Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшенлеге – күңелендә, фикерләвендә

21 январьда Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Иван Михайлович Егоровка 63 яшь тулды.

Иван Егоров – республикада зур хөрмәткә ия кеше. Төрле юнәлештәге дистәләрчә предприятиене берләштергән “Ак Барс” Холдинг компаниясе”нең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге кораллы конфликтларда һәм террорчылыкка каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча Татарстан Координацион Советы председателе, Татарстанның автомотоспорт, самбо Федерацияләре Президенты. Шулай ук, 2007 елдан – республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе дә.

Хезмәтен хөкүмәт югары бәяли

Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклауда һәм торгызуда Иван Егоровның хезмәте зур. Шул узган еллар дәвамында керәшен хәрәкәте моңа кадәр ирешелмәгән югарылыкка күтәрелде. Республика оешмасы Татарстан халыклары Ассамблеясе составында тора. Мамадыш районының Җөри авылында 25 елга якын рәттән уздырылган  республика күләмендәге  “Питрау” керәшен культурасы фестивале бөтен Россия керәшеннәрен берләштерә. Халкыбызның культурасына, этникасына багышланган фестиваль-конкурслар, “Бәрәкәт” керәшен яшьләренең этнокультура хәрәкәте, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле,  “Айбагыр” этнолагеры, Казан шәһәрендәге “Керәшен җорты” – Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк... Бу уңышларның барысына да Иван Егоровның күп хезмәте, тырышлыгы кергән.

Иван Михайлович бик күп дәүләт бүләкләренә ия. Ул – Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек промышленносте хезмәткәре. “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнгәндә аңа нибары 20 яшь була. Иван Егоров “Казанның 1000 еллыгы” медале (2005 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” ордены (2006 ел), “Россиянең агропромышленность комплексы үсешендәге хезмәтләре өчен” алтын медале (2008 ел), II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медаль ордены, ветераннарга ярдәме һәм яшьләр белән эшләнлеге өчен Россия Президентының Рәхмәт хаты (2009 ел), Россия Эчке эшләр министрлыгының “Тугрылык өчен” билгесе (2009 ел), “Фидакарь хезмәт өчен” медале (2011), III дәрәҗә Серафим Саровский ордены (2016), “Дуслык” ордены (2020), Казан Изге Ана иконасының II дәрәҗә епархиаль медале (2020) белән бүләкләнгән.

Туган көне уңаеннан без укучыларыбызга республика күләмендә танылган җитәкче һәм җәмәгать эшлеклесе Иван Егоров тормышындагы күпләргә билгесез булган сәхифәләре турында сөйлибез.

Яраткан дәдәйләре

Иван Михайловичны без һәрвакыт җитди, зур-зур предприятиеләрне, дәүләт эшләрен тартып баручы “локомотив” буларак беләбез. Ә бит ул, беренче чиратта, нечкә күңелле, тамырлары авылга береккән гап-гади кеше. Без Иван Михайловичның туган йортына (Мамадыш районының Җөри авылы) барып, аның сеңелләре белән әңгәмә кордык. Елизавета Михайловна түбәндәгеләрне сөйләде.

– Без семьяда – алты бала. Дәдәй иң олысы, мин аннан ике яшькә кече, аннан соң Зоя, Валерий, Любовь, Василий туган. Тәтәй тракторист, комбайнер булды, нәнәй фермада эшләде. Без күбрәк әби тәрбиясендә үстек. Тәтәй өчен безнең һәрберебез туган көн – олы бәйрәм. Чөнки аны әби ялгызы гына үстергән, бүтән якын туганнары булмаган. Эштән арып кайтса да, (көндез басуда, төнлә читән, чана һәм башка нәрсәләр ясый, аннары нәнәй аларны базарга алып барып сата иде) идәндә безнең белән уйный иде ул. Әле хәзер дә бергә җыелышкач, малайлар белән кул көрәштерәләр алар.

Кул арасына керә башлауга ук, ындырга да, болынга да төштек. Эшне аермадык. Өйдә булсак, өй эшен карадык, урамдагысына да җитешә идек. Безнең малайлар пирмәнкә дә ясыйлар, өй дә юышалар иде.

Дәдәй, электән үк, безне әйдәп баручы булды. Без аның җилкәсендә үстек инде. Кышын бергәләп кар түгүләрне генә искә алсак та, күңелдә шуның кадәр җылы хатирәләр яңара. Артык шук малай булмады ул. Кечкенәдән үк йокыдан бик иртә тора иде. Олы бала буларак, җаваплылыгы зур булгандыр. Кечкенәдән үк безне барлап торды. Онытылып уйнаган чакларыбызда, эзләп тә чыга иде. Нәрсә булса да, без кечерәкләр, дәдәй ни әйтер, нишләр икән, дия идек.

Техниканы бераз белә башлауга ук, тәтәй янында кайнады. 9-10 классларда укыганда комбайнда да эшләде. Армиягә киткәнче әни янында фермада оператор да булды.

(Белгәнебезчә, керәшеннәрдә ыру тамгалары сакланган. Мамадыш районының Җөри авылындагы Егоровларның нәселе Калмыклар ыруыннан икән. “Калмыклар”ның ыру тамгасын галим Геннадий Макаров барлап алган. Фотода - ыру тамгасы)

Дәдәйнең, армиягә китеп, Оренбург шәһәренә барып җиткәчтен, 6 айлап хәбәре булмады. Әфганга эләккәнен дә бераздан гына белдек. Безнең авыл җирлегеннән 8 егет шунда хезмәт итте, иң беренче булып, дәдәй алынды. Әби көн саен иманнарын укый иде. Әни, йөрәк ярсуын шулай баскандыр инде, елап та, җырлап та ала иде. Шулай бервакыт безгә чегән хатыны кереп: “Эчеңне пошырма, сөенечле хат килер, малаеңның дәрәҗәсе бар”, – дип әнигә әйтеп чыгып киткән. Шуннан соң озак тормады, дәдәйнең хаты һәм “Кызыл йолдыз” ордены белән бүләкләнүе турында хәбәр килде. Кечкенә генә ул язуны әле дә саклап торабыз...

Армиягә озатканда, тиешле җоласына китереп, әбинең дәдәйгә кечкенә генә кызыл чүпрәк кисәге биргәнен хәтерлим. Аш уздырган вакытта өләшенелә торган андый материяне юлга чыкканда үзең белән алсаң, юлың уңа, дигән ышану бар безнең якта. Шул кызыл чүпрәкне һәм мин чиккән кулъяулыкны түш кесәсендә йөрткән ул (армиядән кайткач, аларны үзебезгә тапшырды). Ике тапкыр яраланса да, Ходай үзен саклаган.

 “Теләгегезне иртә-кич сорагыз”, – дип өйрәтә иде безне әби. Ул үзе, иртән битен юып: “Аллага шөкер, барысы да исән-саулар. Баш өстендә түбәбез бар... Юлдагыларның юллары уңышлы булсын, ризыксызлар ризыклы булсын. Ходай безгә биргән күк, бөтен кешегә дә бирсен”, – дип тели иде. Үзе өчен генә түгел, бар кеше өчен сорый иде ул.

Әфган турында дәдәй безгә бернәрсә дә сөйләмәде. Телевизордан күрсәтелә торган киноларда чиреге дә юк дигәнен, карамаска кушканын хәтерлим.

Армиядән кайткач, Казан дәүләт педагогия институына укырга керде. Көндез укый, төннәрен пожарный частька эшкә бара иде. Дәдәй шулай белемен күтәрә-күтәрә, зур-зур урыннарда эшли башлады.

Авылны шундый ярата ул. Җөрине юллы итү, газ кертү, клуб төзетү, бәйрәмнәр уздыру һәм тагын бик күп эшләр аның ярдәмендә башкарылды. Төп йортка, үтеп барышлый булса да, сугылмый китми. Әни исән чакта: “ Кызым, тиз мен, дәдәң кайта”, – дип эндәшә иде. Аллага шөкер, кайтып керә, каршы алабыз.

Нинди генә зур дәрәҗәләргә ирешмәсен, беренче чиратта, ул безнең – терәгебез, горурлыгыбыз, яраткан дәдәбез. Сәламәт кенә булсын! 

Ышанычлы хезмәттәш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белән Иван Егоров инде күп еллар дәвамында республикабыз икътисадын үстерүдә, халык тормышын яхшыртуда тыгыз элемтәдә торып, иңгә-иң куеп эшлиләр. Алар икесе дә республикабыз өчен мөһим булган дәүләт программаларын тормышка ашыруда үзләреннән күп көч куя. Марат Әхмәтов карендәшебез Иван Михайловичны хезмәттә дә, тормышта да ышанычлы, тугрылыклы кеше булганы өчен хөрмәт итә икән.

– Иван Михайлович белән якыннан аралаша башлавыбыз ул “Ак Барс” Холдинг компаниясе”нең җитәкчесе итеп билгеләнеп, республикабыз авыл хуҗалыгы тармагының иң авыр елларында инвестор буларак җәлеп ителгәч башланды. Бихисап бурычлы “Алтын башак” компаниясен дә аларга йөкләгәч, бигрәк тә... Мин аны тугрылыклы, вәгъдәсендә торучы кеше буларак беләм. Нечкә күңелле, кешелекле, туган җанлы да ул. Эштә бик тынгысыз, һәрчак эзләнүчән. Бергә кичергән вакыйгаларга килсәк, әлбәттә, ул – уңышларга бергә сөенү, авыр чакта үзара ярдәмләшү. Аның җилкәсендә әле дә бихисап зур йөк. Туган көне белән котлап, аңа исәнлек-саулык һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар, сабырлык телим, - ди Марат Әхмәтов.

Халык лидеры

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән Иван Михайлович якташлар гына түгел, якын дуслар да. Иван Михайловичны “керәшен халкын бер башка күтәргән кеше” дип әйтүче Анатолий Петрович аның турында түбәндәгеләрне сөйләде:

– Бик таркау, авыр вакытларда Президентыбыз Иван Михайловичка керәшен оешмасын җитәкләвен сорап мөрәҗәгать итте. Шушы еллар дәверендә керәшеннәрнең үзаңы, культурасы бик күтәрелде. Җөридә уза торган Питрау бәйрәме, үз ансамблебез, газетабыз гына да моны яхшы исбатлый. Милли оешмалар бик күп, ләкин аларның Иван Михайлович шикелле лидерлары юк. Ул – безнең горурлыгыбыз, ышанычлы җитәкчебез.

Аның кул астындагы дистәләгән предприятиеләр елдан-ел товар әйләнешен арттыралар. “Иван Михайлович республика һәм Россия күләмендә зур эшләр башкара. Ул – кешелекле, ышанчылы кеше”, – дип, аның эшенә югары бәя бирде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов.

Эше бик тынгысыз, ике колагында – ике телефон. Шулай да, авырлык килгәндә бар эшен бер якка куеп, ярдәмгә килүче киң күңелле кеше ул.

Иван Михайлович белән без күрше авыл егетләре, бергә уйнап үстек. Дустым да, туганым да. Бик еш очрашып торабыз, ул авылга кайтса, мин кайтмыйча калмыйм, Казанга баргач та, янына кермичә кайтып китмим. Ул – гади крестьян семьясында, барысын да күреп, эшләп үскән егет. Бүгенге уңышларына үзенең тырышлыгы, хезмәте белән ирешкән кеше. “Кызыл йолдыз”ны геройларга тиң кешеләргә генә бирәләр.

Зур җаваплылык белән

Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашу Иван Михайловичка физик ныклык, корычтай ихтыяр көче биргән, һәр яшәлгән көннең, тормышның кадерен белергә өйрәткән. Сугыш төрле кешегә төрлечә тәэсир итә. Кемдер куркып калып, үзен-үзе харап итә, ә кемдер иптәшләре өчен дә үз өстенә зур җаваплылык алыр ныклыкка ия була. Үзенең авыртуларына тешен кысып түзәргә өйрәнә.

“Җитәкчелек эшендә тәҗрибә туплап, кешеләргә нәрсәдер бирергә административ һәм рухи мөмкинлекләрем барлыгын аңлагач кына җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым. Әфган ветераннары өчен, бөтен җаным-тәнем белән көям. Мавыгуларга килгәндә, спорт яратам. Ә керәшенлек ул – минем күңелемдә, яшәү рәвешемдә, фикерләвемдә һәм мин керәшен тормышыннан читтә кала алмыйм”, – ди Иван Егоров.

“Туганайлар” редакциясе коллективы исеменнән, Иван Михайловичны гомер бәйрәме белән котлап, озын гомер, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телибез.

Юлия ГУБИНА
Материал “Туганайлар” газетасында 28.01.2021 елда №2(438) санында басылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев