Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен айлыклары башлана

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең 2021 елда башланган «Җакын дуслар җыелышкач» проекты дәвам итә.

Аны 1 октябрьдә Алексеевск районы керәшеннәре үз якларының йолалары, җыру-биюләре, танылган кешеләре белән таныштырудан башлап җибәрә. Зур концерт күрсәтү дә планлаштырыла. 13 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортындагы «Покрау чыңы» да Алексеевск керәшеннәре катнашында үтәчәк. Красный Баран авылы тарихы, «Бәрәнҗәр» фольклор ансамле, туй йолалары — барысы да халыкның исендә калырлык итеп җиткереләчәк. Октябрь ае дәвамында мәдәни үзәктәге музей бүлмәсендә Алексеевск ягы керәшеннәре көнкүрешен чагылдырган экспонатлар күргәзмәсен барып карарга була. Алексеевск ягы керәшеннәре айлыгы, традиция буенча, Җәкәү йортында «Җакын дуслар җыелышкач» дигән концерт белән төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев