Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күңеле нечкә, холкы нык

Мамадыш төбәгендә аны белмәгән кеше сирәктер. Сәхнәдән күңелләрне актарып чыгарырлык моңлы җырлар сузучы, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче, матур картиналар чигүче Светлана Сабирова үзенең күркәм юбилеен каршылый. Соңгы елларда Светлана шигырьләр дә иҗат итә. Үзенең иҗатын ул күбрәк сөекле кызына - гомере автомобиль катастрофасында вакытсыз өзелгән, "Бәрмәнчек" ансамбленең талантлы җырчысы Диана Мишкинага...

Мамадыш төбәгендә аны белмәгән кеше сирәктер. Сәхнәдән күңелләрне актарып чыгарырлык моңлы җырлар сузучы, тәмле-тәмле ризыклар пешерүче, матур картиналар чигүче Светлана Сабирова үзенең күркәм юбилеен каршылый. Соңгы елларда Светлана шигырьләр дә иҗат итә. Үзенең иҗатын ул күбрәк сөекле кызына - гомере автомобиль катастрофасында вакытсыз өзелгән, "Бәрмәнчек" ансамбленең талантлы җырчысы Диана Мишкинага багышлый.

Талпынам яшәргә ничек тә,

Очарга иде дә читлектән,

Канатым ярасы төзәлми,

Сызлана күңелем китектән,

- дип язып куйган ул социаль челтәрдәге битендә үзенең кичерешләре турында.

Ана күңеле кабул итә алмаслык коточкыч югалтуны ничек кенә авыр кичерсә дә, Светлана кул кушырып, төшенкелеккә бирелеп утыручылардан түгел. Баласының истәлеген саклау, иртә кабынып, вакытсыз сүнгән талантлы йолдызчыгының иҗатын мәңгеләштерү теләге Светлананы алга, яңа инициативаларга этәрде. Менә берничә ел инде Мамадыш шәһәрендә Диана Мишкина истәлегенә багышланган яшь башкаручылар региональ фестивале уза. Әлеге фестиваль яңа йолдызчыклар кабызырга өлгерде инде. Шулай итеп, әнисе Диананың эшен дәвам итә, кызына багышлап, яшь талантларга дөньяга чыгарга булыша, ярдәм итә, кул суза. Бу гамәле Светланага яшәргә көч бирә. Үзенең бар талантын, ярату хисен улы Рәмискә багышлый ул хәзер. Беренче фестивальләрдә апасына багышланган конкурсларда катнашучы гына булса, узган ел Рәмис лауреат исеменә лаек булды. Димәк, Мамадышта тагын бер йолдызчык кабынды, дигән сүз.

- Светлана Александровна һәрчак безнең белән элемтәдә тора, шатлыкларыбызны бүлешә, Диананың якты истәлеген саклый, - ди "Бәрмәнчек" ансамбле директоры Артур Поляков. - Сез җырлаганда, күңелем юана, сездән көч алам, ди ул безгә. Үзе дә безгә дәрт биреп тора. Без аны бөтен коллектив исеменнән олы юбилее белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, яшәү дәрте телибез. Үзенең көчле характеры, таланты, ихтыяры белән ул безгә үрнәк.

Ис-акыл китәрлек уйланып карасаң.

Вакыты, минуты һәркемнең саналган.

Як-якка каранып үткәрмик мизгелне,

Хәтердә калдырыйк атлаган һәр эзне...

- дип яза Светлана.

Як-якка каранып үткәрми ул гомерен, үзенең юлын, юнәлешен бик яхшы белә, һәр изге гамәле, эшләгән эше, атлаган эзе хәтердә калырлык.

Туган көнегез белән, Светлана Александровна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев