Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләребез “Татарстан радиосы”нда Питрау турында сөйләштеләр

Иртәнге тапшыруга Людмила Белоусова, Геннадий Макаров һәм Атур Поляков барган.

 

Россия президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән Россия халыклары мәдәни мирасы елы дәвам итә. Соңгы мәгълүматларга караганда, илебездә 180, ә татарстаныбызда 173 тән артык  милләт вәкиле яши. Бу арада илебездә һәм дөньяның төрле почмакларында татарның милли бәйрәме – сабан туйлары гөрләде, әле кичә генә Әлки районында чувашларның милли бәйрәме – “Уяв” үтте. Ә инде иртәгә, 12 июль көнне керәшеннәрнең  “Питрау” бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Республика күләмендә аны зурлап 24нче тапкыр Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында  үткәрәчәкләр.

Бу хакта “Татарстан” радиосында туры эфирда, яңа көн информацион  понарамасында да сөйләделәр. Анда күренекле карендәшләребез Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, Я.Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге директоры – Людмила Белоусова, фольклорчы, галим, Татарстан республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы доценты – Геннадий Макаров, “Бәрмәнчек”дәүләт фольклор ансамбле директоры,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Артур Поляков катнашты.

Алар Питрауның тарихы, тамырлары бик еракка барып тоташуы, безнең җирлекккә бәйле тарихы һәм хәзерге бәйрәмнәрнең ничек узуы турында сөйләделәр.

Геннадий Макаров:

 – Питрау бәйрәме ул – бик мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Анда борынгыдан килгән мәҗүсилек тә, дин белән бәйле Петр Павел истәлегенә үткәрелгән бәйрәм дә.Моннан тыш, бүгенге көндә Питрау бәйрәмен без сәнгать, фольклор, мәдәният бәйрәме буларак та үткәрәбез. Җәйге көннәрдә күп авылларда җыеннар, түгәрәк уеннар уздырганнар, шунда бер-берсе белән аралашканнар, яшьләр парларын тапкан. Шуңа күрә, бу бәйрәм күпкырлы. Бүгенге көндә элеккедән калган шушы күптөрлелекне күрсәтергә тырышабыз. Ел саен бәйрәмгә үзенчәлекле яңалыклар өстәлеп тора. Аның шулай булуы дөрес тә. Бу бәйрәмдә, керәшеннәрнең борынгыдан килгән йолаларын, сәнгатен күрсәтәбез. Җыен дигәннән, элек авылларда иң өлкән, абруйлы кешеләр җыелышканнар. Тормыш турында сөйләшкәннәр, алдагы көннәргә планнар корганнар. Бәйрәмгә килгән һәркем өйләренә алып барып, аларга хөрмәт күрсәткән, кунак иткән. Анда бер тустыган куелган, шуңа салынган баллы эчемлектән барысы да сыйланган, шундагы кешеләрнең һәммәсенә атап кара-каршы такмаклар җырланган. Ул такмакларга бу кешегә әйтәсе килгән сүзләр, теләк-фикерәр кергән. Бер уңайдан, авылның өлкән кешеләре хуҗаларның тормышы белән дә танышкан, ничек яшәүләрен күргән. Ә яшьләр бу вакытта уен табагына чыгып, түгәрәк уен оештырганнар, танышканнар. Аларны карап торырга әби-түтиләр дә килгән. Тагын бер матур йола – Питрау уразасы бар. Питрауга кадәр ит, хәтта, җиләк тә кабарга ярамаган. Питрауның төп кадагы – ул корман тәкәсе. Сарыклар бәрәнләгәч, берсен сайлап алып, аңа ныграк сыйлаганнар, Питрауга дип, үстергәннәр. Питрау көнне шушы тәкәдән тәмле аш пешергәннәр. Бу – авыз ачу була. Туганлык җепләрен ныгыту ул Питрау.

Әлеге бәйрәмгә социологлар, этнографлар килеп, шаккатып, ошатып кайталар. Халыкның күплеге, бердәм булуы, йола-уеннарның теләп үткәрелүе, анда бөтен кешенең дә катнашуы шаккатыра аларны.

 

Людмила Белоусова:

– Һәр керәшен авылының үз престол бәйрәме бар. Минем туган авылым – Сарман районының Түбән Чыршылыда ул – Питрау иде. Без бәләкәй чакта авылга атлар белән, гармуннар уйнатып төрле керәшен авылларыннан бик күп кунаклар җыела иде. Хәзер дә үткәрәләр. Питрау бәйрәме көне – 12 июльдә. Ә республика күләмендә ул 16 июльдә Җөридә үткәреләчәк. Бу инде барлык җирдә дә бәйрәмнәр үткәч, бар халыкны да бергә җыйнау өчен, шушы көнгә билгеләнде. Керәшеннәрдә бәйрәмнәр атна буена сузыла. Шуңа бу атнаны да, Питрау атнасы дибез. Тырлау аланында ул йомгаклау кебек узачак. Элек Питрау уенына кызлар бер ел буе әзерләнгәннәр. Күлмәкләр теккәннәр, чигүләр чиккәннәр.

Артур Поляков:

– Минем бала вакытымнан күңелемә иң кереп калганы – Питрау тәкәсе. Ул көнне, җәй уртасы булуга карамастан, пич ягыла, анда тәмле пироглар, калач пешерелә. Туганнар җыела.

Питрау уеннары, җырулар иртәнгә кадәр дәвам итә. “Кряшен чибяре” конкурсы булачак. Бу бик кирәкле конкурс. Яшьләрнең керәшен җырларын, йолаларын, тарихын ничек белүләрен сынау. Ул халкыбыз мәдәниятенә хөрмәт уяту, аны саклап калу ниятеннән уздырыла.

Питрауда балалар, яшьләр мәйданчыгы булачак, төп сәхнәдә артистлар, фольклор ансамбльләр чыгыш ясаячак. Бәйрәм программасы кичке унҗиде сәгатьтә ат чабышлары белән башланып китәчәк, төнге икегә кадәр дәвам итәчәк. Тантаналы ачылышы унсигез сәгатьтә булачак. фото

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев