Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенлек – җанымның тамыры

Бүген танылган художник Илья Максимовның туган көне. 23 ел гомерен педагоглык эшенә багышлаган, бик күпләрнең иң яраткан укытучысы Илья Максимов белән сөйләштек.

Ул 1963 елның 6 августында Теләче районының Тәмте авылында дөньяга килгән. Саный китсәң, керәшеннәр арасында талантлы кешеләр бик күп. Укытучылар, язучылар, җырчылар, музыкантлар, кул осталары...

Ә укытучы һәм рәссам Илья Максимов – этник темага ясалган картиналары белән танылган шәхес. Балачакта космонавт булырга хыялланган малайның мәктәптә стена газеталары чыгарганда рәсем ясау сәләте ачыла. Һәм бу аның киләчәк язмышын билгели. Бик күп китаплар укучы Ильяның билгеләре дә гел “5” кенә. “Минем өчен барлык фәннәр дә җиңел, бөтенесе дә аңлаешлы иде. Имтиханнарны сәнгать училищесына биреп карарга булдым. Һәм шушы уку йортының студенты булып киттем. Әйбәт дуслар таптым. Укуга бирелдек, кечкенә генә бүлмәбездә төнгә кадәр дәрескә әзерләндек. Безне Латвиядән Казанга күчеп килгән талантлы рәссам, фронтовик Евгений Зуев укытты. Аннан безгә күп миллли тәрбия бирелгәндер дип уйлыйм. Чөнки ул милләт турында күп сөйли иде, рәсемнәрендә дә шуны күрсәтергә тырыша иде”, – дип сөйләп үтте күренекле карендәшебез үзе дә.

Тырышлык үз юлын таба

“Рәссам булыр өчен талант мөһим роль уйнамый. Иҗатчы кешедә бер процент – талант, туксан тугыз процент тырышлык, хезмәт сөю булырга тиеш”, дигәнне ишеткәнем бар. Бу, чынлап та, шулаймы икән? Соравымны тыңлады да, Илья Николаевич: “Мин моның белән килешәм. Чөнки, нинди генә талантың булмасын, аның өстендә эшләмәсәң, тырышмасаң, ул югала. Сәләтең булса, аны үстерү кыен түгел. Әз генә рәсем ясаган кеше дә, зур рәссам була ала, бары тик бирелеп эшләргә, көчеңне, вакытыңны жәлләмичә, шуңа юнәлтергә, булдырачагыңа ышанычны көннән-көн ныгытырга кирәк”, – диде.

Шул ук вакытта әти-әниләрнең дә балаларына дөрес юнәлеш бирүе зур роль уйныйдыр. Мәсәлән, бала рәсем ясарга ярата. Ә олылар үз хыялларын тормышка ашырырга телиләр: балаларын киләчәктә я җырчы, я биюче, яки спортчы итеп күзаллыйлар. Санап киткәннәрнең берсенә, яки бер үк вакытта берничә түгәрәккә яздыралар. Нәтиҗәдә, үзе яраткан юнәлеше булмагач, баланың сәләте югала, дөресрәге, тормышта үз юлын табу авырлаша.

“Безнең заманада гаиләләр, гадәттә, күп балалы булдылар. Мин дә дүртенче бала. Әгәр дә бала берәр профессия сайлап, алга таба кайда баруы турында уйлана башласа, әти-әни моңа каршы килми иде. Ни өчен дисәң, балаларны тизрәк чыгарып җибәрү, башлы-күзле итү мөһимрәк булгандыр. Минем дә бу юнәлешне сайлавымны хупладылар гына шикелле.

Уку-укыту вакытында да балаларга мәҗбүри рәвештә менә бу темада, теге темада эшлә дигән басым булырга тиеш түгел. Шулай да, өлкәннәргә, халкының тарихына хөрмәт дигән төшенчәне тәрбияләргә кирәк. Сәләтләрен бу өлкәдә үстерергә теләүчеләр әз түгел, бүгенге көндә безнең бүлектәге  укучыларның 300ләбе укытучы-дизайнер дипломын алып чыкты. Аларның күбесе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләрендәге югары уку йортларында укуларын дәвам итте. Шактые, лаеклы рәвештә, илебезнең мәдәни тормышына үз өлешен кертә. Чынлап торып иҗат белән шөгыльләнергә җыенган бала, иртәме-соңмы, үзенең юлын таба ул”, – дип үз фикерәрен әйтте Илья Николаевич.

Җанның кылларына кагыла

Студентлар укыту белән беррәттән, остаз Илья рәссамлыгын да онытмый. Җае чыккан саен, халыкара, россиякүләм, республика пленэр-симпозиумнарда катнаша. Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм, хәтта, чит илләрдә дә группалар белән төрле күргәзмәләрдә була. Берничә ел элек Казан Кремлендә һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йортында шәхси күргәзмәләрен оештырды. Соңгы ун елда Әлмәт шәһәренең картиналар галереясендә торган “Җөригә, Питрауга” дигән картинасы Россия рәссамнарының уртак җыентыгына кертелде. 2021 елның җәендә керәшен мәдәниятен барлау максатыннан этнорәссамнар өчен оештырылган республикакүләм “Безнең ил” пленэрыннан да читтә калмады. Татарстан шәһәрләреннән, Чувашия һәм Башкортстаннан килгән рәссамнар Зәй районындагы керәшен авыллары пейзажларын киндергә төшерделәр, авыл кешеләре, ветераннары белән очрашып, аларның портретларын ясадылар. Илья Максимов анда натурадан этюд эшләде. Аның ул картинасында Иске Зәйдәге иске чиркәүнең арка сыман ишегеннән яңа храм күренеп тора.

Гомумән, рәссамның картиналарында керәшеннәр тарихы һәм язмышы зур урын алган. Алар һәрберсе халык җыруы кебек, җанның иң яшерен кылларына кагыла, кешене үзенең эмоциональлеге белән җәлеп итә. Рәссамның уникаль һәм үзенчәлекле таланты Алабугада гына түгел, башка төбәкләрдә дә югары бәяләнде, аның картиналары Россия һәм чит илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.

“Мин – керәшен, шул мохиттә үстем һәм тәрбияләндем. Минемчә, һәр рәссам үз халкы өчен нидер эшләргә тиеш. Керәшенлек – җанымның тамыры. Шуны ничектер күрсәтергә кирәк дип саныйм. Студентларым да өметле планнар кора, мин аларга яктырак темалардагы рәсемнәр ясарга, картиналарында үз милләтенең тарихын чагылдырырга, йөзен ачарга тәкъдим итәм. Игелеклелек, мәрхәмәт хакында картиналар язуны һәрчак мөһим, дип саныйм. Чын рәссамнар беркайчан да иҗат итүеннән туктамый, “рәсем ясамауның сәбәбе бар” дип әйтү – үз ялкаулыгын акларга теләүчеләр өчен генә”, – дип сөйләде остаз.

Картиналары аша рәссам үз хыялларын, кичерешләрен һәм матурлыкны күрсәтә. Аның эшләрендә Алабуганың тыныч урамнарын һәм матур табигатен күрергә мөмкин. Ә шулай да ул  туган җире, керәшеннәр һәм аларның традицияләре турындагы картиналарны аеруча җылылык белән тасвирлый. Аларда халкының бар асылы сурәтләнә.

Якыннары илһам бирә

Аларның иҗади матур гаиләсе турында да берничә сүз язмый булмый. Хатыны Лидия Алексеевна белән Илья Николаевич икесе дә бер авылдан. Алар арасында мәхәббәт чаткылары Казанда укыганда кабына. Лидия Максимова медицина училищесын тәмамлый. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Евгений Максимовны күбебез бәйрәмнәрне алып баручы талантлы егет буларак беләбез. Юл төзекләндерү тармагында эшләсә дә, мәдәни чаралар аннан башка узмый, диярлек. Кызлары Катя әлегә декрет ялында. Ул да иҗатка якын кеше. Екатерина Пашаева (Максимова) “Бәрмәнчек” дәүләт ансамблендә администратор булып эшләгән иде. Шулай ук, без аны дизайнер буларак та беләбез, кәгазьдән, тасмалардан зур чәчәкләр, чыршы бизәр өчен уенчыклар, бантлар ясый. Шундый игътибарлы, игелекле һәм ярдәмчел әтиләре барга сөенеп яши алар.

Укытучы-рәссам болай дип тәмамлады сүзен: “Иҗат итәр өчен илһамны, күбесенчә, әйләнә-тирәңдә булган якыннарың, дусларың, аларның үз тарихына зур ихтирамлы карашы, яшәү рәвеше бирә. Җиңел булмаган укытучы хезмәтендә дә якыннарыңның җылысын тою зур көч өсти. Тик, минем уйлавымча, бүгенге көндә укытучы һөнәренә дәүләт тарафыннан игътибар тиешле дәрәҗәдә түгел шикелле. Укытучы булып, фәкать, фанатлар гына эшли дип әйтер идем. Юкса, бер профессиясе дә булмаган, белемсез кешеләр арасында да, укытучыдан күбрәк хезмәт хакы алучылары бар. Алай да, үз эшемнең яхшы нәтиҗәсен күрәм, укучыларым уңышының бер өлешен үземнеке дип кабул итеп, чын күңелемнән сөенеп яшим”.

1982 ел. Казан сәнгать училищесын тәмамлый

1982-2000 еллар. Алагабуга шәһәренең культура бүлегендә рәссам-бизәүче

1987 ел. Бөтенсоюз яшь рәссамнар күргәзмәсе лауреаты

2000 ел. И.И.Шишкин исемендәге 1нче сәнгать мәктәбе укытучысы.

2005 ел. Яр Чаллы педагогия институтының сәнгать-график бүлеген тәмамлый.

2009 елдан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының “Дизайн” бүлеге җитәкчесе

2012 ел. Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе тапшырыла

2019 ел. “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туган конегез гомер бэйрэмегез сойенечле конегез белэн сезне Илья Николаевич, сау сэлэмэт булыгыз, семья бэхете, балалар бэхете ,онык оныкчылар бэхете белэн яшэргэ ходай булышсын сезгэ