Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен әбиләре япкан «дарай яулык» нинди булган?

Мамадыш районы Колышчы авылы музеенда саклана торган «дарай яулык» турында Валентина Максимова аңлатты.

Керәшеннәр затлы һәм кыйммәтле ефәкне "дарай" дигәннәр. Шуннан чыгып, куе кызыл төстәге ефәк, чуклы яулыкларны дарай яулык дип атаганнар.

– Музеебызда бик тә затлы ефәк яулык саклана. Мондый ефәк яулыкларны безнең әбиләр ,"дарай яулык", дип йөрткәннәр. Үзеннән чыккан матур бизәкләренә өстәп, әле дүрт почмагына матур итеп чигеп тә куйганнар. Бизәкләрне сугып ясаган вариантлар да бар, –  дип сөйләде Валентина Максимова. 

Мондый яулыкларны бик кадерләп тотканнар, шуңа да карамастан, урта өлеше "сынган", әмма ертылмаган. Әлеге затлы "дарай яулык"ны бәйрәмнәргә, туйларга гына бөкләп бәйләмичә, ябынып кына йөргәннәр.

Кайчандыр Колышчы авылы сылуы Марҗүкның иңендә йөргән әлеге яулык бүген авыл музеенда саклана, - ди Валентина Максимова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев