Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен җырулары тарихы

Мамадыш районының Усали авылыннан карендәшебез Лидия Пасыева керәшен җыруларының тарихы белән таныштырды.

«БЕЗНЕҢ ИЛ»
Бу — Владимир авылы көе. Җырның халыкка чыгу тарихы турында күп яздым инде мин. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев башкарган вариант — югары сәнгать әсәре. «Элитар культура»га карый торганы. «Академическое пение» дип атала. Казанның галимнәр йортында (Дом ученых) башкара ул аны беренче тапкыр. Залда Илһам Шакиров утырганын да белми. Концерттан соң йөгереп менеп, аркасыннан сөя Ибушевны бөек җырчыбыз. Җырга да, җырчыга да сокланганын әйтә.

Бу җыр турында минем әни — Роза Пасыева да язган иде:
— 1986 елда Г. Тукайның 100 еллык юбилее уңае белән фольклор кичәләре, концертлары әзерләделәр. Безгә дә шул концертта катнашуыбызны үтенеп, мәдәният йорты директоры Әлфия апа Сәхапова мөрәҗәгать итте. «Берәр борынгы керәшен җыры белән катнашсам гына инде», — дип уйлап куйдым мин. Шунда ук әбием нең олы дәдәй туенда кода-кодагыйларга: «Килгән нәрдин бирле карап торам, сез икәнсез дөнья көзгесе», — дип җырлаган җыры колагымда чыңлап китте. Әмма көен хәтерли генә алмыйм бит. Әбиемнең килен булып төшкән нигезендә яшәүче чибәр җиңги янына юл тоттык. Ул бик матур җырлый. Шушы көйне аңардан җырлатып, магнитофон тасмасына яздырып алдык. Глабтый чибәр җиңгидән керәшен җыруларының күп сүзләрен дә әйттердек. Өйгә кайткач, шушы көй өчен иң кулай өч куплетын сайлап алдым да, фольклор концерты на әзерләнә башладым. Концертта бу җырны халык бик ошатты, кабат-кабат сәхнәгә чакырдылар. 1989 елда, башка районнар кебек, Мамадыш үзешчәннәре дә концерт белән Казанга бардылар. Без дә алар арасында идек. К.Тинчурин театрында җырладык бу җырны. Казанлылар җыр ны бик яраттылар. Концерт беткәч, магнитофоннан минем җырны уйнатып таралыштылар. Шушы концертлардан соң, җыр халык арасына таралды. Үзешчән артистлар, коллективлар бу җырны үз репертуарларына алдылар. Районыбызның оста җырчысы Гөлнәзирә Талипова Бөтенроссия конкурсында шушы җыр белән дипломант булып, бик зур бүләк алып кайтты.

Күренекле артистыбыз А. Фәйзрахмановта «Безнең ил» дип аталган бу җырны үз репертуарына алды. Хәтта ерак Себердә дә яңгырады инде ул җыр. Авылыбызда бу җырны Роза апа җыры, диләр. Күптән онытылган, матур әбиемне хәтерләтеп торган халкыбыз җәүһәрен яңадан халык күңеленә кире кайтара алуыма шатланам. Менә ул җыруның халыкка кире кайту тарихы шундый булды.

«АСЫЛ БЕЗНЕҢ ИЛ» җыруы
«Бәрмәнчек» ансамбле солисты Елена Григорьева репертуарыннан монысы. Бу җырның тарихы да туганнарыма бәйле. Әбинең бертуган дәдәләре — авылның гына түгел, тирә-якның данлыклы гармунчылары булган. Җәйге кичләрнең берсендә, Владимир авылының түбән очында, гармунда уйнап, шушы җырны җырлый Пётр Бачков — Нана Питере. (Ул сугыштан әйләнеп кайтмаган). Владимирда яшәүче Сапурина Екатеринаның (Кәтүш түтинең) әнисе Марҗый түти бу көйнең матурлыгына шаккатып тыңлап торган. Җәйге җылы төннең тынычлыгында 3 чакрымлы авылның түбән очыннан югары очына хәтле аермачык ишетелгән җыр. «Күңелләремне әллә нишләтте, йөрәгемне кузгатты, күземнән яшьләр килде», -дип сөйли торган булган Марҗый әби. Ә ул вакытта җитлегеп килүче үсмер кыз ул.

Марҗый түтинең кызы — Кәтүш түти. Ул Елена Григорьеваның туенда җырлый моны. «1996нчы елның 16-17 августы иде безнең туй. 2 көн туй иткәч, 18-е, Кәтүш түтиләргә җыр яздырырга киттем», — дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Елена Григорьева.

«АК КАЛФАК» 
Керәшеннәрнең тарихын, моңын, үзенчәлеген, язмышын чагылдыра бу җыр. Безнең тагын бер гимныбыз. Бу җырны кемнәр генә үзләштерергә, үзенеке итәргә тырышмаган! Ләкин ул чып-чын керәшеннеке! Моны Илһам Шакиров үзе раслый. 

Татарстанның халык артисты Георгий Ибушевтан: «Бу җыр сезнең репертуарда бармы?»- дип сорадым. «Ничек булмасын инде! — диде ул. — «Бәрмәнчек» ансамбле тугач, аны тәкъдир итү кичәсен шушы җыр белән ачып җибәрдек. Аны мин башкардым! Безнең халыкның тагын бер горурлыгы, энҗе бөртеге бит ул!». Нәкъ шулай!

Валентина Петровна Максимовага да дәштем: «Ак калфакны туй көнне генә кигәнме керәшен кызлары? Сөйләгез әле!». Валентина Петровна: «Ак калфакны керәшеннәрдә, шулай ук мари, удмурт, чуваш халыкларында (мәҗүсилекне саклаган халыкларда) күрергә була», — диде киемнәребез буенча белгеч. Ул аның әбисе сандыгында да булган. Хәтта Петрбург музеенда да күргән ул бу затлы калфакны. Туйларда гына киелмәгән икән ул. Кызларыбызның яраткан баш киеме булган. Ул трикотаж, энә белән бәйләнеп ясалган икән. «Күрсәң, шаккатасың син аны, машина белән бәйләнгән шикелле нәфис, зәвыклы»... Сокланганы тавышына чыккан иде аның. 

«Ак калфак» җыры буенча үземнең әнинең болай ди: «Ялгыш җырлыйлар. Калфак нишләп югалсын ул? «Ак калфакның табылган чагы» түгел, «Ак калфакның тагылган чагы» — дип җырларга кирәк...

«УРМАННАРДА ЙӨРДЕМ»
70нче еллар... Флёра Сөләйманова репертуарындагы бу җырның бик популяр чагы. Минем кечкенә вакыт. Шушы җыр турында бер радиотапшыру тыңлаганым истә. Аны себер татарлары җыры дип сөйләделәр. Әти-әниләргә ияреп, Владимирга менгәч, шаккаттым! Владимирның кунак көе икән бит ул! Нинди сүзләр белән генә җырламыйлар аны! Аны әниләр генә түгел, хәтта аларның әбиләре дә җырлаганын белдем. Кемнәр генә үзләштерергә тырышмаган бу керәшен җырларын. Исең китәр! Бәлки Себердә яшәүче керәшеннәрдән язып алынган булгандыр...

«КӘТҮК ТҮТИ»
Бу күңелле җырны 90нчы елларда Георгий Ибушев чыгарды. Нагайбәкләр җыры икәнен ишетеп белә идем. Аны Георгий Ибушевка Геннадий Михайлович Макаров тәкъдим иткән икән. Чиләбе өлкәсеннән табып алынгач, билгеле, нагайбәкләр җыры дип беләләр. «Кайбер сүзләренә төзәтмәләр кертергә дә, үземә язарга да туры килде» — дип сөйләде бүген җырчы дустым. Үзе шагыйрь шул!

Ләкин Георгий Ибушевның бу җырын ишеткәч, каенанам шул 90нчы елларда менә нәрсәләр дигәне истә: «Шаккаттым әле мин бу Георгийга. Каян табып алды икән ул бу җырны? — диде ул елмаеп, — Әллә кайчангы онытылган җыр бит инде бу! Кызык итеп җырлый торганнар иде. Мин оныткан, Георгий тапкан!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев