Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Никифор Тукмачев шигырьләре

Укучыларыбыз иҗаты

Без – сугыш ятимнәре

  Без Октябрьдә туганбыз

 (Совет чоры җырыннан)

Без – сугыш чорында туган,

Бер колхозчы баласы.

Төзәлмәс, ахры, шул чорның

Җанга салган ярасы.

 

Баласы гына да түгел,

Без – сугыш ятимнәре.

Без күргәнне күрмәделәр,

Исәннәр әтиләре.

 

“Без бәхетле”,–  дип, җырладык,

Өс – ялангач, тамак – ач...

Җырладык, заман авыр дип

Җырларга ярамагач.

 

Табында – черек бәрәңге,

Ашамый яшәп булмый.

Суга бер кашык он салып,

Әни ясый, тугылый.

 

Шул заман тираннарына

Табынучылар да бар.

“Ул еллар рәхәт иде”, – дип,

Сагынучылар да бар.

              

Бу елгы авыл язы

Капка төпләрендә күлдәвек юк,

Кар эреми, чыпчык коенмый.

Көн аралаш буран чыгып тора,

Кыш китәргә, ахры, җыенмый.

 

Ятим калган өйләр урамнарда,

Кар астында изрәп йоклыйлар.

Алар инде көтми беркемне дә,

Киткәннәргә рәнҗеш тотмыйлар.

 

Тау битләре әле ачылмаган,

Чишмә сукмаклары әле юк.

Инеш суы әле боз астында

Чыгып, ургып агар хәле юк.

 

 Сирәк кенә көн аязып китә,

 Кояш никтер бирми җылысын

Инде, юкса Нәүрүз килеп җитте,

 Җылы җилләр кайда йөри соң?

 

 Җырлый-җырлый, кышны озаттык без,

 Олы бәйрәм итеп, Май чаптык.

Озак булдың, инде китәр вакыт –

 Кышның символыннан ут яктык.

 

 Кышын яуган карлар һаман ап-ак,

Күз нурларын ала, карасаң.

 Авылның шул карлары да башка,

 Язлары да башка, аңласаң...

 

Шәһәрләрдә язлар сизеләдер,

 Авылларда әле һаман кыш.

 Әрни йөрәк, бөтен нәрсә шул ук,

 Тик авллар гына ярым буш.

 

 Тизрәк язны җиткерәсе килә,

 Китерәсе килә яз  аен.

 Табигать  уятмый җир баласын,

 Ял итсен, дип, ахры, бер кавем.

 

 

Зәй ягы

(җыр)

Монда тудым, монда үстем,

Нәсел-тамырым – Зәйдән.

Ата-бабам рухы көтә,

Зәйгә кайтмый түзәлмәм.

 

Кушымта:

Без мәңге шулай калырбыз,

Без мәңге шулай булган.

Һәр якташым – якын дустым,

Һәр дустым – якын туган.

 

Монда кыш та кырыс түгел,

Монда җәй дә ямьлерәк.

Болыннарда өрелеп пешкән

Җир җиләге тәмлерәк.     

 Кушымта.

 

Бу җир – ил өстенә килгән

Афәтләргә түзгән җир.

Бу җир – төшләремә кереп,

Үзәгемне өзгән җир.                     
Кушымта.

 

Тирә-якка ак нур сибә,

Зәй каласы төннәрен.

“Мин – Зәйдән”, – дип горурланып,

Яшәп яткан көннәрем.

Кушымта.

 

Бармы безнең киләчәк?

Чиребезне яшерәбез,

Сүздән ботка пешерәбез,

Су язып май төшерәбез,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Алданып гомер кичәбез,

Тормыш төбенә төшәбез,

Без көлдән дә бау ишәбез,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Тираннан Алла ясыйбыз,

Табынмый шуңа кайсыбыз?!

Төштән соң башны кашыйбыз,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Йә, Илаһым, коткар, дибез,

Безне урыс йотар, дибез,

Туган телне ботарлыйбыз,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Бер эшчегә – җиде түрә,

Түрә сүзе – безгә сүрә.

Мантымыйбыз шуңа күрә,

Бармы безнең киләчәк?

 

 

Безнең заман

Иблистән шәфкать көтәбез,

Тиен санап көн итәбез,

Гомер йомгагын сүтәбез,

Вәт килде безгә заман.

 

Пенсияне җиткерәбез,

Очын-очына ялгап.

Күңелләрне юатабыз,

Үз-үзебезне алдап.

 

Бездә ул, бары бездә ул

Гамәлгә ашмас өмет.

Көмәнгә узмаган кызның

Тулгак көткәне кебек.

 

 

Тешләремнең төшкәне юк 

 Авызымда сыңар теш юк,

Коелып бетте тешем.

Теш турында шигырь яздым,

Булмагач башка эшем.

 

Теш булмагач, тыючы юк, 

Телем чыкты иреккә.

Дошман җыеп була икән,

Сыңар тешсез йөреп тә.

 

Вакыт җитә, акчам җитми

Яңа тешләр куярга.

Утыз ике теш кирәк бит

Бер телемне тыярга.

 

 

Зерә зарланабыз

Ахры, зерә зарланабыз –

Бик "рәхәт" заман җитте.

Чат саен акча бирәләр,

Һәр кибеттә – скидке.

 

Ни теләсәң, шул нәрсә бар,

Керсәң супермаркетка.

Барын бар, тик алып булмый

Акча бетә әптиктә.

 

Көн дә реклама ташыйлар:

Кабер ташы ясыйлар.

Белмим, бәясе күпме,

Пенсионерга – скидке.

 

Уйланам, мондый "рәхәттән"

Болай җәфа чиккәнче,

Үлеп котылырга мәллә,

Скидкеләр беткәнче?

 

Кичер, Ходай, ни уйладым,

Авызымнан җил алсын.

Рекламаларга үч итеп,

Җирдә йөрергә язсын.

 

Уң аяктан

Уң аяктан торган идем,

Уңды бүген юлым да.

Елап калмады улым да,

Кысылмады кулым да.

 

Уң аяктан торган идем,

Тормыш борылды уңга.

Пенсиямне арттырдылар

Йөз дә егерме сумга.

 

Көннәр буе килеп торды,

Шатлык өстенә шатлык.

Шул шатлыктан, дустым белән,

Бер яртыны бушаттык.

 

Кәефләнеп өйгә кайттым,

Вирус та юк, ни дә юк.

Диңгез тубыктан чагымда,

Ярый, хатын өйдә юк.

 

Бик теләсәң тормышыңны,

Уңай якка борырга,

Кирәк икән йокыдан ук

Уң аяктан торырга.

 

 

Гармуным

Серләшәмен синең белән,

Киңәшәм синең белән.

Кайгы-шатлыкны беренче

Бүлешәм синең белән.

 

Җиһанга тарала моңың,

Яшьлек дустым,гармуным.

Сәлам җиткер, күз яшен сөрт

Тәүге сөйгән ярымның.

 

Коткарасың ялгызлыктан,

Янган уттан аласың.

Җырлы иттең, моңлы иттең,

Мин бер авыл баласын.

 

Тыңлап туймадым моңыңны,

Уйнап армады кулым.

Гомер буе тугры дустым

Булдың, тальян гармуным.

 

Сызланганда, син бәйләдең

Йөрәгемнең ярасын.

Белеп булмый, җир өстендә

Тагын күпме барасын.

 

Тавышыңда гасырлардан

Килгән моңнар чагыла.

Ташлап китмәм, ятим итмәм

Сине, исән чагымда.

 

Көзге уйлар

Урманның тар сукмаклары

Киңәеп киткән көзен.

Шәһәр шау-шуыннан качып,

Шунда йөрдем берүзем.

 

Көз дә коры килде быел,

Яумады көткән яңгыр.

Табигатьнең – үз кануны,

Аңлавы безгә авыр.

 

Аяк астым – чуар келәм,

Калынлыгы – тубыктан.

Күккә ашкан карт юкәләр

Яңгыр көтә болыттан.

 

Көзге яңгыр булмаса да,

Урманнар түзәр, чыдар.

Җир коры, кар саек булса,

Уҗым ничек кыш чыгар?

 

Шыштыр-шыштыр атлап барам,

Коп-коры аяк асты.

Борчылмый яши алмыйдыр,

Бездәй авыл баласы.

 

 

Чана шуа балалар

Чана шуа балалар,

Гөрләп тора тау бите.

Ниһаять, зарыгып көткән

Кыш безгә килеп җитте.

 

Чана тартып балалар, 

Тауга менә  алалар.

Төшәләр шуып кына,

Җилләрне куып кына.

 

Өс-башлары карланган,

Бит очлары алланган.

Карап торам сокланып,

Үз яшемә уфтанып.

 

Белмиләр аруны да,

Туңуны, талуны да,

Юеш – борын аслары,

Иң бәхетле чаклары.

 

Яшем онытып, картлыкның

Тезгеннәрен җибәреп,

Көртләрдә ауныйсы килде,

Малайларга ияреп.

 

Карап тордым, хыялымда

Малай чагыма кайтып.

Аякка суык йөгерде,

Өйгә кайтырга вакыт.

 

И, карларның аклыгы,

Һаваларның сафлыгы,

Көртләрнең йомшаклыгы...

Кайгысыз бу сабыйларның

Йөзендәге шатлыгы.

Яшәү дәрте өсти җанга

Бар җиһанның пакьлеге.

 

 

Без – сугыш ятимнәре

  Без Октябрьдә туганбыз

 (Совет чоры җырыннан)

Без – сугыш чорында туган,

Бер колхозчы баласы.

Төзәлмәс, ахры, шул чорның

Җанга салган ярасы.

 

Баласы гына да түгел,

Без – сугыш ятимнәре.

Без күргәнне күрмәделәр,

Исәннәр әтиләре.

 

“Без бәхетле”,–  дип, җырладык,

Өс – ялангач, тамак – ач...

Җырладык, заман авыр дип

Җырларга ярамагач.

 

Табында – черек бәрәңге,

Ашамый яшәп булмый.

Суга бер кашык он салып,

Әни ясый, тугылый.

 

Шул заман тираннарына

Табынучылар да бар.

“Ул еллар рәхәт иде”, – дип,

Сагынучылар да бар.

 

Бу елгы авыл язы

Капка төпләрендә күлдәвек юк,

Кар эреми, чыпчык коенмый.

Көн аралаш буран чыгып тора,

Кыш китәргә, ахры, җыенмый.

 

Ятим калган өйләр урамнарда,

Кар астында изрәп йоклыйлар.

Алар инде көтми беркемне дә,

Киткәннәргә рәнҗеш тотмыйлар.

 

Тау битләре әле ачылмаган,

Чишмә сукмаклары әле юк.

Инеш суы әле боз астында

Чыгып, ургып агар хәле юк.

 

 Сирәк кенә көн аязып китә,

 Кояш никтер бирми җылысын

Инде, юкса Нәүрүз килеп җитте,

 Җылы җилләр кайда йөри соң?

 

 Җырлый-җырлый, кышны озаттык без,

 Олы бәйрәм итеп, Май чаптык.

Озак булдың, инде китәр вакыт –

 Кышның символыннан ут яктык.

 

 Кышын яуган карлар һаман ап-ак,

Күз нурларын ала, карасаң.

 Авылның шул карлары да башка,

 Язлары да башка, аңласаң...

 

Шәһәрләрдә язлар сизеләдер,

 Авылларда әле һаман кыш.

 Әрни йөрәк, бөтен нәрсә шул ук,

 Тик авллар гына ярым буш.

 

 Тизрәк язны җиткерәсе килә,

 Китерәсе килә яз  аен.

 Табигать  уятмый җир баласын,

 Ял итсен, дип, ахры, бер кавем.

 

Зәй ягы

(җыр)

Монда тудым, монда үстем,

Нәсел-тамырым – Зәйдән.

Ата-бабам рухы көтә,

Зәйгә кайтмый түзәлмәм.

 

Кушымта:

Без мәңге шулай калырбыз,

Без мәңге шулай булган.

Һәр якташым – якын дустым,

Һәр дустым – якын туган.

 

Монда кыш та кырыс түгел,

Монда җәй дә ямьлерәк.

Болыннарда өрелеп пешкән

Җир җиләге тәмлерәк.     

 Кушымта.

 

Бу җир – ил өстенә килгән

Афәтләргә түзгән җир.

Бу җир – төшләремә кереп,

Үзәгемне өзгән җир.                     
Кушымта.

 

Тирә-якка ак нур сибә,

Зәй каласы төннәрен.

“Мин – Зәйдән”, – дип горурланып,

Яшәп яткан көннәрем.

Кушымта.

 

 

Бармы безнең киләчәк?

Чиребезне яшерәбез,

Сүздән ботка пешерәбез,

Су язып май төшерәбез,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Алданып гомер кичәбез,

Тормыш төбенә төшәбез,

Без көлдән дә бау ишәбез,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Тираннан Алла ясыйбыз,

Табынмый шуңа кайсыбыз?!

Төштән соң башны кашыйбыз,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Йә, Илаһым, коткар, дибез,

Безне урыс йотар, дибез,

Туган телне ботарлыйбыз,

Булдырабыз, теләсәк.

 

Бер эшчегә – җиде түрә,

Түрә сүзе – безгә сүрә.

Мантымыйбыз шуңа күрә,

Бармы безнең киләчәк?

 

 

Безнең заман

Иблистән шәфкать көтәбез,

Тиен санап көн итәбез,

Гомер йомгагын сүтәбез,

Вәт килде безгә заман.

 

Пенсияне җиткерәбез,

Очын-очына ялгап.

Күңелләрне юатабыз,

Үз-үзебезне алдап.

 

Бездә ул, бары бездә ул

Гамәлгә ашмас өмет.

Көмәнгә узмаган кызның

Тулгак көткәне кебек.

 

Тешләремнең төшкәне юк

Авызымда сыңар теш юк,

Коелып бетте тешем.

Теш турында шигырь яздым,

Булмагач башка эшем.

 

Теш булмагач, тыючы юк, 

Телем чыкты иреккә.

Дошман җыеп була икән,

Сыңар тешсез йөреп тә.

 

Вакыт җитә, акчам җитми

Яңа тешләр куярга.

Утыз ике теш кирәк бит

Бер телемне тыярга.

 

Зерә зарланабыз

Ахры, зерә зарланабыз –

Бик "рәхәт" заман җитте.

Чат саен акча бирәләр,

Һәр кибеттә – скидке.

 

Ни теләсәң, шул нәрсә бар,

Керсәң супермаркетка.

Барын бар, тик алып булмый

Акча бетә әптиктә.

 

Көн дә реклама ташыйлар:

Кабер ташы ясыйлар.

Белмим, бәясе күпме,

Пенсионерга – скидке.

 

Уйланам, мондый "рәхәттән"

Болай җәфа чиккәнче,

Үлеп котылырга мәллә,

Скидкеләр беткәнче?

 

Кичер, Ходай, ни уйладым,

Авызымнан җил алсын.

Рекламаларга үч итеп,

Җирдә йөрергә язсын.

 

Уң аяктан

Уң аяктан торган идем,

Уңды бүген юлым да.

Елап калмады улым да,

Кысылмады кулым да.

 

Уң аяктан торган идем,

Тормыш борылды уңга.

Пенсиямне арттырдылар

Йөз дә егерме сумга.

 

Көннәр буе килеп торды,

Шатлык өстенә шатлык.

Шул шатлыктан, дустым белән,

Бер яртыны бушаттык.

 

Кәефләнеп өйгә кайттым,

Вирус та юк, ни дә юк.

Диңгез тубыктан чагымда,

Ярый, хатын өйдә юк.

 

Бик теләсәң тормышыңны,

Уңай якка борырга,

Кирәк икән йокыдан ук

Уң аяктан торырга.

 

Гармуным

Серләшәмен синең белән,

Киңәшәм синең белән.

Кайгы-шатлыкны беренче

Бүлешәм синең белән.

 

Җиһанга тарала моңың,

Яшьлек дустым,гармуным.

Сәлам җиткер, күз яшен сөрт

Тәүге сөйгән ярымның.

 

Коткарасың ялгызлыктан,

Янган уттан аласың.

Җырлы иттең, моңлы иттең,

Мин бер авыл баласын.

 

Тыңлап туймадым моңыңны,

Уйнап армады кулым.

Гомер буе тугры дустым

Булдың, тальян гармуным.

 

Сызланганда, син бәйләдең

Йөрәгемнең ярасын.

Белеп булмый, җир өстендә

Тагын күпме барасын.

 

Тавышыңда гасырлардан

Килгән моңнар чагыла.

Ташлап китмәм, ятим итмәм

Сине, исән чагымда.

 

Көзге уйлар

Урманның тар сукмаклары

Киңәеп киткән көзен.

Шәһәр шау-шуыннан качып,

Шунда йөрдем берүзем.

 

Көз дә коры килде быел,

Яумады көткән яңгыр.

Табигатьнең – үз кануны,

Аңлавы безгә авыр.

 

Аяк астым – чуар келәм,

Калынлыгы – тубыктан.

Күккә ашкан карт юкәләр

Яңгыр көтә болыттан.

 

Көзге яңгыр булмаса да,

Урманнар түзәр, чыдар.

Җир коры, кар саек булса,

Уҗым ничек кыш чыгар?

 

Шыштыр-шыштыр атлап барам,

Коп-коры аяк асты.

Борчылмый яши алмыйдыр,

Бездәй авыл баласы.

 

Чана шуа балалар

Чана шуа балалар,

Гөрләп тора тау бите.

Ниһаять, зарыгып көткән

Кыш безгә килеп җитте.

 

Чана тартып балалар, 

Тауга менә  алалар.

Төшәләр шуып кына,

Җилләрне куып кына.

 

Өс-башлары карланган,

Бит очлары алланган.

Карап торам сокланып,

Үз яшемә уфтанып.

 

Белмиләр аруны да,

Туңуны, талуны да,

Юеш – борын аслары,

Иң бәхетле чаклары.

 

Яшем онытып, картлыкның

Тезгеннәрен җибәреп,

Көртләрдә ауныйсы килде,

Малайларга ияреп.

 

Карап тордым, хыялымда

Малай чагыма кайтып.

Аякка суык йөгерде,

Өйгә кайтырга вакыт.

 

И, карларның аклыгы,

Һаваларның сафлыгы,

Көртләрнең йомшаклыгы...

Кайгысыз бу сабыйларның

Йөзендәге шатлыгы.

Яшәү дәрте өсти җанга

Бар җиһанның пакьлеге.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев