Керәшен Сәрдәсеннән Нина Фадеева: “Милли йолалар кешене тәрбиялерәк итәргә булыша”
Килер буынны милли гореф-гадәтләр, йолалар белән таныштыру эшен дәвам итү – халкыбызның милли тарихи үткәненә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү.
Фольклор сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерүдә зур әһәмияткә ия, милли матурлыкка омтылыш тәрбияли. Үзара дуслык, бердәмлек сыйфатларын ныгыта.
Бу хакта Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылы укытучысы Нина Фадеева болай язган иде:
“Халкыбызньң милли гореф-гадәтләре кешене тәрбиялерәк итәргә булыша. Керәшен гаиләсендә балаларга тәрбия биру милли йола-гадәтләргә нигезләнеп алып барыла. Халыкның матурлыкны сөюе, рухи байлыгына хәзинә итеп каравы, аны саклавы, үстерүе, буыннан-буынга тапшыра баруы һәркемдә милли горурлык хисе уята. Безнең халык кунакчыл, сабыр, хезмәт сөючән, ярдәмчел, күңел ачучан, шул ук вакытта матур тыйнак, сабыр.
Без бүгенге керәшен халык җырларына, биюләренә, мәкаль һәм әйтемнәренә, табышмакларга, уеннарга, - керәшен фольклорына тукталырбыз.
Сез җырлар яратасызмы? Әйе, безнең халкыбыз да җырларны бик яраткан һәм җырлар иҗат иткән. Ул җырларны бәйрәмнәрдә, кичке уеннарда, аулак өйләрдә, мәҗлесләрдә җырлап күңел ачкан.
Халкыбыз кешене киеменә карап каршы алган, акылына карап озаткан. Өс-баш матурлыгы, пөхтәлеге, чисталыгы безнең халык өчен әһәмиятле. Осталар чиккән калфаклар, алъяпкычлар, түгәрәк яулыклар, тамаксалар, бала итәкле кулмәкләр, камзуллар искиткеч матур. Әби-бабаларыбыз кием-салымга тәнне каплау, жылыту чарасы итеп кенә карамаганнар, анъң килешле, уңайлы булуына да игътибар иткән.
Халык иҗат иткән һәм фольклорны тәрбиядә кулланган. Сабыен бишек җыры көйләп йоклаткан. Бишек жырлары - кеше күңеленең иң нечкә кыллары. Шуңа да аларны һәркайсыбыз сабый чакның якты истәлеге итеп, гомер буе күңел түрендә саклый. Бишек җырлары ана белән бала икәүдән - икәү генә калган вакытта башкарыла. Ана баласына багышланган теләкләрен йөрәге аша балага җырлый. Нинди максат белән? Билгеле, тәрбия максатыннан. Шагыйрь-халык - зирәк халык гасырлар агымында ана лирикасын тудырган! Ана җыры аша баласына яратуын, йомшаклыгын, назын, киләчәк тормышына изге теләкләрен тапшырган, эндәшкән. Бала алты атнадан (42 көннән дибез) үзенә атап әйтелгән сүзләргә игътибар итә, тирә-юнедәгеләрнең елмаюлы карашына елмаеп җавап бирә диелә. Кешеләр сүз, җыр көченә, аларның табигатькә йогынты ясарына ышанган.
Үртәвечләр, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр белән баланың телен; табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр зиһенен; җырулар моңын үстергән, - сагыну, сагыш, шатлык, юксыну, табу һәм югалту тойгыларын аңларга ярдәм иткән.
Туган якның телдән һәм язма сөйләмен, фольклорын, җыруларын, йолаларын онытырга ярамый, аны түкми-чәчми, буыннан-буынга тапшырырга тиешбез.
Керәшен халкы күңел ачучан, эш сөючән, бай халык, дидек. Ул хезмәт итү белән беррәттән ял да итә белгән. Бәйрәмнәрдә, кичәләрдә төрле уеннар уйнаганнар.
Бүген без халкыбызның матур гореф-гадәтләренә, фольклор әсәрләренә тукталып үттек. Без үзебенең милләтебезне онытмыйча, милли йолаларны дәвам итәргә, фольклор әсәрләрен сөйләмебездә ешрак кулланырга тиешбез”.
Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә.
Фото, видеолар Нина Фадееваның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев