Карендәшләребез туган телләрендә сөйләшәме?
Дөньяда 7000гә якын тел бар. Һәр халыкның туган теле — аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. Шуңа да телебез сафлыгы, матурлыгы өчен барыбызга да армый-талмый эшләргә кирәк. Балаларны үз ана телендә сөйләшергә өйрәтү, үзебезнең дә туган телдә аралашуыбыз, телебезне ярату — бүгенге көннең иӊ мөһим мәсьәләләреннән берсе. Шул уңайдан, «Туганайлар» газетасын укучы яшьтәшләремнең дә, шулай ук, өлкәннәрнең дә туган телебезгә карата мөнәсәбәтләрен ачыкларга булдым.
Анастасия СТЕПАНОВА, Балык Бистәсе районы, 19 яшь:
– Без гаиләдә гел үзебезчә генә сөйләшергә тырышабыз. Минем уйлавымча, туган телебездә сөйләшү мәҗбүри! Телебезне саклап калу өчен, иң беренче чиратта, кешеләр үз телендә сөйләшергә, аралашырга тиеш. Мин үзем туган телне яхшы беләм, чөнки кеченәдән үк үз телемдә аралашып, татарча укып үстем. Туган тел, минем өчен, үткән белән киләчәк арасындагы бәйләнеш. Әби-бабайларыбыз белән дә нәкъ туган телебездә сөйләшәбез бит, бу очракта сайлау мөмкинлеге юк, алар янында башка телдә сөйләшү түгел, бер-ике сүз әйтүе дә кыен, шунда ук әрли башлыйлар.
Ольга БОЯРИНА, Кайбыч районы, 68 яшь:
– Үзебез өйдә туган телдә сөйләшәбез, әмма күп сүзләр безнең якта бераз үзгәрәк. Шөкер, 4 балабыз 8 оныгыбыз бар. Балалар татар мәктәбен бетерделәр. Хәзер инде барысы да читтә яшиләр, күбесенчә русча сөйләшәләр. Өйгә кайткач, үзебезчә аралашырга тырышалар, авылда бит. Оныклар да авылда минем белән, бабасы белән татарча сөйләшәләр. Үзләре арасында – урысча. Шулай кирәк, барчабыз да бертөрле сөйләшәбез. Иң беренче чиратта, туган телне һәм үткәннәрне, халкыбызның милли бәйрәмнәрен, йола-гадәтләрен белергә тиешбез, дип уйлыйм.
Софья ГУСЬКОВА, Казан шәһәре, 18 яшь:
– Гаиләбездә русча сөйләшәбез. Кызганыч, үзем татар телен бик үк белеп бетермим шул, әмма аңлыйм. Дөресен генә әйткәндә, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшәсем килә. Шуның өчен, социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәтүче блогерларны карап барам, атнага бер булса да озын фразалар, кыен сүзләр өйрәнеп, истә калдырырга тырышам. Туган телне балаларга кечкенә чактан ук өйрәтә башламыйча, үзебез сөйләшмичә саклап калып булмый. Шуңа күрә, кечкенә адымнар белән булса да, акрынлап, телебезне өйрәнәм. Якын киләчәктә мин дә матур итеп, татарча сөйләшә башлармын дип уйлыйм.
Лидия ИВАНОВА, Яр Чаллы шәһәре, 69 яшь:
– Мин Зәй районының Түбән Биш авылында дөньяга аваз салдым. Унъеллык татар мәктәбен бетердем. Хәзерге вакытта Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Авылда, мәктәптә, өйдә, әлбәттә, гел татарча гына сөйләштек. Башка телдә сөйләшеп була дип уйламадык та. Рус, немец телләрен дәресләр вакытында гына куллана идек. Фамилиям Иванова булгач, институтта укуның беренче елларында, рус телле дисциплиналар кысаларында, гел миннән сорыйлар, ә мин рус телендә сөйләшергә ояла идем. Ә ирем – рус. Бердәнбер кызыбыз бар. Үзем 12шәр сәгать эшли идем, әле өлгермәгәнен өйгә дә алып кайттым. Шуңа күрә, кызым белән әйбәтләп, татарча сөйләшеп утыру булмагандыр инде. Яшь ярымнан ук балалар бакчасына йөри башлады, аннан – мәктәп, институт. Кызым белән татарча сөйләшсәм дә, ул миңа русча җавап бирә иде. Хәзер инде ул кияүдә, ире – татар егете. Вакытлар узгач, кызымның чиста татарча сөйләшә башлаганын ишетеп, гаҗәпләндем, ә аннан соң инде үземне бик бәхетле хис иттем. Бер оныгым икенче класста укый, мәктәптә дә, әни-әтисе белән дә русча сөйләшәләр. Ә без, ике якның да әбиләре, матур итеп татарча сөйләштерергә тырышабыз. Шуңа күрә, минемчә, туган телне балаларга сөйләшә башлаганда ук өйрәтергә кирәк. Гаиләдә туган телдә сөйләшү – иң мөһим эшләрнең берсе. Бу – әти-әниләрнең, әби-бабаларның бурычы.
Денис МИХАЙЛОВ, Мамадыш районы, 22 яшь:
– Без гаиләдә, әлбәттә, татар телендә сөйләшәбез. Минемчә, кешенең нинди телдә сөйләшүе, беренче чиратта, әти-әниләреннән; аннары инде үзеннән тора. Үсеп җиткәч мәҗбүр итеп булмый. Мәсәлән, мин сөйләшергә өйрәнгәннән бирле татарча аралашам, чөнки әти-әниләр, әби-бабайлар безнең белән нәкъ менә туган телдә сөйләште. Хәзерге яшь гаиләләргә дә мин балалары белән үз телләрендә сөйләшергә киңәш итәр идем. Бала үзенең туган телен белергә һәм, безнең әти-әниләр кебек үк, үз балаларына, оныкларына – буыннан-буынга таратырга тиеш. Кечкенәдән сөйләшкәнгә күрә, мин телне әйбәт беләм. Ә татар теле шундый бай һәм күпкырлы, аны гомер буе өйрәнсәң дә, аз булыр. Үзем дә, киләчәктә балаларыма, һичшиксез, туган телне өйрәтәчәкмен.
Светлана НИКОЛАЕВА, Теләче районы, 54 яшь:
– Гаиләдә бөтенебез дә татарча сөйләшәбез. Ике кызыбыз да татарча сөйләшеп үсте. Рус, инглиз телләрен мәктәптә генә өйрәнделәр. Хәзер инде икесе дә Казанда яшиләр, эшлиләр. Әлегә бердәнбер оныгыбыз бар. Ул татарча “әби, нихәл”, “хәлләрең ничек?” дигән фразаларны гына белә. Шәһәрдә яшиләр бит инде. Балалар бакчасында татар төркеменә йөрсә дә, анда бөтенесе русча сөйләшә, тәрбиячеләре дә рәтләп татарча белми, бугай. Бер яктан карасаң, аларга шәһәрдә рус телендә сөйләшергә уңайлырактыр. Менә без гомер буе авылда яшәп, башка телләрне рәтләп белмибез дә. Русча сүз дә әйтеп булмый бит. Кызымны әбисе әрли, балага татарча өйрәтергә куша, мин алай әйтмим. Мәҗбүр итеп кенә булмый, кеше үзе теләргә тиеш. Бер-беребезне аңлыйбыз бит. Шулай да, оныкларыбыз ата-бабаларының телен белергә тиеш, дип уйлыйм. Бераз үсә төшкәч, оныгыбыз да бездән ишетеп, туган телебезнең байлыгын, матурлыгын аңлап, үзе үк кызыксыныр, өйрәнә башлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев