Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы башкарылган эшләре турында сөйләде, киләсе елга планнары белән уртаклашты

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов үтеп киткән елда башкарылган эшләре турында сөйләде, яңа 2024 елга уй-ниятләре белән уртаклашты.

«Туганайлар»га язылдык
— Сүзне быел «Туганайлар»га язылу буенча шактый эшләгәнебезне әйтүдән башлыйм. Башка елларда 10га да тутырмаган булсак, быел 20дән артыграк та булды. Кызыктыргыч, мавыктыргыч газета, ничек язылмыйсың да, ничек укымыйсың инде?! Ә хәзер үзебезнең җирлектәге эшләргә, планнарга тукталыйк.

Керәшен Сәрдәсендә
—2023 елда үзара салым акчасын Керәшен Сәрдәсендә һәр кешедән 500әр сумнан җыйдык. Авылдагы 247 кешедән барлыгы 123 мең 500 сум акча җыелды — 100 процент! Ул хөкүмәт тарафыннан 4 мәртәбә арттырылгач, 617 мең 500 сум тәшкил итте.

Керәшен Сәрдәсендә җырга, моңга сусаган бай рухлы халык яшәгәнлектән, күмәк ял-күңел ачу урыннарын яңартырга тырыштык. Ябык сәхнәбез бар иде, ул замана таләпләренә туры килерлек булмагач, алыштырырга уйладык. Яңа сәхнәнең бәясе 367 мең 500 сумга төште. Калган акчага керәшен атрибутикалы банерлар ясаттык. Бәйрәмнәр вакытында аларны да кулланырбыз дип уйлыйм. Урам юлларын яңартуга 250 мең сум тотылды: Татарстан урамындагы — 140, Советлар урамындагы 40 метр юлга, шулай ук, күпер өстенә дә вак таш түшәлде. Күпер дә шул 40 метрлар тирәсе булыр. Быел Керәшен Сәрдәсендә юл проблемасын тулысынча хәл иттек, дип әйтә алабыз. Дөрес, алданрак салынган юлларның бераз начарлана төшкән урыннары да бар. Ә шулай да, теләсә кайсы вакытта җәяү дә, машина белән дә юлларыбызда бернинди тоткарлыксыз йөри алабыз. 

Үзара салым акчасына юл салуда авылыбыз егете, эшмәкәр Аркадий Волков ярдәм итте. Ул шушында эшләгән вакытта чишмәгә кадәрге 100 метр юлны каты таш белән түшәп тә бирде, аңа без чиксез рәхмәтле.

Яңа 2024 елда үзара салым җыюда Керәшен Сәрдәсендә инде 258 кеше катнашырга тиеш. Бер кешедән 500 сум исәбеннән җыелып, барлыгы 129 мең сум акча булачак. Һәм ул дәүләт тарафыннан арттырылса, 647 мең 500 сум күләмендә акча тупланыр, дип ышанабыз. Шул акчага 2024 елда һәйкәл территориясен төзекләндерү, билгесез солдат һәйкәлен, стеланы яңарту нияте бар. Һәйкәл янында Бөек Ватан сугышында катнашканнардан 102 кешенең исем-фамилиясе язылган мемориаль такта да урнаштырылган иде. Сугыштан исән-сау кайтып, шушы еллар эчендә арадан киткән ветераннар истәлеген дә мәңгеләштерергә — шул мемориал тактага аларның да исемнәрен язып куярга уйлыйбыз. Ил азатлыгы өчен гомерләрен жәлләмәгән авылдашларның, бабайларның исем-фамилиясен һәйкәл янына килгән, ул тирәдән үткән һәркем күрергә тиеш дип уйлыйм, чөнки Хәтер китабын кеше һәрвакыт ачып карамый. 

Көлкәмәрдә
Күршедә тагын бер кечкенә генә авыл — Көлкәмәр бар. 2023 елда андагы 63 кешедән үзара салымны 1000әр сумнан җыйдык (барлыгы 63 мең сум). Дәүләттән тиешле сумма өстәлгәч, 315 мең сум акча җыелды. 

2023тә җыелган акчаның 261 мең 500 сумы су трассасын ремонтлауга тотылды. Инде 2022 елда ук 74 мең сумга төшереп, гидрант куярга планлаштырган идек, ул вакытта куя алмадык. Ниһаять, яңа гидрантны урнаштырдык. Бер генә теләк: ул гидрант ничек куелган, шулай гына торсын, кулланырга гына язмасын. 

Үзара салым акчасының калган 127 мең 500 сумы — Көлкәмәрдәге начарланган юлны рәтләргә, салынып бетмәгән урыннарга яңасын салырга китте. Мәктәп урамында — 50, Түбән урамда 50 метр озынлыгында юл салдык. Шулай итеп, Көлкәмәр авылында да юллар тулысынча салынып бетте. 

2024 елда Көлкәмәрдә 68 кеше яши. Үзара салымны 500 сумнан җыя башладык. Бу акчага су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүне дәвам итәчәкбез. Скважинадагы насос суны 40 метр тирәнлектән күтәртә, аны 70-80 метрга кадәр тирәнәйтү мөмкинлегебез бар. Шуны көйләргә планлаштырабыз.

Ел авыр булса да...
2023 ел авыр елларның берсе булса да, без күп кенә бурычларны хәл итә алдык. Җирлек һәм авыл халкының үтенечләре дә игътибардан читтә калмады. Махсус хәрби операциядәге алты егеткә һәм гаиләләренә нинди генә ярдәм кирәк булса да, социаль челтәрдәге группалар аша халыкка мөрәҗәгать иттек. Анда да кыш җитте, егетләребезгә җылы киемнәр әзерләп озаттык, аны җыюны дәвам итәбез.

2023 ел хәрби операциядәге егетләребезнең берсе хезмәт иткән частька УАЗ машинасы илтүебез белән башланып киткән иде. Ул часть тагылар белән бүгенге көндә дә элемтәдә без. УАЗикны карап, буяп, ремонтлап торалар. Егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтү буенча районда күп нәрсәләр башкарыла, безнең дә читтә калырга хакыбыз да, теләгебез дә юк. «Ярдәм — янәшә» акциясе этаплары башланганда интернеттагы группалар аша хәбәр бирүгә үк, халык агыла. Яшь егетләр, кызлар — волонтерлар җыелган әйберне тартмаларга тутыралар, аннан соң район үзәгенә илтеп тапшырабыз. Егетләрнең күбесенә "именной посылка"лар да тыгабыз, барып җитәр дип ышанабыз.

Мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнашучы өч егетебез ялга кайтып киттеләр. Берсе әле каты яраланганнан соң Мәскәүдә реабилитация үтә. Егетләребезне үзләренә куелган бурычны үтәп кайтачакларына шикләнмибез.

Эш тә, бәйрәм дә...
Көндәлек эшне — кышын кар чистарту, җәй көне башкасы — бергәләп, киңәшләшеп эшлибез. Авыл чиркәве качларының төсе уңган иде, аны яңартуда яшьләребез зур активлык күрсәтте, үзләре вышка-баскыч табып, качларны яңарттылар. Чишмә янындагы территорияне, часовняны, купельне дә карап, тәртипкә китердек. "Чат"ларда язышып, киңәшләшеп бергә эшлибез. 

Майчабу, Тройсын шикелле бәйрәмнәр дә бездә күңелле уза.  «Сәярфест»ның 5нче юбилей сезонына 8 районнан төрле коллективлар катнашты. Казандагы Җәкәү йорты хезмәткәрләре белән киңәшләшеп оештырдык. Людмила Даниловна да «Сәярфест»та катнашып, үзенең тәкъдимнәрен җиткерде. Үз чыгышында, район башкарма комитетыннан Вадим Никитин да «Сәярфест»ыбызның дәвамлы булуын теләде. Җитәкчеләр шулай хуплап торганда, яшь коллективларны да җәлеп итеп, үз культурабызны үстерүгә өлеш кертербез.

Авыл җирлеге өчен зур вакыйгаларның берсе — муниципаль берәмлекләрнең Татарстан көнен уңаеннан оештырылган республика смотр-конкурсында безнең авыл җирлегебез диплом белән бүләкләнде. Социаль-икътисад үсештә ирешкән нәтиҗәләр өчен бирелгән бу диплом безгә яңа автомобильгә ия булу мөмкинлеге дә тудырды. Республика җитәкчеләренең безнең — авыл җирелекләре җитәкчеләре эшенең кирәклеген аңлап, транспортлы итүләре тагын да тырышыбрак эшләү бурычы өсти. 

Үз гаиләмдә
Гаиләмә килгәндә, өйдә хәзер хатыным Светлана белән икәү генә яшәсәк тә, балалар атна саен кайтып торгач, оныклар ямансуларга ирек бирми. 

Кызым, Питрәчнең 2нче мәктәбендә башлангыч классларны укытучы Алиса Николаева, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә керткән лаеклы өлеше һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Улым Василий Морозов ике ай элек Аксубай районының суд приставлары хезмәте җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Бик аз гына вакыт үтсә дә, ул үзен җаваплы җитәкче итеп танытып өлгергән һәм үзенә йөкләнгән җаваплы вазифаларны башкарудагы оперативлыгы, югары профессиональлеккә ия булганы өчен район муниципаль башлыгының Рәхмәтенә лаек булды.

Үзем биш балалы гаиләдә үстем, әле хәзер дә күмәк эшләрне туганнарым белән җыелышып эшләү гадәтебез бар. Ә авыл җирендә эш җитәрлек ул. Үзебезнең хуҗалыкта — ике сыер, бозау, үгез, тавыклар, казлар... Эшебез күп булуга карамастан, йорт-җирдәгесенә дә җитешергә кирәк. 

Хөкүмәтебезгә рәхмәт, язлыкта, җәйлектә сөт бәясе төшү сәбәпле сыер тоту файда китерми башлаган иде, инде яңадан сөткә бәяләр арткач, алга таба да терлек асрау мөмкин. Сауган сөтне көн дә килеп, җыеп алып китәләр. Авыл кешесе өчен анысы да яхшы.

Моннан тыш, йортның тирә-ягын матур итү максатыннан, алданрак утырткан юкәләр, чыршылар, каеннар матур гына үсеп китте, әле тагын 17 төп туя агачы утырттык. Мөмкинлек булса, өй тирәсен әйләндереп, туя утыртып чыгарга телим. Хатыным Светлана чәчәкләр ярата, шуңа да өй каршындагы бакчаны тулысынча чәчәкләр алып тора. Өй гөлләре үстерү белән дә мавыга, ялгышмасам, йөзләп гөле бар. Боларның барысын да көн дә яшь баладай тәрбияләп, карап торырга кирәк. Светлана үзе иң мәрхәмәтле эштә — авылдагы өлкән яшьтәге кешеләрне карый.

Көндәлек тормыш шулай сизелмичә үтә дә китә. Әле генә яз, әле генә җәй һәм көз иде, инде менә кыш та килеп җитте. Сизми калырбыз, язы да килер. Авылда һәрбер эшебезгә сокланып, куанып яшибез.

Яңа елга — ак теләк белән
Әле генә башланган иде, 2023 ел да инде тарих кына булып кала. 

Тырыш, хезмәт сөюче, җыр-моң яратучы һәм кул эшенә оста авылдашларыма сокланам. Эшләр күп, ә планнар аңа караганда да күбрәк. Аларның барысын да тормышка ашыру үзебезгә бәйле. Кечкенә авылларда үзара салым акчасының күмәк проблемаларны хәл итүдә бердәнбер чара икәнен аңлап, 2024 елда барлык кешеләр дә үзара салымны җыюда актив катнашыр дип ышанабыз.

2024 елда тормышыбызда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар һәм куанычлы мизгелләр күп булсын иде. Һәрберебезгә тынычлык, мәхәббәт һәм иминлек, бәхет һәм шатлык, сәламәтлек һәм уңышлар телим. Тормыштан ямь-тәм табып, якыннарыбызны кадерләп һәм үзебез дә кадерле булып яшәргә язсын. Күкләребез аяз, гаиләләребез тулы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев