Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кәвәлдән Ольга Чумучова: “Кул эшләремнән күңелгә рәхәтлек алам”

Матурлыкны күрә белү күпләрнең тумыштан күңеленә салынган.

Андыйларның уй-фикерләре изге, үсеп утырган гөлләргә, кошлар сайравына соклана, алар өчен көзнең сары яфраклары алтын, кышның ак карлары энҗе булып күренә. Ә менә матурлыкны тудыру сәләте – аерым кешеләргә генә бирелә.

Сәләтле кешеләр арасында безнең карендәшләребез дә шактый. Шигырьләр иҗат итүче, аш-су, кул эшләре осталары бик күп. Кемдер агач кырып, кемдер тимер коеп бизәкләр ясый, ә кайберләре чигелгән, тегелгән, бәйләнгән әйберләре белән матурлык тудыра. Питрәч районының Кәвәл авылында туган, хәзерге көндә дә туган җирендә гомер итүче Ольга Чумучова да уңган, алтын куллы хатын. Бераз гына буш вакыты булса да Ольга Михайловна кул эшләренә тотына: бәйли, тегә, чигә.

Кул эшләренә яшьтән үк өйрәнә ул:

«Мин ишле гаиләдә үстем, биш бала булдык. Әнием безгә үзе күлмәкләр тегә иде. Кул эшенә осталык та әниемнән бирелгәндер. Кечкенә вакытта тегү машинасында курчакка күлмәк тегә идем, бәйләргә дә бала вакытта ук өйрәндем. Эшләп үстек. Әни белән фермага сыер саварга да йөрдек. Мәктәптә укыганда хезмәт дәресе укытучыбыз Фәһимә апаның электр тегү машинасында алъяпкычлар, бияләйләр тегәргә өйрәтүенең дә файдасы тигәндер», — диде ул.

Ольгаларда булган кеше, чәчкәләргә күмелеп утырган өенә сокланмый калмый. Аның тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган гөлләре дә, чигелгән тәре алъяпкычлары, мендәр тышлары да игьтибарны тиз җәлеп итә. Ә иң беренче күзгә ташланганы – интернеттан схемалар буенча өйрәнеп, изолоннан ясалган чәчкәләр. Ольга Михайловнаның югары зәвыклы кул эшләрен авылда, районда оештырылган күргәзмәләрдә дә күреп була. Аның мавыгуын гомеренең күп өлешен хәрби хезмәттә үткәреп, лаеклы ялга чыккан ире Иван да, дүрт баласы, оныклары да хөрмәт белән кабул итәләр.

“Ирем белән бер класста укыдык.18 яшьтә үк өйләнештек. Ул 2 ел армиядә булды, ә мин каенана йортында тордым, көн дә хат ала идем. Бер-беребезне яратып хөрмәт итеп яшибез, авыр вакытларны бергәләп җиңәргә тырышабыз”, – дип олы таянычы хакында сөйләп алды ул. Чумучовлар икесе дә Казанда эшлиләр, Кәвәлгә кайтып йөриләр. “Чиккән әйберләрне дә, чәчәкләрне дә сатып алырга сораучылар да булгалый, бүләккә дә бик күп китә. Чигүнең төрле алымнарын кулланып карыйм. Изолан дигән материалны сатып алам, төзүчелектә кулланыла торган фен белән җылытып ясыйм, бер чәчәкне ике көндә ясап бетереп була. Кул эшләренең һәркайсы күңелне сөендерә, эшемне төгәлләгәч, үзем дә озак итеп сокланып ләззәтләнеп утырам”, – дип тәмамлады сүзен матурлык яратучы карендәшебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев