Казанда Бөтенроссия «Герой керәшеннәр: фронттагы һәм тылдагы батырлыклар» дигән фәнни-гамәли конференциясе узды
25 апрель көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә фәнни-гамәли конференция узды. Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасы белән берлектә, шушы мәдәни үзәк тарафыннан оештырылган конференция Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышланган.
Анда турыдан-туры һәм интернет ярдәмендә онлайн, ягъни читтән торып катнашучыларны, иң элек, җитәкчеләр сәламләп үтте. Аерым алганда, Татарстан Рәисе департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе баш киңәшчесе Дмитрий Шипков; Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе II ранг капитаны Валентин Атласов; Чистай районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, отставкадагы полковник Алексей Ефимов; Алексеевск районы благочиные, настоятель Павел Чурашов һәм республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова чыгыш ясады. Алар, гомуми алганда, тарихи хәтерне саклау, тарихи дөреслекне өйрәнү һәм киләчәккә тапшыру максатыннан, мондый фәнни җыеннарның зур әһәмияткә ия булуына тукталдылар.
Җәкәү йортыннан «Тумар» ансамбле кызларының, бу мәдәни үзәк белгече Павел Александровның һәм, шулай ук, Амелия Феофанованың башкарган җырлары да конференция темасына туры килеп тора иде.
Конференцияне Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре, мәдәни үзәк белгече, Лилия Мөхәммәдиева алып барды. Ул үзебезнең республика, Мәскәү, Чиләбе һәм Башкортстаннан барлыгы 50дән артык кешенең катнашырга теләк белдергәнен, шулар арасыннан 20сеннән артыгына сүз биреләчәген искәртеп китте.
Конференциядә Елизавета Цыганова (Чистай шәһәренең 2нче гимназия укытучысы) — Бөек Ватан сугышы батыры Петр Новиковның; Нина Фадеева (Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры) — Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның; Елизавета Кирушина (Мамадыш районының Албай мәктәбе укытучысы) — үз авылларыннан чыккан Советлар Союзы Геройлары Михаил Москвин, Иван Максимов, Георгий Смирновның; Ольга Афонова (Түбән Кама шәһәре) армия генералы Алексей Антоновның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр.
Людмила Белоусованың архив документларына нигезләнгән чыгышы үз бабасы Иван Тимашевның әсирлекне, партизан хәрәкәтендәге батырлыкларын үз эченә алган сугышчан юлына, язмышына багышланган иде.
Анастасия Шәймәрданова да (Лаеш районының Усад авылы) өч сугышта катнашкан бабасы Куприян Ермаковның тормышы, фронт юллары турында доклад ясады.
Әби-бабайларының фидакарьлеге турында чыгыш ясаучылар арасыннан Надежда Токранованың (Яшел Үзән районының В. Карпов исемендәге лицей укытучысы) сугыш чорында үз әбисенең тылдагы батырлыкка тиң хезмәте турында күз яшьләре аша сөйләвен тетрәнеп тыңладык.
Түбән Кама шәһәренең 38нче лицеенда белем алучы Ирада Хәйретдинова (фәнни эш җитәкчесе — тарих укытучысы Ксения Лукавченко) үзенең Сарман ягыннан булган карт бабае, балачагы сугыш чорына туры килгән Демьян Малов турында онлайн рәвештә сөйләп үтте.
Онлайн чыгыш ясаучылардан Тамара Бургучева (Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районындагы Остроленск поселогы музее җитәкчесе); Иван Севастьянов (Мәскәү шәһәренең Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты); Гөлнур Бородина (Менделеевск шәһәре, тарих укытучысы); Зоя Николаева (Кукмара районы, Югары Чура авылы, тәрбияче) һәм Лидия Голубева (Яр Чаллы шәһәре) чыгышыларыннан да аларның үзләре алган теманы фәнни яктан ачуга зур көч куйганнары аңлашыла иде.
Марина Гибадулина (Кукмара районындагы Югары Чура мәктәбенең тарих укытучысы) үз авыл җирлекләренең ир-егетләре мисалында Әфган сугышы турында сөйләде.
Радий Харитонов (Зәй районының Сарсаз Баграж мәктәбе укытучысы) үз әтисенең сугышчан һәм тормыш юлына кыскача гына тукталды.
Мамадыш районыннан төбәк тарихын өйрәнүче Рәйсә Муллахмәтова чыгышы исә бүгенге тыныч тормыш фидакарьләреннән Кама урман хуҗалыгы лесничие Сергей Сапурин хезмәте турында иде.
Татарстан фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Хәлим Абдуллинның фәнни хезмәте «Севастопольне саклаган өчен» медаленә лаек булган керәшеннәргә багышланган иде.
Конференция иртәдән кичкә кадәр барса да, күңел мондый чыгышларга сусагангамы, вакыт ягыннан чикләнгәнрәк булып тоелды. Шуңа да ул бер көндә генә тәмамланмыйча, ике көн дәвам итсә, отышлы булыр иде.
Галим Рафис Шәймәрданов та, конференциянең яшь буынга тәрбия бирү ягыннан бәяләп бетергесез әһәмияткә ия булуына басым ясады, үз тәкъдимнәрен дә җиткерде. «Керәшеннәр тарихы белән кызыксынган кеше буларак, миңа VI гасырдан башлап керәшеннәрнең әле безнең Каспий буендагы дәүләттә дә булганнары билгеле. Тарихның ул катламнары әлегә өйрәнелмәгән. Кешелек тарихын алсак, бер генә көн дә сугышсыз торылмаган... Әле без бүген XX һәм XXI гасырлар турында гына сүз алып барабыз... Чыгышларны рәхәтләнеп тыңладым. Үзебезне барлап утырабыз — безнең бабайлар бит алар. Конференция шәп узды, оештыручыларга, ераклардан якын итеп килеп чыгыш ясаучыларга, нотык сөйләүчеләргә рәхмәт. Бу чыгышларыгыз киләчәк буыннарга кирәк. Мондый конференцияләр мәктәпләрдә дә уздырылырга тиеш — барлык укучылар катнашында! Тыңласыннар, башларына нәрсә дә булса кереп калыр. Балаларга яшь чагында сеңдермәсәң, соң була, шуның өчен теләгем: мондый фәнни җыеннарга яш буынга эндәшергә кирәк. Тыңлап үссәләр, күңелләренә оеткы салыныр, ишетеп үсмәсәләр, мирасны санламаячаклар. Онытмыйк, мирасны чәчсәң, җыеп булмаячак», — дип үз фикере белән уртаклашты галим Рафис әфәнде.
Чыннан да, конференциядә бик җитди һәм тарихи гаделлекне торгызу ягыннан җәмгыять өчен мөһим мәсьәләләр каралды. Чыгыш ясаучыларның үзләре алынган теманы, мөмкин кадәр ачарга омтылганнары, Беренче бөтендөнья сугышыннан башлап, илебез тарихындагы барлык сугышларны да колачларга һәм ул яуларда керәшеннәрдән чыккан каһарманнар батырлыгын, рәсми чыганаклардан алынган мәгълүматларга нигезләнеп дәлилләргә тырышканнары күренеп тора.
Мондый конференцияләрдә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, балаларга белем (һәм дөрес тәрбия бирүче!) бирүче педагоглар, тарих фәне укытучылары, тәрбиячеләр һәм өлкән класс укучылары да булырга тиештер. Һәрбер чыгышның — бигрәк тә бүгенге вазгыятьтә — патриотик тәрбия бирүдә һәм Ватаныбыз белән горурлану хисләре уятуда зур тәэсир көченә ия булганын исәпкә алсак, бу конференция Татарстан күләмендә һәм зур залларда уздырылырга лаек.
Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең республика һәм ил күләмендә зур әһәмияткә ия мондый башлангычлары аз түгел. Бары тик мәгариф һәм мәдәният тармакларындагы җаваплы белгечләрнең, җитәкчеләрнең вакытында күреп алулары һәм үз эшләрендә кулланулары зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев