Керәшен Сәрдәсенең киң күңелле, бердәм халкы гөрләп яши
Питрәч районындагы исеме тирә-як болыннарда, елга буйларында, урманда үскән сәрдә үләненнән алынган дип, тарихка кергән Керәшен Сәрдәсе авылы кешеләре – милли җанлы, кунакчыл.
Без иртән авылга килеп кергәндә, халык инде йорттагы эшләрен тәмамлаган, күбесе клубка җыелган, ә кайсыларыдыр үз эше белән районга яки Казанга чыгып киткән иде. Кемнәрдер мәктәптә, музейда һәм фельдшер-акушерлык пунктында үзенең эш көнен башлап җибәргән.
Бердәмлек
Безне авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов каршы алып, авылның истәлекле урыннары һәм кешеләре белән таныштырды.
“Бу көннәрдә эшләр бигрәк тә тыгыз әле, авылны олы юл белән тоташтырып асфальт юл салына, эшчеләр белән гел элемтәдә, киңәшләшеп торабыз. Авылда барлыгы 239 кеше яши. Халык тату, бердәм, барлык эшне бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. 2023 елда үзара салым акчасын һәр кешедән 500әр сумнан җыйдык. Клуб алдындагы ябык сәхнәбезне яңарттык, юл проблемаларын хәл иттек, әле дә эшләр дәвам итә”,– диде ул сүз башлап.
Авыл халкы махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә, аларның гаиләләренә дә ярдәм итеп тора икән.
Иманлы җир
Керәшен Сәрдәсе белән Көлкәмәр авылы арасында урнашкан иске чиркәүне карарга бардык. Әлеге Рус Сәрдәсе чиркәве 1743 елда төзелгән. Анда Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Кибәч, Әтрәч, Иксуар, Рус Сәрдәсе авыллары кешеләре келәүгә йөргәннәр. Әлеге чиркәүдә рус һәм керәшен приходы аерым ясалган. Өйләнешкән яшьләргә кәбен кою, баш бәйләтү кебек йолалар да шушы чиркәүдә башкарылган. Рус Сәрдәсе кешеләре төрле якларга күчеп киткәннәр, авыл үзе юкка чыккан, ә чиркәве ташландык хәлдә калган.
“Төзекләндерү башланды: электр тоташтырылды, храмның нигезе ныгытылды, тикшеренү эшләре үткәрелде. Реставрация проекты әзерләнә. Киләчәккә планнарыбызның берсе – шушы чиркәүне төзекләндерүне тәмамлау. Әле “үлеләр пасхасы” көнне монда келәү узды, халык шактый җыелды, бергәләп шул хакта сөйләштек”, – диде Николай Васильевич та.
Керәшен Сәрдәсенең үзендә дә чиркәү бар. Анда безне авылдагы музейның фәнни хезмәткәре Олег Волков алып барды.
Чиркәү 2006 елның июлендә, шушы авылдан чыккан Николай Мухин ярдәмендә ачыла. Бу чиркәүгә хәзерге вакытта Көлкәмәр, Кибәч, Янсуар, Әлбәден авылларыннан да киләләр. Керәшен чиркәвендә отец Димитрий һәм отец Геннадий Сизовлар җитәкчелек итә, келәүләр уздыралар. Шулай ук, авыл уртасында челтерәп аккан чишмә дә төзекләндерелгән, ул Казанның керәшен чиркәве настоятеле отец Павел Павлов тарафыннан аруландырылган. Май чабу, Тройсын бәйрәмнәре, “су китерү”, Питрау үткәннән соң, беренче ялда “Корман боткасы” пешерү ише йолалар биредә уза.
Узган ел авылда уздырылган “Сәярфест”нең 5нче юбилей чарасына 8 районнан төрле коллективлар катнашкан.
Мәктәп яшәсә, авыл яшәр
Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе бар. Анда барлыгы 14 бала белем ала. Мәктәп директоры Нина Фадеева редакциябез белән гел элемтәдә торып, даими рәвештә үз яңалыклары белән таныштырып бара. Укучылар саны аз булса да, Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә һәрьяклы актив эшчәнлек алып барыла. Мәктәпкә килеп керү белән, иң беренче, андагы чисталыкка, һәрнәрсәнең урынлы булуына күз төште. Ә инде ике катлы зур мәктәптә укучылар азлыгы, әлбәттә, күңелгә борчу салды. Бүлмәдән бүлмәгә йөреп, мәктәп белән таныштык.
“Мәктәп – кечкенә бер дәүләт. Мәктәп яшәсә, авыл яши. Үз авылы мәктәбендә туган телдә белем алучы укучылар, шушы мәктәптә белем бирүче укытучылар бәхетле. Безнең мәктәптә 5 авылдан килеп 600гә якын бала белем ала иде кайчандыр. Мәктәбебез республика өчен укытучылар әзерли торган база булды. Республикабызда да, үз районыбыз мәктәпләрендә дә безнең мәктәптә белем алган укытучылар эшли. Элек-электән авылда белемгә омтылыш көчле булган. Мәктәпнең, мәгьрифәтнең 157 еллык матур, бай тарихы бар. Быел мәктәпне ике укучы тәмамлый. Укытучылар коллективы бердәм, тырыш. Барысы да шушы мәктәпне тәмамлаган, югары белемле, нык кадрлар. Монда бит ил киләчәге тәрбияләнә. Милли традицияләребезне саклау, патриотик тәрбия бирү максатыннан да шактый эшләр эшләнә: милли бәйрәмнәрдә катнашабыз, йолаларны яңартабыз. Балалар белән оештырылган “Яңгыравык тамчы” ансамблебез дә бар иде. Шул укучыларның соңгы икесе быел укуны тәмамлыйлар. Укуда да тырышабыз, район һәм республика күләм конкурсларда, җәмәгать эшләрендә дә катнашабыз. Төрле очрашулар үткәрәбез, өлкән буын кешеләрен, тыл, хезмәт ветераннарын хөрмәтлибез, аларга ярдәм итәбез”. Балалар санына карап, укытучыларның белем һәм тәрбия бирү эше үзгәрми. Класста 1яки 2 бала утырса да, программа буенча дәрес бирелә. Мәктәпнең үз ашханәсендә балаларны кайнар ризык белән тукландыру да каралган, – дип сөйләде Нина Валентиновна.
Авылда Питрәч районының туган якны өйрәнү музееның Керәшен Сәрдәсе филиалы да эшли. Анда 2000нән артык экспонат тупланган. Музейга, еш кына, республикабызның башка районнарыннан, төрле төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә киләләр икән.
Авылның күренекле кешеләре, гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган Никифоровларга килеп җитүгә, капкадан тальян гармун белән чыгып баручы Николай Петровичны күргәч, әллә кунаклары булдымы икән дип, борчып йөрүебезгә уңайсызланган идек.
Баксаң, аларның безне шулай каршылаулары икән. Тышкы яктан гына түгел, эчтән дә зур сәнгать осталыгы белән бизәкләнгән бу йортның хуҗалары киң күңелле, шаян сүзле кешеләр булып чыкты. Алар, һәр сүзләренә шаярту кушып, хәзерге тормышларын да, элгәрегесен дә сөйләделәр.
“Шушы яшькә җиткәнче күңелебездә ни барын барысын да эшләдек. Казан педагогия институтын тәмамладым, аннан соң күрше авылларда, туган авылымда укытучы булып эшләдем. Шул арада авылдашым Николай Петрович белән 10 еллап бер-беребез белән элемтәдә торып, тормыш корып җибәрдек. 1986 елда, беренчеләрдән булып, Керәшен Сәрдәсендә музей оештыру да, Николай Петрович тәкъдиме белән, миңа булды. Математика укытучысы бит мин, дип каршы килеп маташсам да, “синнән башка кем эшләсен” дип, бу эш миңа йөкләнде. 5-6 яшемдә үк пычкы, ышкы, өтерге, борау кебек инструментлар белән кызыксына идем. Үсә-үсә, балта тотып утын яру да берни түгел иде минем өчен. Зур гаиләдәге 5 малай арасында 1 кыз булып үстем. Йортны бизәкләүче дә үзем. Күңелле генә яшәгәндә, уңышсыз операциядән соң, 6 яшьлек кызыбыз мәңгелеккә күчте”, – диде йортның хуҗабикәсе Анна Григорьевна.
Ана йөрәге бигрәк тә авыр кичерә бу хәсрәтне. Бераз онытылу, янган йөрәкне басу өчен, кулына эш кораллары ала, буяулар әзерли һәм өен бизәкләү эшенә керешә.
Әлбәттә, тормышта иң олы таяныч – янәшәңнән баручы парың. Бу гаилә 50 елга якын иңне-иңгә куеп, матур гомер итә. Алар эштә дә гел бергә булалар, өйдә дә. Икесе дә спорт белән мавыгалар. Сәнгатьнең музыкаль ягы да читләтеп үтмәгән аларны. Николай Петрович – гармунчы, Анна Григорьевна – оста биюче. Николай Петрович безгә “Кәвәл” көен сыздырып уйнап та, җырлап та күрсәтте. Көчле, моңлы тавышы белән артистлардан бер дә калышмый. Укытучылар белән сөйләшү аеруча күңелле бит, алар үзләре эшләгән елларда укучылар күп булуын, ул вакыттагы уңай яклар, проблемалар хакында искә алдылар.
Шушы авылда яшәүче Анна Спичкова белән дә сөйләшеп алдык:
“Кибәч егетендә кияүдә идем, ирем бик иртә мәңгелеккә күчте. Ике улымны алып, туган авылым Керәшен Сәрдәсенә, әбием янына кайттым. Язмыш мине бик нык сынады. 9 яшендәге балам суга батып үлде. Авылда эш булмау сәбәпле, район үзәгенә йөреп, мәктәптә эшлим. Авылдан районга йөрүчеләр шактый, аларның машинасына утырып барам, кайтам. Эре терлек асрамыйбыз. Тирә-күршеләр, авыл халкы белән аралашып, тыныч кына яшибез”, – диде ул.
“Чулпы”га – 40 ел
Юлны дәвам итеп, мәдәният йортына килеп җиттек. Керәшен Сәрдәсендә җырга, моңга талантлы халык яшәгәнлеген белә идек. Инде 40 елга якын тарихы булган “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбленең эшчәнлеге белән дә күптән танышбыз. “Чулпы” ансамбле 1984 елда Керәшен Сәрдәсе мәдәният йорты карамагында, Елена Козлова һәм Алексей Дементьев тырышлыгы белән төзелә.
Соңрак, ансамбль белән Анна Никифрова җитәкчелек итә. Ансамбльнең башлангыч составында 1 егет, 9 хатын-кыз була. Керәшен йола-гадәтләрен, уеннарын, җыруларын чын халыкчан башкарып, югары дәрәҗәләргә ирешәләр.
Чулпылылар безне үзләренең матур җырлары белән каршы алдылар. Мәдәният йортына килеп кергәч, салкынча көн булуга карамастан, күңелгә ниндидер җылылык бөркелде. Әллә җыру-биюләре, әллә чигелгән, бәйләнгән кул эшләреннән ясалган күргәзмә, әллә инде нурлы ачык йөзләре шулай тәэсир итте. Беренче булып, сүзне мәдәният йорты җитәкчесе Айдар Маннапов башлады:
“Үзем зоотехник, пешекче белгечлеген дә алдым, соңрак, мәдәният колледжын да тәмамлап, бу өлкәдәге һөнәр иясе булдым. 2019 елдан “Чулпы” ансамблен җитәкләдем, 2023 елдан директор булып эшли башладым. Мәдәният йортына халык бик теләп йөри, бәйрәмнәр үткәрелә. Читтән кайтучылар да, тирә-як авыллардан да киләләр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, атна саен яшьләр өчен дискотека оештырабыз. 30-40лап кеше җыела, рәхәтләнеп биеп-җырлап, күңел ачабыз. Ә кичатна көнне, өлкәнрәк яшьтәгеләр киләләр, алар монда элгәреге “аулак өй”ләрне хәтерләтеп, кич утыралар, кул эшләре белән шөгыльләнәләр. Кемдер чигә, бәйләүчесе, эрләүчесе, тегүчесе дә бар. Алар белән җырулар өйрәнәбез, онытылып барган йолаларны барлыйбыз. Хезмәтемне бик яратам. Авылда рәхәт, халык әйбәт, бигрәк тә ансамбльдәге түтиләргә рәхмәтлемен, алар нык булыша. Авылыбызда ике мәдәни проект эшли: “Бәхет сере” һәм “Әбиемнең алтын сандыгы”. Аларны әзерләр өчен гаиләләр, авыл халкы янына барып, видеоларга төшерәбез, социаль челтәрләр битләрендә туплап, күрсәтеп барабыз. Авылдан китәргә уйлаганым да юк, район, авыл җитәкчелегенең дә ярдәмнәрен тоеп, җиң сызганып эшләп ятабыз”, – дип сөйләде авылның патриоты.
“Чулпы” ансабленең барлыгы 15 солисты бар. “Күбесе инде өлкән яшьтәгеләр һәм озак еллардан бирле йөриләр. Ансамбль киемнәрен дә үз куллары белән әзерлиләр”,– дип сөйләп үтте сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина.
Китапханәдә – этностудия
Мәдәният йорты бинасында ук китапханә дә урнашкан. Анда 1986 елдан хәзерге көнгә кадәр Татарстан мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” күкрәк билгесенә ия Лидия Яковлева эшли. “Китапханәдә ел дәвамында балалар, яшьләр, өлкәннәр өчен төрле мәдәни, әдәби чаралар үткәрелә. Китапханәгә йөрүчеләр күп, бездә китап укырга яраталар, газета-журналларга да бергәләп күзәтү ясыйбыз. Халкыбыз традицияләрен өйрәнүгә, аларны барларга ярдәм итүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иҗади остаханә – “Ука Чачак” этностудиясе эшли. Милли киемнәр белән танышабыз, бәйләү, тегү, чигү дәресләре, мастер-класслар үткәрәбез. Кул эшләрен күргәзмәләрдә күрсәтәбез”,– диде Лидия Аркадьевна. Тамаксалар ясау буенча мастер-классларны авылның оста куллы түтие Мария Кузнецова үткәрә. “Вакыт булган саен китапханәгә киләм. Тамаксаларны ансамбль өчен дә бик күп ясадык инде. Әле түшлек ясарга тотынган идем. Өлкәннәр дә, балалар да килә. Элгәре әбиләрдән калганнарга карап, бергәләп өйрәнәбез”,– дип тамаксаларны күрсәтеп, аларның нинди материаллардан ясалуын аңлатып китте Мария түти.
Элгәредән калган мирас
Авылның актив түтиләреннән берсе булган Ольга Харитонова: “Колхозда эшләдем, аннан киткәч, 32 ел мәктәп ашханәсендә эшләп лаеклы ялга чыктым. Мәктәптә ул вакытта 500ләп бала белем ала иде. “Чулпы” ансамбленә күпме йөргәнемнең чутын да белмим, 25 ел гына бардыр. Ирем Николай Иванович белән ике малай, бер кыз үстердек. Балалар берсе дә читкә китмәде, район үзәгендә үз йортлары, үз гаиләләре белән гомер итәләр. Ирем юк инде, балалар, оныклар еш кайталар, барлык эшләрне дә бергәләп башкарабыз, бәйрәмнәрне җыйнаулашып үткәрәбез”, – дип, үзе чиккән әйберләрне күрсәтте. Андагы матурлык! Чигү белән ул бәләкәй вакытыннан ук шөгыльләнә икән. Күп кешегә бирнәлек тәре алъяпкычлары да, мендәр тышлыклары, сөлгеләр дә чигеп биргән. Үзенең ансамбльдәге киемнәрендәге бизәкләрне дә үзе чиккән. Ольга Харитоновада борынгыдан калган зиннәтле олы көмеш алкалар, беләзекләр дә бар.
“Әбиләребезнең нәселдән-нәселгә күчеп килә торган мирасын кадерләп саклыйбыз. Тамакса 1800 еллардагы булырга тиеш, көмеш беләзегем дә бик борынгы. Түгәрәк яулык та саклана. Ансамбльдә йөргәнгә, мин аларны чыгышлар ясаганда тагам. Алардан җылылык бөркелә. Әйтерсең, ниндидер серләр яшерелгән. Мондый бизәнү әйберләрен хәзер музейларда гына күреп була”, – диде.
Авылдан чыгып киткәч тә, авылның киң күңелле кешеләре, аларның традицияләргә җитди карашлары, тырышлыклыклары турында озак сөйләштек. Мәктәптә укучылар саны кимесә дә, авылда яшәүчеләр бар әле. Киләчәктә Керәшен Сәрдәсендә тормыш бүгенгедән дә шәбрәк гөрләсен иде дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев