Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Келәтле егете Алексей — көчле Дәвернекеләр нәселеннән

Түбән Кама ягындагы Келәтленең Дәвер Әндрее улы Алексей Лаврентьев халык ихтирамына лаек гомер кичерә. Заманында Келәтле авылының Питрау мәйданындагы ярышларны оештырып йөри иде ул.

Келәтле Питравында

Үләннән аз гына калкурак балалардан башлап, зур малайлар тезелгән озын чират азагына җиткәнче шактый вакыт кирәк. Ә Алексей Андреевич озын гәүдәсе белән җиргә кадәр диярлек иелеп һәм олылар көрәшендәгечә зур җитдилек белән, малайларга сөлгене дөрес тотарга, көндәшен җирдән дөрес күтәреп алып аркасына салырга өйрәтә. Андагы сабырлыкка, андагы осталыкка гаҗәпләнүче бер мин генә булмаганмындыр ул елларда. Яшь чагында авыл Сабантуйларында, гәүдәсе зурлыгына карап, ныклы ирләрне үзенә каршы чыгара башлагач кына көрәшүдән туктаган Алексей өчен бу төр ярыш аеруча якын булган, күрәсең. Малайлар көрәше бетүгә, капчык сугышы башлана. Анысында инде бала-чагадан алып яшьләр дә, өлкәннәр дә катнаша. Артыграк кәефләнеп алучыларга ипләп кенә аңлатырга, кайчак "агач ат«ны кочкан килеш баштүбән әйләнгәннәре җиргә егылудан курыкканда булышырга да туры килә.

Келәтле Питрауларының берсендә Түбән Кама районы администрациясенең ул чагындагы башлыгы Илсур Метшин, үз авылы өчен тырышып йөрүче Алексей Лаврентьевка Рәхмәт хаты тапшырды. Ул хатта «Шәһәр һәм район администрациясе, керәшеннәрнең традицияләрен яңартуга зур өлеш кертүегез һәм шәһәрнең иҗтимагый тормышында катнашуыгыз өчен, Сезгә зур рәхмәт белдерә» дигән юллар да бар иде. Алексейга кушылып, бу сүзләрне тыңлаган мәйдан шатланды, гөр килде.

Авылдашлары дигәндә

Келәтлене яшәтү өчен зур тырышлык куючы бертуган Муллиннар Питрау бәйрәме мәйданнарында гына түгел, ә авылдагы эшләрдә дә Алексей Лаврентьевны ышанычлы ярдәмче дип санадылар, киңәш-табыш иткәндә дә аның сүзләренә гел колак салдылар. Хәзер дә шулай. 

«Медтехника»ның генераль директоры Геннадий Николаевич үзләренең Келәтле авылында нәрсәдер эшләргә җыенсалар, әле һаман да Алексей Андреевичка дәшә. «Ышанычлы дәдәебез ул. Олы кеше киңәше кирәк булганда да шалтыратам. Шунда ук килеп җитә. Киңәш тә бирә, ярдәм дә итә. Авыл җирлеге депутаты булганда да халык өчен күп эшләде. Шуңа да авыл кешесе, берәр проблемасы булса, Алексей дәдәйне чакырырга гадәтләнгән, — дип сөйләде ул. — Хәзер дә олы яшьтәгеләрнең хәлен белеп тора. Зиратны да, чишмә буйларын да караштыра. Берәр эштә булышучы кирәк булса да, сүз тыңлаучан икәнен белеп, аңа әйтәләр. Утын да төяшә, печән дә алып кайтыша ул. Тормышта үлем-китемсез дә булмый, ул вакытта да Алексей дәдәйне искә төшерәләр. Кабер казырга кирәкме, башка ярдәмме — аның үз эшен читкә куеп торып ярдәм итәсен беләләр». 

Себердә дә эшләгән

Алексей Оренбургта ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. Алар, сак ротасындагылар, бер атна постта торалар, бер атналары казармада үтә. Аннан кайткач, ул «киповец» белгечлегенә укый һәм Себер якларына китә. Ямал-Ненец округында газ торбаларын монтажлауда эшли. 1976 елны «Сибкомплектмонтаж» берләшмәсенең 3нче ПМК слесарь-монтажнигы Алексей Лаврентьев, социалистик йөкләмәләрне үтәгәне өчен, Мактау грамотасына ия була. Эшендә дәрәҗәле булса да, туган якны сагынуы аны кабат Келәтлегә алып кайта. Ул авыл янәшәсендәге химкомбинатның («Нижнекамснефтехим») автотранспорт идарәсендә автомобиль ремонтлаучы слесарь булып эшли башлый. Дәвернекеләр дәвамчысы монда да үз эшенең остасы булып таныла. Аңа, югары һөнәри осталыгы өчен, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырыла.

«Татарстан төзелүгә — 90 ел» медале иясе Алексей Лаврентьев инде лаеклы ялда. Хатыны, Мөслим районы кызы Фатыйма белән алар Түбән Кама шәһәрендә оныклар үстерешеп, җәйләрен Келәтледәге төп йортка да кайтып йөриләр. Олы кызлары Эльвира — ТАИФта экономист, ә кечесе Альбина — дәваханәнең травматология бүлегендә операция шәфкать туташы. 

Дәвернекеләр

Алексейның әтисе Андрей үзе11 балалы Лаврентий гаиләсендәге малайларның берсе була. Авылда аны Дәвер Әндрее дип йөртәләр. Дәвернекеләр гайрәтле була. Андрейның бертуган дәдәе, тегермәнче Федор (1900 елгы) ат кадәр атны күтәрә. Берсендә, он тарттырырга килүчеләр, моның көченә ышанмыйча, бәхәсләшергә тотыналар. Арадан берсе, «әгәр күтәрә алсаң, атны үзеңә бирәм» дип ычкындыра. Кешенең атны күтәрә алуы мөмкин түгел. Җегәрле Федор ике уйлап тормый, атның корсак астына керә дә, аны иңнәре белән күтәрә. Атны күтәргән килеш үзенең шул тегермән янындагы өенә таба атлап китә. Телен тешләрдәй булган теге ир, ялына-ялына, атын кире ала. Федорны бер капчык он белән бәхилләтә ул (заманы өчен анысы да байлык). Актүбә авылы кызына өйләнгән Федор, бәхет эзләп, Пермь якларына китә, шунда көн кичерә. 

Андрей үзе дә көчле булган, мәйдан тоткан көрәшче, әмма имгәнеп, хәтта сугышка да яраксыз булып калган. Сугыш чорында бригадир булган. Дәвер Әндреенең кырыс чорда да кешеләрне кызгана белүен, гадел булуын авылда гел искә алып сөйлиләр. Ул җиләк-җимеш үстерергә, киез итек басарга оста була. Хатыны, Наталья Васильевна да ялган сөйләгәнне бер дә яратмый. Наткук белән Андрей дүрт балаларын да эшчән, кешелекле итеп үстерәләр. Алексей — уртанчы уллары. Ул 1943 елда туган игезәкләр Петр белән Николайдан соң җиде ел үткәч дөньяга килә. Төпчекләре Володя арада юк инде. Ә Келәтледәге төп йортка ун ел элек вафат булган Николайның хатыны белән улы һәм, шулай ук, Алексей белән Фатыйма кайтып йөриләр. 

Дәвер Әндреенең уртанчы улы, Келәтленең ак дәдәе Алексейның шәһәрдәге кунакчыл квартирында шактый озак гәпләшеп утырдык ул көнне. Ә язмага нокта куеп, бер генә теләк җиткерәм. Гайрәтле, кешелекле Дәвернекләрнең хәзерге нәселенә дә Келәтледәге төп йортта керәшеннең үз йола-гадәтләрен, үз тормыш тәртибен саклап һәм туганлык кадерен белеп яшәргә язсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев