Казан укучылары Бурятиядә керәшен культурасы буенча фәнни эзләнү эшен якладылар
26-30 ноябрьдә Бурятиянең башкаласы Улан-Удэда халыкара VII «Найрамдалай дугы»—»Дорога дружбы» милли культуралар фестивале узды.
Халыкара VII «Найрамдалай дугы» — «Дорога дружбы»милли культуралар фестивале үзенә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Тыва, Саха-Якутия республикаларыннан, Забайкалье краеннан, Иркутскидан барлыгы 900 кешене җыйган. Фестиваль Гаилә елы уңаеннан уздырылды. Фәнни-гамәли конференциядә мәктәп укучылары үзләренең эзләнү-тикшеренү эшләрен якладылар.
Анда Казанның күп профильле 187нче лицееннан Ләйсән Абакаева җитәкчелегендәге «Заман» фольклор ансамбле катнашкан. Алар «Җыйдым җиләк» керәшен җыруны башкарганнар. «Заман»га лицейның 5-7нче классларында белем алучы төрле милләт балалары йөри. Бу ансамбльдә балалар татар, рус, керәшен көй-җырларын, биюләрен өйрәнеп, концертларда, бәйрәмнәрдә халыкка җиткерәләр.
Фәнни конференциянең туган төбәкне өйрәнүгә багышланган секциясендә 187нче лицейның 7нче классында белем алучы Мәдинә Насртдинова һәм Алисә Шакирова чыгыш ясаганнар. Алар керәшен һәм бурятия хатын-кызларының милли киемнәрендәге, бизәнү әйберләрендәге охшашлыкны тикшереп һәм чагыштырмача анализ ясап, кызыклы гына нәтиҗәгә килгәннәр. Охшашлык кием-салымда, бизәнү әйбәрләрендә көмешнең, тәңкәләрнең зур урын алып торуыннан да күренә. Укучылар, чыгыш ясаганда, элек керәшен хатын-кызлары яратып таккан, аларның байлык дәрәҗәсен дә чагылдырган тамаксаны һәм, шулай ук, татар хатын-кызлары хәситәсен дә күрсәткәннәр. Көмеш тәңкәләр кулланып ясалган бизәнү әйберләренең үзенчәлеге турында да сөйләгәннәр. Бурят хатын-кызлары исә көндәлек тормыш өчен кирәк-яракны билбауларында йөрткән. Энә савыты, пычак, уймак кебек үу кирәк-яракның барысы да көмештән ясалган. Беләзек, балдаклар да көмештән булган. Укучылар үз тикшеренү эшләрендә моны үзара бәйләнештә карап өйрәнгәнәр. Бурят хатын-кызлары үз ялвару-иманнары язылган кечкенә китап эченә үләннәр салып, аны амулет урынына да йөрткәннәр. Жюри аларның эзләнү эшен югары бәяләп, икенче урынга лаек дип тапкан. Мәдинә һәм Алисәгә диплом тапшырылган.
Фестивальдәге 174 коллектив арасыннан бары тик Якутиядән һәм Татарстаннан килгән балалар гына кием коллекцияләре дә күрсәткәннәр. Анда Казанның 187нче лицее укучылары керәшен милли киеменнән чыкканнар.
«Бурятиядә бик яхшы каршы алдылар. Безнең лицей укучылары монгол балалары белән тиз дуслаштылар. Монголлар русча белми икән, шунлыктан инглиз телендә аралаштылар. Безнең лицей укучыларының инглизчә яхшы белүе ярап куйды. Укучылар белән бергә, милли уеннар, оберег-саклавыч ясау буенча мастер-класс та күрсәттек. Татарстаннан булгач, милли орнамент белән брошка да ясадык. Барысы да ошатты. Үсеп килүче буында төрле халыкларның культурларына, тарихына сакчыл караш тәрбияли торган мондый фестивальләрне оештыру — кирәкле эш. Яшьләрдә ул толерантлык, башка милләтләрнең мәдәнитяенә карата ихтирам хисе тәрбияли. Бу — бүгенге җәмгыятьтә аеруча мөһим», — дип сөйләде 187нче лицей укытучысы Ләйсән Абакаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев