Кәләй упкыны
Кәләй авылы тирәсендә дә аң-акыл белән аңлатып җиткереп булмый торган серле урыннар байтак.
Аларның иң серлесе, мөгаен, фәнни әйләнешкә «Акташ упкыны» дип кергән урындыр. Хәер, аны «Кәләй упкыны» дип исемләү урынлырак булыр иде, чөнки ул авылыбыз янәшәсендә генә урнашкан.
Әлеге упкын вулкан кратерын хәтерләтә, аерма шунда гына: ул яртылаш су белән тулган. Инде ничә еллар бу упкынның килеп чыгышын
төгәл генә аңлатып бирә алучы булмады. Хәзергә төрле фаразлар гына яшәп килә.
Бу хәл 1939 елның 7 августында була. Кырда эшләп йөрүче трактор ап-аяз көнне, тип-тигез җирдә кисәк күздән юкка чыга. Аптырашкан халык
шул урынга ашыга. Барып карасалар, нәкъ менә трактор сыярлык тирән чоңгыл хасил булган. Тракторны да, тракторчы Павел Пиянзинны да коткара алмыйлар, шахтаның төбе дә күренми һәм аннан куркыныч-шомлы авазлар килә. Әнә шул вакыттан бирле кәләйлеләр өчен бу урын каһәрләнгән урын булып тора.
Нәкъ шул 1939 елда ук упкын яны койма белән уратып алына һәм тикшеренү эшләре башланып китә. Упкын авызы дүрткә биш метр булып,
тирәнлеге 52 метр тәшкил итә. Соңрак аның төбенә төшеп карарга да тырышып карыйлар, тик 25 метр тирәнлектә көчле агымга юлыгалар һәм водолазлар кире борылырга мәҗбүр була. Суга махсус буяу да кушып карыйлар, шул юл белән суның каян чыгуын ачыкламакчы булалар, тик бу да нәтиҗә бирми.
1950 еллар башында упкынның ян-яклары ишелү нәтиҗәсендә ул шактый зурая - диаметры 20 метрга җитә. Бу күренешне өйрәнү өчен упкыннан 30 метр ераклыкта скважина бораулана. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә пластның аскы өлешенең башлыча известъ һәм доломитлар катнашкан ком-кызыл балчык катламыннан торуы ачыклана. Шунысы да кызыклы: карстлашкан токымнарның «түбәсе» кое төбеннән күпкә астарак ята…
Бу упкынның килеп чыгышы шундый серле ки, ул әле бүген дә гади халыкны да, галимнәрне дә үзенә тартып тора. Биредә еш кына экспедицияләр дә эшли. Гидрохимик һәм гидробиологик анализлар, күрсәткәнчә бу нык минераллашкан чишмә суы. Ул бик салкын, шунлыктан анда тере организмнар яши алмый. Татарстанда бүтән бер генә сулыкта да мондый чиста су юк. Хәтта аның төбе күренеп тора. Шунысы да кызык: әлеге упкын кечкенә калкулыкта барлыкка килгән һәм су җир өстеннән 10-12 метр астарак ята. Ә су үзе тыныч көннәрдәге диңгез суын хәтерләтүче караңгы зәңгәр төстә, бик матур.
Хәзерге вакытта бу упкын койма белән уратып алынган, кереп йөрү өчен капка куелган. Кем белә, бәлки, ул киләчәктә туристларны җәлеп
итеп торучы урынга әверелер әле. Биредә фәнни тәҗрибәләр үткәрү, укыту экскурсияләре өчен зур мөмкинлекләр бар бит. Шунысын да әйтик: бу урыннан Әлмәттә башлангыч алып, Самара аша Европа илләренә таба сузылган «Дуслык» нефтьүткәргече башланып китә.
Зинаида Захарованың
«Кәләй авылы асыл җир икән»
китабыннан алында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев