Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Марс Сабаев – Россия Федерациясенең атказанган табибы

Табиб – һөнәр генә түгел, ул – күңел омтылышы.

Марс Якимович Сабаев – бөтен гомерен шушы авыр һәм мактаулы хезмәткә багышлаган карендәшләребезнең берсе, табиб-травматолог, Россия Федерациясенең атказанган табибы.

Марс Сабаев 1941 елның 5 ноябрендә Әлмәт районының Бута авылында дөньяга килә. 1959 елда Миңлебай газ эшкәртү заводына тимерченең 3нче разрядлы укучысы булып эшләп китә. Егет эшли, тырыша, ләкин уйлары бөтенләй башка турында була аның. Егетне табиб эшенең өйрәнелмәгән тирәнлеге җәлеп итә. Нәкъ бер ел Казанның беренче шәһәр хастаханәсенең травматология пункты медбраты булып эшләгәч, 1960 елда КДМИның педиатрия факультетына укырга керә.

Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Ширингуши бистәсендә урнашкан мәктәп-интернатта табиб булып эшли. Шунда ук булачак хатыны Людмила Маштакова, табиб-стоматолог белән таныша. Аннан соң, Акташ участок хастаханәсенең табиб-хирургы һәм аның баш табибы булып эшли. Казан дәүләт медицина академиясенең травматология-ортопедия кафедрасында ординатурада укыганда, Марс Якимовичка «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең медсанчастенә юллама бирелә. 1972 ел күренекле табиб-травматолог-ортопед Марс Сабаевның иң көчле Әлмәт медик-санитар частендә уңышлы эшчәнлеге башлана.

Илнең әйдәп баручы клиникаларында һәм институтларында камилләштерү, Германиядә һәм Швейцариядә стажировка узу, терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын диагностикалау һәм дәвалауның прогрессив ысулларын гамәлгә кертү, остеосинтез операцияләрен башкару болар барысы да Марс Сабаевка илкүләм танылу бирә.

Аның хезмәт биографиясендә юл-транспорт һәлакәтеннән соң, җитди җәрәхәтләр алган 30 кешенең күпләп килүе хәтеренә уелып калган, онытылмаслык авыр иң катлаулы очракларның берсе була. Ул вакытта табибка дүрт тәүлектән артык ярдәм күрсәтергә һәм операция ясарга туры килә.

Медсанчастьтә 1972-1975, 2005-2014 елларда травматология бүлегенең мөдире, 1975-2005 елларда табиб-травматолог булып эшли. Илнең әйдәп баручы клиникаларында һәм институтларында камилләштерү курслары, Германия һәм Швейцариядә стажировка үтә. Марс Сабаев – медицина басмаларында 20дән артык фәнни хезмәтләр авторы да.

Марс Якимович гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләү тәҗрибәсен үзенең югары дәүләт бүләкләре белән билгеләнгән һөнәри эшчәнлегендә төп казанышы дип саный. Мактаулы бүләкләренең иң олысы – 1994 елда бирелгән Россия Федерациясенең атказанган табибы исеме. Шулай ук, Марс Якимович Коммунистик хезмәт ударнигы, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хатлары, Әлмәт шәһәре Башкарма комитеты, Әлмәт районы үзәк хастаханәсе һәм медсанчасте грамоталары, Ленинның тууына 100 ел тулуга багышланган “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

Марс Якимович 2021 елда үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә Марс Якимович Сабаев лаеклы ялда.

Җырчы Җәкәү йорты белән берлектә әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев