Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Каләмдәшебез Александр Филипповка 80 яшь

20 январь көнне, каләмдәшебез Александр Филипповка 80 яшь тула. Олуг бәйрәме белән котлап, укучыларыбызга аның балачак хатирәләрен тәкъдим итәбез.

***
"20 январьда, әнигә 44 яшь туларга тиешле елда, Кабан-Бастрык авылында, тугызынчы төпчек бала булып дөньяга аваз салганмын. Шуннан бирле китаплар белән кызыксына башлаганмын. Әле дә исемдә, шулай берзаман бала-чагалар белән авыл кибетенә кердек. Кемнәрнеңдер алыштырырга күкәйләре бар. Шуңа тәм-томнар алдылар да, берәм-берәм тая башладылар. Мин берүзем калдым.
-Миңа китап кирәк,-дидем.
-Укырга өйрәнгәч килерсең,-диде сатучы дәдәй.
-Мин укырга өйрәнәм, китап кына булсын, өйрәнәм, өйрәнәм...
Минем мышык-мышык еларга торганлыгымны күрепме, бу баладан тизрәк котылырга кирәк дипме, почмактагы китап киштәсеннән калын гына бер китап алып бирде. Мин, шатлыгымны яшерә алмыйча, урамга чыгып чаптым. Кибетче миңа "ВКП(б) тарихы" дигән китап биргән икән. Өй киштәсендә "Евангелие" дигән бер китап бар иде инде. Хәзер икәү булды..."

Келәү әйтә әни

Келәү әйтә әни иртән иртүк

Булмасын дип бәла-казалар.

Ходай безгә аш-су бирсен иде,

Тулып торсын безнең казаннар.

Келәү әйтә әни аш алдыннан,

Ач тамаклары, диеп, туйсын,

Сокланып, сакланып кына йөрсен, .

Батыр, матур булсын, дип, буй-сын.

Келәү әйтә әни иртүк торып,

Балаларга иман кунсын дип.

Дөньяны коткарыр Ходай сүзе,

Якты көннәр күбрәк булсын дип.

Кечкенә Сандыр дәдәсе һәм әнисе иңнәренә таянган. 1941 ел.

Теләнче

Сугыш еллары иде ул. Безнең авылга бер теләнче килеп, өйдән-өйгә кереп йөрде.

Кичкә таба безгә дә кереп, кунып калды. Хәтерлим: озын буйлы, нечкә гәүдәле, сакал-мыегы ап-ак иде. Кечерәк кенә юл капчыгы - биштәре дә бар. Чиста, көр күңелле карт булып истә калган.

Ул чагында ашау-эчүгә кытлык заман. Шулай да әни утырту өчен әзерләнгән орлык бәрәңгеләреннән аш әзерләп, аны өстәл янына, урысча белмәгәч, ишарәләр белән булса да чакырды.

Теләнче урыс карты һәрберебезгә берәр кисәк ипи бирде.

-Әни, бу нәрсә?

-Бу - ипи! - диде әни һәм аның күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты.

Беренче тапкыр ипи ашап йокларга яттык.

Ә иртән, биштәрендәге бөтен булган икмәген өстәлгә бушатып, минем баштан сыйпады.

-Аша, үс, улым! Мин тагын табармын әле, - дип, сәфәрен дәвам итәргә чыгып китте.

8.10.2016

Чебен

(Хикәя)

- Дөмектерәм, каһәр суккырыны, дөмектерәм, - диде Минәй карт бәйләнчек көзге чебенгә.

Минәй карт баштарак чебенне авырткан аяклары белән куып йөрде, аннары, йөрәген тотып, сагалап торды. Бөтен көчен җыеп, өстәлгә кунган чебенгә чәпләшкә белән алагаема китереп бәрде … Чебен дөмекте, Минәй картның да йөрәге тибүдән туктады.

12.09.2015.

Яңгыр

Давыл булды. Кара болытлар агылды. Дөбер-шатыр күк күкрәде.

Болытларга карап зарыгып яңгыр көткән ике күздән тузанлы юл өстенә бары тик ике тамчы күз яше генә тамды.

2016.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев