Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен кызы Алина Мәскәүне фольклор белән яулады

Керәшен җырулы видеоны күргәч, күптәнге танышым Галина Кузьмина өедер дип уйлаган идем, ялгышмаганмын.

Ә керәшен җыруын башкаручыны Мәскәүдә яшәүче Алина Лукьянова диделәр. Ул Галинага туган тиешле, төгәле, бертуганының оныгы була. Галинаның йорты элгәреге керәшен өен хәтерләтеп бизәлгән: сугулы бистәрләр, чигүле мендәр тышлары, карават япмалары...

 

Алты яшеннән ансамбльдә җырлый

Алина үзе Түбән Кама шәһәрендә туып-үссә дә, җәйләре әнисе Валентина Иванованың (кыз фамилиясе Золотова) туган авылы Келәтледә үткән. Келәтле чишмәләре суын эчеп, тауларына менеп йөргән Алиналар янына ерак Мәскәү малае Адель дә кушыла. Аның әнисе Галина Романова Мәскәүдә яшәсә дә, шушы Келәтле кызы була. Шуңа да җәй айларына улын авылга кайтара. Бәләкәй Алина белән аннан бер генә яшь олы Адель гел бергә уйныйлар, бергә йөриләр. Ул чакта әле алар үсеп буй җиткәч, гаилә тормышы юлыннан үзләренең бергә атлаячакларын уйларына да китермиләр.

Түбән Кама шәһәренең стоматология поликлинкасында хуҗалык мөдире булып эшләүче Валентина Алексеевна кызының җырларга яратуын күреп, аның бу сәләтен үстерергә кирәк дигән бик тә дөрес фикергә килә. Алты яшьлек Алинаны Пионерлар йортына алып килә. “Веселый карагод” җитәкчесе Надежда Еникеева бәләкәй кызны җырлатып карый да, фольклор ансамбленә ала.

Җиде яше тулгач, Алина 6нчы мәктәпкә укырга керә, анда укыганда да, 25нче гимназиягә күчкәч тә, ансамбльгә йөрүен дәвам итә. “12-14 яшьләр тирәсендә чакта, Туниска барып та чыгыш ясап кайттылар. Алинада җыруга осталык – әтисе ягыннан, каенанам Думыйдан күчкәндер. Ул 1992 елны, 64 яшендә китте. Үз әнием Евдокия дә матур җырлый иде. Әни 1940 елгы иде, ул күрше Ключ Труда поселогы кызы булган. Аны да өч ел элек югалттык. Менә шул әбиләре шикелле, Алина да керәшен җыруларының җанын тоеп, тәмен белеп җырлый”, – дип сөйләде Валентина Алексеевна.

Мәскәүдә – керәшен куличе

25че гимназияне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган кыз Казанда мәдәният институтында укырга тели. Керү имтиханнарын “5”кә биреп, бюджет төркеменә эләгү бәхетенә ирешә. Ул вокал буенча танылган җырчы Венера Ганиева классында укый. Мәдәният институты студенты булган елларда үзенең бер дус кызы белән “Архаика”дуэты оештырып та җырлап йөриләр.

2010 елда үзенең сөйгән егете Адель Лукьяновка кияүгә чыккач, Алина Мәскәүдә яши башлый. Бу керәшен яшьләре гаиләсендә ике малай үсә: 2011елда дөньяга килгән Глеб һәм аннан сигез яшькә бәләкәйрәк Гордей.

Әле быел, Олы көнгә туры китереп, малайларның җырак әбиләре Валентина, үзенең сеңелесе Алиса белән, Мәскәүгә кунакка барган.

Пасханы зурлап билгеләп үткәннәр: кулич пешергәннәр, күкәй манганнар. Олы көн күкәйләрен матур итеп ману – анысын Алина беркемгә дә ышанып тапшырмаган. Әнисенең һәм Алиса тутасының Мәскәү күрү өчен Пасхага турылап килүләре юкка түгел, үзләре әзерләгән бәйрәм сыйларыннан сыгылып торган табында, барысы бергәләп, Олы көнне керәшенчә бәйрәм иткәннәр. Берьюлы, Алиналарны яңа квартирлары белән дә котлаганнар.

 

Халык фольклор ансамбле

Алинаның халык җырларына, фольклорга мәхәббәте илебез башкаласында рус халык фольклор ансамбле оештыруга этәргеч бирә. Олы уллары Глебка биш яшь тирәсе булганда ул “Млада” ансамбленә җырчылар җыя, үзе үк җитәкчелек тә итә. Алина Лукьянованың “Млада” рус халык җыр ансамблендә унбер җырчы бар. Алина үзе Ленинский шәһәр округының Володарское поселогындагы “Ладыгино” мәдәният йортында эшли. Узган көзне йөз ун коллектив арасыннан бары тик унысына гына “халык ансамбле” исеме бирелгән. Шул унның берсе – Алинаның “Млада”сы.

Ансамбльгә репертуар сайлау белән беррәттән, сәхнә киемнәренең эскизларына кадәр Алина үзе ясый. Халык җырларын замана кешесе кабул итәрлек һәм шул ук вакытта сәнгать югарылыгында җиткерү күп көч һәм тырышлык таләп итә. Хәзерге вакытта “Млада” репертуарында сиксәнгә якын җыр – рус халык җырлары, лирик, тарихи җырлар, композиторлар әсәрләре бар. Төрле һөнәр ияләреннән торган ансамбль – Мәскәү өлкәсенең энҗесенә тиң. Аларны зур бәйрәмнәргә, концертларга һәрвакыт чакыралар. “Мәскәү язы – A Cappella” фестивалендә катнашып, призга лаек булганнар. Үткән ел, Россия көне уңаеннан, 12 июньдә алар Володарск поселогында, Видное шәһәрендә һәм могҗиза тудыручы изге Николай храмы янында оештырылган “Троица” фестивалендә чыгыш ясарга өлгергәннәр.

“Млада”ның бу уңышларында, әлбәттә, ансамбль җитәкчесе Алина Геннадьевнаның хезмәте зур. Мәскәү өлкәсе мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан бу язда уздырылган тантанада Алина Лукьянова Мактау грамотасы һәм кул сәгате белән бүләкләнгән.

Питрау җиткәндә

Татарстаннан, сабый чагы үткән керәшен авылы Келәтледән еракта яшәсә дә, Алина җәйнең иң ямьле чагында Түбән Камага кайтырга тырыша. Гадәттә, ул Питрау бәйрәме тирәләре була. Чирәмле хәтере яланаяклы кызның эзләрен саклаган сукмаклардан үтә, чишмәләр янында тукталып, тәменә кадәр сагындырган көмеш суын учларына алып эчә. Келәтленең үз җанына якын булган Питрау мәйданына бара. Ә анда – таныш йөзләр, җыру, бию, ярышлар. Аның кайтканын белеп алсалар, мәйдан түрендәге сәхнәгә чакыралар. Ел буе күңелендә тибрәнгән, сагындырган керәшен көйләре агыла:

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән килдек без.

Ак калфакның табылган чагы,

Туганнарның сагынган чагы.

Бар мәйдан Алинаны тыңлый. Күңел төпкеленнән ургылган моңы Питрау мәйданыннан күтәрелеп, тауларга сарылып үтә дә, авыл өстенә тарала. Ул да түгел, инде Алина үзенең әбиләре Думый белән Евдокияне күз алдыан китерә дә, Келәтленең авыл көен суза...

Мирас кадере

Лаеклы ялдагы Валентина Алексеевна белән оешмаларның берсендә монтажник булып эшләүче Геннадий Ильич Ивановлар, бер караганда, әллә кайчан шәһәр кешеләре инде. Кызлары Алина Мәскәү ягын сайласа, уллары Илья гаиләсе белән Түбән Камада төпләнгән. Ә шулай да кул сузымындагы Келәтледән дә аерылганнары юк. Авыл аларны үзенә күренмәс җепләре, хатирәләр, нәсел мирасы белән бәйли.

Кадерле мирас итеп, Ивановлар гаиләсендә саклана торган 150 еллык яулык бар. Валентинаның әтисе Алексей яклап әбиләрдән калган ул яулык. Заманында аны Алексейның әнисе Александра түтинең әбисе Евдокия башына япкан булган.

Шундый кадерле нәсел истәлекләреннән әле мәләнчекләре дә бар. Ул мәләнчекләрнең берсе – Александра әбинеке, ә икенчесе – Александра әбинең каенанасы Татыйныкы.

 

Алинаның зур хыялы

Кием-салым гына түгел, халыкның үз җырулары да шундый ук кадерле мирас бит инде. Рус халык фольклорын үстерүгә зур көч куючы керәшен кызы Алинаның үз якыннарыннан башкаларга әле сиздермәгән бер зур хыялы бар: Мәскәү өлкәсендә керәшен халык фольклор ансамблен оештыру. Керәшен җыруларын, керәшен көйләрен бәләкәйдән ишетеп, үзе дә җырлап үскән Алина ул хыялын тормышка ашырмый калмас.

Сәхнәгә ул, мөгаен, ничәмә-ничәнче буын әбиләреннән мирас булып үзенә күчкән мәләнчекне киеп, 150 еллык яулыкны да ябып чыгар. Керәшен күлмәге дә хан заманында ук кайсыдыр әбисе әзерләгән киндер тукымадан булыр. Анысының фасонын элгәреге күлмәкләрдән карап, заманча үзгәрешләр кертеп, Алина үзе ясар.

Ә аның өчен, башта әле, керәшен җыруларын, биюләрен яратучы үзешчәннәрне табып, Мәскәү төбәгендә керәшен фольклор ансамблен оештырырга кирәк. Иң мөһиме, Алина Лукьянованың хыялы, максаты бар. Шулай булгач, ил күләмендәге бәйрәмнәрдә киләчәктә Келәтле көйләре дә яңгырар, яңгырамый калмас...

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев