Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычка эш сәфәре белән Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин килде

Депутат Кайбыч районының Чүти, Иске Тәрбит авылларында булып кайтты.

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, “Бердәм Росссия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин белән берлектә, Чүти авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше барышын карады.

Максим Анатольевич баш врач Гөлнара Сафиуллинадан врачларның, фельдшерларның уртача хезмәт хаклары, торак мәсьәләсенең хәл ителеше турында белеште.

Альберт Илгизәрович әйтүенчә, Чүти авылында фельдшер-акушерлык пунктын ачу 10 августка планлаштырылган.

Шулай ук, алар Иске Тәрбит Урта мәктәбендә капиталь ремонт барышы белән дә танышты. Максим Анатольевич мәктәп директоры Артур Акрымовтан капиталь ремонт эшләренә күпме акча бүленеп бирелүе, укучыларны ашату, яңа җиһазлар кайтару турында сорашты.

Ремонт эшләрен алып баручы “Вика” төзелеш фирмасы җитәкчесе Фәнис Хәйруллин мәктәпне 1 сентябрьгә өлгертәчәкләрен әйтте.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев