Казанда Марс Макаровны искә алу кичәсе узачак
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәшһүр баянчы, композитор Марс Макаров истәлегенә, тууына 85 ел тулу уңаеннан «Юксындырсаң, нишләрмен?» дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак.
Концерт Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, керәшеннәрнең «Бермянчек» дәүләт фольклор ансамбле солистлары, композиторның хезмәттәшләре һәм иҗатташ дуслары катнашында узачак.
30 октябрь, башлана 18:00 (Казан шәһәре, Худяков урамы, 11 йорт).
Барчагызны да асыл карендәшебезне искә алу кичәсендә көтеп калабыз
* * *
Марс Макаров Андреевич 1939 елның 28 октябрендә, Билəр (хəзерге Нурлат) районының Чурабатыр авылында туа. Баянист, композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
1962 нче елда Казан музыка училищесын тәмамлый һәм Татар дəүлəт җыр һəм бию ансамблендə эшли башлый. 1968 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә, 1977 елдан Башкорт дәүләт филармониясендә, 1978 елдан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында концертмейстер булып эшли. 1982 елдан Казан шәһәре 18 нче номерлы сәнгать мәктәбендә укыта.
Марс Макаров - инструменталь әсәрләр, хор өчен язылган әсәрләр, баян өчен аранжировкалар, җырлар авторы. Иң танылган җырлары: Х.Туфан сүзләренә «Агыла да болыт агыла…», «Киек казлар», «Юксындырсаң, нишләрмен?», К.Булатова сүзләренә «Кыңгырау чәчәкләре», З.Насыйбуллин сүзләренә «Кара шәле килә сөйрәлеп», Г.Афзал сүзләренә «Татарстан таңнары», Г.Зәйнашева сүзләренә «Минем иркәм биюче», Р.Гатауллин сүзләренә «Язгы ташу», И.Юзеев сүзләренә «Төнбоеклар», А.Абдуллин сүзләренә «Мәк чәчәге», Ф.Яруллин сүзләренә «Тормыштан суынма син» һ.б.
Марс Андреевич - үзен шигърият мәйданында да сынаган кеше. Аның шигырьләре тирән мәгънәле, фәлсәфи.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев