Керәшеннәр яратып уйнаган халык музыка уен кораллары
Элгәрге керәшеннәр думбыра, гөслә, скрипка һәм курайда бик яратып уйнаганнар.
Халык көнкүрешендә кулланылган музыка уен кораллары төрле төбәкләрдә төрлечә үсеш алган. Алар һәрбер тарихи катламда, һәр буын гомере эчендә үзгәреп торган, ягъни төрле уен кораллары үз вакытында барлыкка килгән һәм искереп, кулланыштан төшеп калган, югалган. Ләкин көнкүрештән киткәннәренең "кайтаваз«лары еш кына яңа уен коралларында, аларның музыкаль яңгырашында сакланган. Керәшеннәрнең барлык уен инструментлары да диярлек Идел-Кама буе халыкларыныкы белән тәңгәл һәм уртак. Мәдәни үсеш законнарыннан чыгып, ХХ гасыр башына керәшен мәдәниятендә сакланган музыка уен кораллары турында фольклорчы галим Геннадий МАКАРОВ түбәндәгеләрне сөйләде.
Думбыра
Керәшеннәрдә кыллы думбырада уйнау традицияләренең чагыштырмача тотрыклы булуы, таралуы һәм саклануының үз алшартлары, сәбәпләре бар. Русларда домбра-балалайка традицияләре XVI гасырда төрки думбыра тәэсирендә барлыкка килә. Тора-бара рус думбырачылары, ә соңрак балалайкачыларының сәнгате Идел-Кама халыклары думбырасына йогынты ясый башлый. Нәкъ менә шушы аспектта керәшен думбырасының да алга таба үсеше дәвам итә.
Берникадәр вакыт узгач, Идел буе халыкларының борынгы төрки думбырасы керәшен халкы тарафыннан, рус балалайкасы белән уртаклыгы булган, рус мәдәниятенә каршы килмәгән күренеш буларак кабул ителә башлый. Шулай итеп, думбыра, танылган гомумроссия музыка уен коралы буларак, керәшен җәмәгатьчелеге аңына ныклап кереп урнаша.
Думбыраның (рус телле чыганакларда «балалайка») керәшен көнкүрешендә кулланылуы турында XIX гасыр ахыры-ХХ гасыр башындагы күп кенә этнографик язмалар авторлары искә ала. Мәсәлән, керәшен священнигы, Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте члены С. М. Матвеев, керәшеннәрнең бәйрәмнәре һәм борынгы йола-гадәтләре турында мәкаләләр язып калдырган. Ул керәшеннәрнең туйларына музыкантлар чакырылганын яза: гармунчы-әргәнче, скрипкачы-кубызчы, балалайкачы-думбырачы. Бу ансамбль уйнаганда ир-атлар, күбесенчә, аяклары белән тыпырдатып — русча һәм дә чирмеш-марилар кебек дөбердәтеп биегәннәр, ә хатын-кызлар бер урында тыныч кына әйләнгәннәр.
XVIII-ХХ гасыр башындагы барлык татар-рус сүзлекләрендә керәшен мәдәниятендә думбыра булуы билгеләнә. Мәсәлән, Апаз авылы керәшеннәренең көнкүрешен яхшы белгән һәм XVIII гасыр ахырында ук үзенең атаклы татар-рус сүзлеген төзегән священник А. Троянский думбыра инструментын искә ала һәм аны «балалайка» дип тәрҗемә итә. Милли мәдәнияттә думбыра сәнгатенең тирән традицияләре барлыгына мөһим күрсәткеч булып, аның фольклор мирасындагы чагылышы тора. Керәшен фольклорында иң еш искә алынган музыка коралларының берсе — думбыра. Керәшеннәрнең туй җырларында думбыра еш кына кубыз белән дуэтта искә алына.
Биисем дә килә, биим микән
Думбыра белән кубыз көенә?
Бу да әйберләрне без дә элдек,
Кире әйләнеп кайтмаска өенә.
Хәзерге вакытта Татарстанда керәшен яшьләр фольклор ансамбльләрендә думбыра ясау һәм борынгы думбырада уйнау яңадан торгызыла.
Такта кубыз, сызгычлы кубыз (смычковый кубыз)
Керәшеннәр яши торган барлык төбәкләрдә дә кыллы уен коралы — кубыз/кугыз билгеле; уен вакытында сул тез өстенә куелган, ә кайвакыт ике тез арасына кысып уйнаганнар. Туйларда кубызчылар еш кына басып көйләгәннәр.
Кубыз — сарык эчәкләреннән эшләнеп, квинтлар буенча көйләнгән өч кыллы (дүртенчесе яки алып ташлана, яки уен вакытында кулланылмый, кулланылса да, өченчесеннән түбәнрәк квартага көйләнә) үз куллары белән ясалган скрипка. Уенчылар сызгычны кулның уч төбе ягы белән өскә, ә сирәгрәк очракта, киресенчә, аскы ягы белән тотып уйнаганнар.
Инструментның гомуми формасы гадәти Европа скрипкаларына охшаш. Моннан тыш, керәшеннәрдә, татарларның башка этнографик төркемнәрендәге кебек үк, конструкцияләрнең башка тышкы формалары да очрый. Алар: такта кубыз (керәшеннәрдә), такта скрипка (Казан татарларында), гыдук, дудук (мишәрләрдә). Бу уен кораллары көймәгә охшаган. Кубыз-скрипкалар аерым осталар тарафыннан ясалган.
Һәр керәшен авылында танылган кубызчылар булган, алар турында истәлекләр хәзер дә бар. Халык хәтерендә XIX гасыр ахырында XX гасырның беренче яртысында яшәгән һәм иҗат иткән кубызчылар турында мәгълүматлар сакланып калган.
Көслә, гөслә, гөснә (гусли)
Күп кыллы горизонталь инструмент керәшеннең музыка мирасында төп урыннарның берсен алып тора. Хәзерге заманда гөсләләр фольклор фестивальләрендә катнашучыларның сирәк чыгышларында гына күренә, шулай да гөсләдә уйнау традициясе хәзерге фольклор хәрәкәтендә яңадан торгызыла.
Гөсләләр пентатон (Татарстан керәшеннәрендә) һәм диатон (Башкортстан керәшеннәрендә һәм Чиләбе өлкәсе нагайбәкләрендә) төзелешкә ия. Борынгы уен кораллары (гөслә, думбыра һәм кубыз тактасы) балавыз белән шлифовать ителгән кылларга (эчәкләр) ия булган.
Курай, нугай курае, сыбызгы
Керәшеннәрнең буйлы флейтасы. Иң беренче мәгълүматлар XVIII гасыр ахырына карый. Бу чыганакларда Казанга якын авылларда яшәгән керәшеннәр лексикасы теркәлгән. А. Троянский сүзлеге материалларында сыбызгы — музыкаль торба, ә сыбызгычы үзе тынлы уен кораллары музыканты буларак бирелә. Сүзлекнең икенче томында «курай» сүзе дә бар, ул — дудка мәгънәсендә, аннары, флейта, уен дудкасы мәгънәсендә дә бирелә. Керәшен культурасын характерлаган кызыклы детальләр «Славян-татар сүзлеге»ндә (1910 елгы) дә чагылдырылган. Анда «сопель» сүзе кура, сыбызгы дип тәрҗемә ителә, бу ике төшенчәнең синоним булуын күрсәтә.
Курайның керәшеннәргә яхшы таныш булуын «сопец» сүзенең тәрҗемәсе дә күрсәтә, ул — сызгыртучы, курайчы буларак бирелә. С. Г. Рыбаков язуынча, Верхнеуральск өязе нагайбәкләре һәм Бакалы авылларында, Нардуган бәйрәме вакытында, егетләр курайга охшаш уен коралында уйныйлар, ул сыбызгы дип атала. Хәзерге вакытта борынгы нугай кураен сирәк кулланалар, ешрак, гадәти блок-флейта кулланалар, аны гади генә итеп, курай дип атыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев