Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан Бастырыктагы торф ятмасында эшләгәннәр

Сугыш елларында Зәй ягындагы Кабан Бастырык торфлыгында эшләүче төп көч хатын-кызлар булган.

Табигатебез бай
Урал тавы итәгендә утыра. Биек текә тау итәгеннән агып чыккан чишмәләре, өч яктан әйләндереп алган калын урманнары, уңдырышлы кара туфрагы белән ул башка авыллардан аерылып тора. Табигый байлыклар да бик күп бездә. Яшәр өчен бөтен шартлар да бар: амбар төзергә таш дисәң, еракка барырга кирәк түгел, таудан гына җыясы; өй салырга уйласаң, урманда төп-төз усак, имән, юкәләр үсә; мичкә ягарга утынга — усак, каен, өрәңге агачлары; мич чыгарыйм дисәң, су буенда — яшел, зәңгәр, кызыл үзле балчык, ком карьеры. Таудан биш чишмә агып төшә, тагын бишесе — елга буенда, җир астыннан ургып чыга. Урманында чикләвек, җиләк, гөмбәнең ниндие генә юк?! 

Торф ятмалары
Тирә-яктагы башка авыллардан аермалы буларак, Кабан Бастырыкта торф ятмалары да күп. Кабан Бастырыкта торф чыганагы елга тугайлыгында, урман читендә урнашкан.

Җәзекәү волостеның Петровка авылында 1891 елда төзелгән һәм ел азагында беренче продукциясен биргән шәрап җитештерү заводында, ягулык урынына, торф кулланылган. Петровка спиртзаводына торфның иң якындагысын, ягъни 15 чакрымлап ераклыкта гына урнашкан безнең авыл янындагысын китерткәннәр. 

Торф әзерләү сезонлы эш булып саналса да, 8-9 айга сузылган, кышын җир туңдыргач туктап, март, апрель аенда яңадан тотынганнар. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, торф чыгаруның әһәмияте тагын да арткан. Ир-атлар сугышта, колхозны алып бару, гаиләләрне туендыру — хатын-кызлар өстендә. Сугыш чорының гадәттән тыш авыр хезмәт шартларында, эш көне 12-14 сәгатькә сузылган, кайчагында 16шар сәгать эшләгәннәр.

Торф чыгаручы Начтый түти
Анастасия Афанасьева 25 ел авылда торф чыгаруда эшләгән. «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медаленә ия булган. Тырышып эшләгәне өчен, аңа «Зингер» тегү машинасы, гармун, юрганнар бүләк иткәннәр. 

93 яшендә дөньялыктан киткән Начтый түти сугыш чорында торф чыгаруда ничек эшләгәннәре турында үз оныкларына түбәндәгеләрне сөйләп калдырган: «Балта белән чабып, көрәк белән торфны казыйбыз, киемгә, биткә саз чәчри, күзгә, авыз-борынга керә. Балталар, пычкылар бик тиз үтмәскә әйләнә. Аларны үзебез үткенлибез. Җирнең өске катламын алгач, төрле агачлар чыга, шуннан соң гына ныклы торф күренә. Өченче кат торфны казуы бигрәк авыр. Аяклар — көне буе тездән салкын суда, кайчакта, сыек торфны — билдән, ә кайвакыт күкрәктән ерып йөрергә туры килә. Резин кием бирсәләр дә, ул гына коткара алмый, бөтен гәүдә су була. Ә апрель, октябрь айларында төнлә катыра, су эчендә эшләүдән буыннар сызлый. Юеш торф кисәкләрен су эчендә кирпечләп кисеп, штабельләп, эскертләргә өябез. Бер торф кирпече 9 килолап була. Көнлек норма — 6-10 сутый җир. Торф кирпечләре кипкәч, ат арбасына төяп, Петровский спирт заводына озатабыз... Искә алганда да тетрәнеп куям, бер көнгә никадәр торф кирпечләре бер кешенең кулыннан үткән! Күп вакыт икешәр норма үти, 12шәр сутый эшли идек. Сугыш вакытында ризык булмаганлыктан, үлән ашаучылар күп булды, чөнки бер телем икмәк тә булмады, барысы да фронтка җибәрелде. Өскә кияргә кием юк. Бу авыр сугыш көннәрендә ач-ялангач йөрүчеләр күп булды. Ә торфлыкта эшләүчеләргә, бер эш көне нормасына бер табак аш ашаттылар, ипи, сыек май, әле тагын хезмәт хакы итеп, акча да бирәләр иде». 

Хәбәрсез югалган дип...
Каһәр суккан сугыш Анастасия Антоновнаның да шәхси бәхетен урлый. 1906 елгы ире Фёдор Афанасьев, туган авылы торфлыгында эшләгән җиреннән, сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китә. Ике кечкенә бала белән калган Начтыйга 1941 елның көзеннән үк хатлар килми башлый. Бераздан, иренең хәбәрсез югалуы турында хат килә. 

«Хәбәрсез югалган» белән «Ватанны яклап һәлак булган» сугышчыларның гаиләләре хокукый һәм социаль яктан төрле шартларда кала. Ире Федор хәбәрсез югалган булып исәпләнгәнлектән, аның балалары Александр белән Аннукка бер тиен акча да бирелми, башка өстенлекләр дә булмый. Хәбәрсез югалуына ышанмыйча, Начтый түти гомер буе Фёдор дәдәйне көтә. 

Җиңүнең 35 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, оныгы Григорий хәрби комиссариат һәм архивлар аша юллатып, Бабасы Фёдорның кайда һәлак булганын ачыклый ала. Кабан Бастырык керәшене Фёдор Афанасьев хәбәрсез югалмаган, ә каты яраланып, Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәрендәге госпиталендә үлгән була. 

Начтый түти һәм Аннук белән Александр 40 ел узгач, 1982 елның 9 май көнендә алынган бу хәбәргә сөенәләр. Оныгы Григорий Николаевич, үз гаиләсен алып, җиңел машинада ерак юлга чыга һәм бабасы җирләнгән туганнар каберлеген үз күзләре белән күреп кайта. Фёдор Афанасьевич Афанасьев 1941 елның октябрендә Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре зиратындагы туганнар каберлегенә җирләнгән... 

Куркыныч сер
Бәләкәй чагында ук әнисе чирләп үлгән һәм үзеннән җиде генә яшькә олырак үги ана кулында үскән Начтый авылдагы чиркәү-приход мәктәбендә укый-яза өйрәнгән, чиркәү хорында җырлаган. Сугыш вакытында Кабан Бастырыктагы торфлыкта эшләгәндә, үткен һәм кыю Начтыйны, еш кына, Петровка спирт заводына айлык хезмәт хакы алып кайтырга җибәрәләр. 

Сугыш елларында ач-ялангач йөрүчеләр күп булса да, өстенә ямаулы иске-москы киеп, аркасына котомка аскан Начтыйга игътибар итүче булмый. Авылдагы торфлыкта эшләүчеләргә дигән акчаны исән-имин алып кайтып тапшыру өчен, Начтыйга хәерче булып киенергә туры килә. Петровка спирт заводына килүгә, торфлыктагы хезмәт хакы алучыларның хисап исемлеген һәм кәгазь акчаларны Начтыйның бөтен тәненә урап, бау белән бәйләп, ялгызын олы юлга озату гадәткә әйләнә. Бу бик яшертен сер булып, аны беркемгә дә белгертергә ярамый. Начтый аны, хәтта иң якын туганнарына да әйтми. Сугыш чорында (һәм хәзерге заманда да!) ялгыз хатын-кызның, 15 чакрым араны берүзе җәяүләп үткәнен күз алдына китерүе дә куркыныч. Әле бит урман аша да чыгасы бар.

Бәләкәйдән Ходай барлыгын белүе, Аңа ышануы, Аны янәшәсендә тоюы көч бирә Начтыйга. Гомерләр үтеп, бу серне оныкларына сөйләгәндә ул: «Ходайның мине яклап-саклап баруына, ярдәм итәренә ышандым. Балаларымның, бергә эшләгән хезмәттәшләремнең тамаклары тук булсын дип тырыштым», — ди. Ярдәм итүчесе булмаганлыктан, Начтый торф чыгаруда ике норма үти. Бер норма өчен бирелгән ипи, бер тәлинкә аш һәм сыек май үзенә булса, икенче норма өчен тиешле өлешне ул ике сабый баласына бүлеп биргән. 

«Әбием 82 яшендә Чаллыга килеп, бездә 8 ай яшәде, олы малаем балалар бакчасына йөри башлаганчы, аны карады. Чиркәү мәктәбендә өйрәнгән иманнарны, җырларны җырлап, улымны юата, йоклата иде ул. Миңа да бик күп иманнар, җырлар өйрәтте. Улымны почмакка бастырганны әбием бер дә яратмый, күрсә, җаны түзми һәм безгә әйтә иде: «Почмакта балаларны яхшылык кылырга берәү дә өйрәтми, балаларны кече яшьтән үк хезмәткә өйрәтеп, яхшы гамәлләрне үзеңнең үрнәгеңдә күрсәтеп кенә тәрбияләп була ул», — дип искә ала аны оныгы Екатерина.

Балалары, оныклары
Шундый авырлыклар күрүенә карамастан, Начтый түтинең йөзеннән елмаю, теленнән уен-көлке китмәде. Аның белән күрешеп сөйләшкәндә җаннар сафланып кала иде. Балаларын да кешелекле, үзе шикелле уңган итеп үстерде ул.

Улы Александр үз авылыбыз кызы, оста биюче Татьяна Петрова белән тормыш корып, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, 1969 елда Тукай районының Новотроицк авылына күченеп киттеләр. Александр дәдәй гомер буе агроном булып эшләде. Бик талантлы кеше иде ул — шигырьләр язды, моңлы итеп җырлады, оста гармунчы да булды. Балалары да укып чыгып, үз гаиләләрен булдырып тормышта үз урыннарын табып яшиләр.

Начтый түтинең кызы Анна да үз авылыбызның булдыклы егете Николай Петровка чыкты. 1969 елны алар, гаиләләре белән, Тукай районының Бәтке авылына киттеләр. Николай дәдәйнең эшчән һәм оештыру сәләтенә ия булуын күреп, җаваплы эшләр тәкъдим итәләр. Ул совхоз директоры да, «Ворошилов» совхозында директор урынбасары да, тимер юл станциясендә баш механик та булып эшли. Өч балалары да югары белем алып, әти-әниләренә лаеклы алмаш булып яшиләр.

«Әнием озак еллар яшелчәчелектә эшләде, күп тапкырлар Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Тегәргә, бәйләргә яратты, аш-суга да оста иде. Күпереп пешкән ипиләренең тәме һаман да истә. Нечкә күңелле әнием, кич утырганда керәшен җыруларын, «Кыр казларын» яратып җырлый, бик күп иманнар белә, китаплар укырга ярата, үзе дә шигырьләр яза иде», — дип искә ала аны улы, хәзерге вакытта Тукай районы «водоканалы» җитәкчесе, шулай ук, җирле керәшен оешмасын җитәкләүче Григорий Николаевич. 

Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА.
Лаеш районы Усад авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик тарихи истэлеклэр,фотолар бик урынлы, санала, бу купме мэгьлумэт аласын,ничек тырышып эшлэгэннэр , ялны белмичэ гомер иткэннэр, рэхмэт бу матур истэлеккэ