Гариф кызы Булатова турында булыр. Үзе керәшен булмаса да, күңеле белән керәшеннәр өчен җан атучы, үзебезнең керәшен шагыйрәсе дисәк тә, ялгыш булмас.
Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Әти-әнисе укытучылар булганлыктан, Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче сыйныфка укырга керә, өченче сыйныфтан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне 1954 елда Сарман урта мәктәбендә алып чыга. Шул ук елның көзеннән Клара Булатова хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара.
1962–1965 елларда ул янәдән мәктәптә – Әлмәт районының Колшәриф авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта. Клара Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул дәвердә тернәкләнеп китә. Әле мәктәптә укыган елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь каләм тибрәтүче бик актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда, «Идел» альманахында басылган шигырьләре һәм шигырь цикллары белән әдәби җәмәгатьчелеккә исемен шактый танытып өлгерә.
1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Аның нигездә традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лирикасында тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре сурәтле чагылыш таба. Аның шигъри теле халыкчан гыйбарәләргә, отышлы чагыштыру-метафораларга бай булуы, фикер-хисләренең ихласлыгы белән үзенә тарта. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган. К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Клара Булатованың үсмерлек һәм яшьлек еллары Сарман районындагы Ләке авылында, керәшеннәр арасында үткән. Шуңа күрәдер дә, Клара Булатованың керәшеннәргә булган аерым бер ихтирамлы, эчкерсез яратулы мөнәсәбәте үзе иҗат иткән шигырьләрдә, хикәяләрдә дә урын алган. Аның 2011 елда басылып чыккан “Келәү” китабындагы барлык шигырьләре һәм повесте тулысынча керәшеннәргә багышланган. Сүз уңаеннан, 2015 елда Клара Булатова Татарстанның Дәүләт бүләге булган Г.Тукай премиясенә дә шушы “Келәү” китабы (һәм тагын бер җынтыгы) өчен лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев