Кайда тудым, шунда ярадым
Зәй районы, Сарсаз Баграж авылыннан карендәшебез Михаил Тукранов авылдашы Петр Утяганов турында : "Аның тормышка үз карашы, үз принципы – кайда тудым, шунда ярадым. Яшьләр күпләп читкә тайпылганда ул туган авылы Сарсаз Багражда калды, шунда ярады, шунда тормыш корды, үз юлын шунда тапты. Авылдан читкә дә, бары тик кыска вакытка, армия хезмәтенә генә китеп торды
Кеше күңеле шулай корылгандыр, үсеп җитеп мәктәп еллары артта калгач, яңа тормыш эзләп читләргә китәбез. Бәхетебезне читтә тапкач, гомер буе авылга, туган нигезгә тартылабыз. Дөрес, авыл резин түгел, барыбызны да сыйдыра алмый, барчабызга җитәрлек эш тә юк. Аннан, якын тирәдәге зур үсеш алган Әлмәт, Түбән Кама, Зәй, Чаллы шәһәрләре дә яшьләрне үзенә нык тарта, күпләребез эш эзләп шунда юл тоттык.
Ә менә, Петр Утягановның тормышка үз карашы, үз принципы – кайда тудым, шунда ярадым. Яшьләр күпләп читкә тайпылганда ул туган авылы Сарсаз Багражда калды, шунда ярады, шунда тормыш корды, үз юлын шунда тапты. Авылдан читкә дә, бары тик кыска вакытка, армия хезмәтенә генә китеп торды.
Петр Петрович Утяганов 1966 елның 23 маенда, Микула бәйрәмендә (День Святого Николая), Зәй районы Сарсаз Баграж авылында туа. 1973 елны авылның сигезьеллык мәктәбенә беренче класска укырга керә һәм яхшы билгеләргә генә укып 1983 елны мәктәпне тәмамлый. 1976 елны мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп елларында ук Петр оста гармунчы, баянчы буларак, мәктәп тормышында бик актив катнаша, җырга-моңга сәләтле бала булып формалаша. 1984 елны армия сафларына алына, 1986 елны хезмәтен тәмамлап туган авылына кайтып мәктәпкә физкультура укытучысы булып эшкә урнаша. “1985 елда Сарсаз Баграж урта мәктәбенең заманча бина булып төзелеп, эшли башлаган чаклары гына иде”, – дип искә ала ул.
1987 елны читтән торып Чаллы педагогия институтының башлангыч классларга белем бирү факультетына укырга керә. 1992 елны музыка һәм физкультура укытучысы белгечлеге буенча диплом ала, гомерен балалар укытуга багышлый. Бүгенге көндә дә Петр Петрович көчен балалар укытуга бирә. Хәзерге вакытка педагогия стажы - 32 ел.
Тырыш, эшчән, башлаган эшендә үз максатына ирешүчән. “1989 еллар тирәсендә авыл клубында ярты ставкага худрук булып та эшләргә туры килде – дип искә ала ул, - заманалар шундый иде”. Нәкъ шул вакытта “Баграж буйлары” фольклор коллективы оештырып, район мероприятияләрендә, Зәй, Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм республиканың төрле шәһәрләрендә чыгыш ясарга туры килә. “Баграж буйлары” фольклор коллективы эшләү дәверендә күп кенә мактау кәгазьләре, дипломнар белән бүләкләнә. Дипломның берсе Зәй шәһәрендә уздырылган Бөтенроссия халык иҗаты фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган өчен бирелә. Әлеге фестивальдә Кавказ якларыннан, Кабардино-Балкариядән көчле фольклор коллективлары да килгән була. “Баграж буйлары” коллективы бүгенге көндә дә үз чыгышлары белән сөендерә, уңышларга ирешә.
Петр Утяганов үзенең җырга-моңга булган сәләтен яшь буыннарга бирергә тырыша. 2015 елның 24 январенда Казанның “Ак Барс” Яшьләр үзәге концертлар залында узган “Туым жондозы - Рождественская звезда - 2015”нең 7нче конкурс-йомгаклау турында ул әзерләгән Максим Коронов чыгыш ясап, “Этник вокал” номинациясендә җиңү яулап, Гала концертка узды. Моңа кадәр авыл клубында, мәктәптә чыгыш ясап килгән, җырлау сәләте булган Максимны укытучысы Петр Утяганов “Замандаш” татар радиосы белән мәдәният идәрәсе бергә оештырган “Җырлы-моңлы Зәй ягы” дип исемләнгән халык талантлары иҗат фестиваленә әзерләп, катнаштыра. Тырышлык бушка китми, әлеге фестивальдә Максим тамашачы мәхәббәтен яулый. Шул җиңүләрдән канатланган Петр Утяганов укучысын Зәйдә узган “Туым жондозы” конкурс-фестиваленә әзерли Һәм “Этник вокал” номинациясендә финалга уза. Тагы бер җиңү Петр Петрович әзерләгән укучысы, Максим, музыка мәктәбе оештырган традицион “Алтын башак” җыр бәйгесендә гран-прига лаек була. Бүгенге көндә укыту эшләреннән тыш, Петр 2015 елны оештырган “Сандугач” балалар фольклор коллективы белән уңышлы чыгыш ясап, төрле төбәкләрдә йөри. Алар турында башка язмада танышырбыз.
“1988-89 елларда мәктәп балалары белән көрәш сексиясе оештырдым – ди ул. - Алар белән район күләмендә узган көрәш ярышларына һәм республика күләмендәге ярышларга да йөрдек. Район күләмендә узучы көрәш ярышларында призлы урыннар ала идек. Хәзер, ул елларда көрәш сексиясенә йөргән балалар, үзләре олы яшьтә инде”, – дип искә ала.
Яшьтән, әти-әнисез калган Петр тормышта сыгылмый, үз көче, тырышлыгы белән максатына ирешә. Семьялы. 1988 елны тормыш корып, иптәше Тәнзилә Ровеловна белән (Налим авылы кызы) ике бала - кыз һәм малай үстереп, югары белем бирделәр. 1995 елны туган уллары Радик, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укып, Зәйнең “Мирас” вокаль-хореография ансамблендә уңышлы чыгышлар ясап, Россиянең төрле төбәкләрендә йөрде. Хәзер ул ансамбльгә халык статусы бирелде. Радик яшьтән көрәш ярышларында катнашып, район ярышларында, Президент кубогы ярышларында беренче урыннар ала иде. Хәзер, КФУның информатика һәм прикладная математика факультетларын тәмамлап, югары белгечлек дипломы алып, Чаллы шәһәрендә саклык банкында дәрәҗәле урында эшли.
Михаил Тукранов,
Сарсаз Баграж
Туңылҗа көенә (җыр)
Мендемләр лә тауга, җыйдым кузгалак
Куаккайлар уак ташлыкта.
Бу җыруымны мин әле җырлыйм
Туганнарны күргән шатлыктан.
Икеләрдә күке, әй кычкыра
Куш әрәмәләрне бер итеп.
Әйдәгез туганнар җырлашыек
Сарсаз буе торсын гөр итеп.
Әйдәгез туганнар, без җырлашыйк
Кыйблалардан искән җилләргә.
Җәшьлек гомеребез узып бара
Агым су кебек җырак җирләргә.
Әй җауса иде лә, әй җауса иде,
Сулыклардан тамчы тамса иде.
Әлеләр җөрибез бергә-бергә
Тагыларда җөрергә җазса иде.
(“Сандугач” балалар фольклор коллективы репертуарындагы җыр, Татьяна Абдуловадан Петр Утяганов язып алган, 2016 ел).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев