Кадер һәм Сәвәләй авылы мәктәпләрендә агрокласслар эшли
Зәй районы мәгариф идарәсе системасында педагогика, медицина, инженерия, энергетика һәм авыл хуҗалыгы юнәлешләрендә эшләүче махсус сыйныфлар булдырылды.
Авыл хуҗалыгы буенча махсус укытылучы сыйныфлар узган елдан алып Кадер һәм Сәвәләй авылы мәктәпләрендә эшләп килә. Быел исә әлеге мәктәпләрдә тагын ике сыйныф эшли башлады. Шул рәвешле, Кадердә VIII сыйныфта — 5, VII сыйныфта — 10 бала, Сәвәләйдә VIII сыйныфта — 15, VII сыйныфта — 5 бала авыл хуҗалыгы юнәлешендә өстәмә белемнәр алалар.
Агросыйныфларда белем бирү Татарстанда Казан дәүләт ветеринария академиясе, Казан дәүләт аграр университеты, «Аргосила» холдингы белән берлектә алып барыла. Укучылар айга 4 тапкыр югары уку йортлары укытучыларыннан дәресләр ала. Укулар дистанцион һәм мәктәпкә килеп оештырыла. Ә теорияне гамәлдә ныгыту өчен укучыларны холдинг предприятиеләренә алып чыгып хезмәт юнәлеше белән таныштыру алып барыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев