Кабан-Бастырык авыл җыены чиркәүдә келәү итүдән башланды
Зәй районының Кабан-Бастырык авылында чиркәү төзелгәнгә ун ел тулу уңаеннан, молебен уздырдылар.
Билгеле булганча, Кабан-Бастырык авылында 1881 елда Архистратиг Михаил чиркәве төзелә. Халыкка дини хезмәт күрсәткән чиркәүне совет чоры булган 1935 елда ябалар. Нәтиҗәдә, заманында үзенең миссионерлык мәктәбенә кадәр булган безнең Кабан-Бастырыкка динсезлек заманы килә...
Ун ел элек Кабан-Бастырыкта, халыкның үз тырышлыгы белән, чиркәү сафка бастырылды. Һәм менә, июль аеның матур көннәреннән берсендә, Кабан-Бастырык халкы, читтә яшәүче авылдашлар чиркәүгә молебенга җыелды. Ирем Рафис белән бергәләп, без дә Казан янындагы Усадтан ук кайттык.
Башта авылыбызның чиркәвендә, Зәй, Сарман районының Ләке авылы һәм Яр Чаллы священниклары җитәкчелегендә, чиркәү-керәшен телендә келәү уздырылды. Келәүдән соң, Дүртмунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков һәм, шулай ук, чиркәүне карап торучы Андрей Кондратьев халык каршында чыгыш ясадылар. Чиркәү төзелешенә үзеннән зур көч керткән Александр Васильев һәм Зичәбаш керәшене — алтарь ясаткан, Әлмәт чиркәвеннән кайтып келәүләр үткәргән, балаларны чумылдырган иерей Петр Шишкин исемнәрен хөрмәт белән телгә алдылар. Хәзер инде арабызда булмасалар да, үзләре дә, хезмәтләре дә онытылмаска тиешлеген әйттеләр. Гомумән, Кабан-Бастырыкны чиркәүле итү өчен үзләреннән өлеш керткән, бирегә келәүләргә йөрүче халыкка рәхмәт җиткерделәр.
Соңыннан халык Олы чишмә янына, Авыл җыенына җыелды. Ул җыенга атап, авыл халкы ике сарык чалдырган иде. Өч казан пылау, шулпа пешерделәр. Чәй табыны да көйләнде.
Дүртмунча авыл җирлеге башлыгы Радик Ситдыйков җыенның да башыннан ахырына кадәр булды.
— Кешегә һәрвакыт җиргә якын булырга тырышырга кирәк. Әгәр дә җирне онытсак, ул ташландык хәлгә килә. Алга таба да туган туфракны сакларга кирәк. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгәнне эшләргә тырышабыз: юлларны ясадык; су, электр уты керттек; чиркәүләрне карыйбыз; зиратларны тәртипләп торабыз. Быел матур гына итеп күпер дә ясап куйдык. Бу эшләрне оештыруда ярдәм итүче Әндрей дәдәйгә, Настя түтигә, Кабан-Бастырык кызларына рәхмәт. Читтәге якташларның да пенсия яшенә җиткәч кенә түгел, ә эш көчендә чакта туган авылны онытмауларын, аны яшәтү өчен тырышуларын телим, — дип үзенең рәхмәтләрен һәм теләкләрен җиткерде ул. Сүз уңаеннан, шундый матур һәм кирәкле җыен оештырганы өчен, җирлек башлыгы Радик Ситдыйковка авылыбыз халкы бик нык рәхмәтле...
Авыл җирлеге быел 300 мең сум күләмендә грант откан дип тә ишеттем. Җирлек башлыгы үзе дә, аның командасы да тырышып эшлиләр. Җирлек башлыгы үзе яшәгән Дүртмунчаны гына түгел, җирлектәге Зичәбашын да, безнең Кабан-Бастырыкны да тигез күрә, андагы проблемаларны хәл итү өчен тырыша.
Кабан-Бастырык җыенында да ул хакта сүз булды. Шундый эшләрдән, иң беренче чиратта, безнең Югары очтагы ташландык хәлгә килгән коены чистартасы бар. Шулай ук, минем ирем, галим Рафис Шәймәрдановның Кабан-Бастырык тарихына багышланган китабын бастырып чыгарасы бар. Бик күп фәнни хезмәтләр һәм китаплар авторы Рафис җыенда ясаган чыгышында үзе әйтеп үткәнчә, авылның ул өйрәнгән тарихы саллы килеп чыкты, аңа авылдашларның хәзерге тормышлары турында өстисе генә калды.
Үзе колхоз председателе булып эшләгән Бохарайда яшәүче авылдашыбыз Пимен Захаров үзенең «Улым — күз нурым» дигән китабын җыенда катнашкан кешеләргә бүләк итеп өләште.
Чаллыдагы керәшен чиркәвенә йөрүче, иман кенәгәләре сатучы авылдашыбыз Галина Ермакова авылыбыз җыенына да китаплар алып кайткан иде.
Чишмә янындагы җыенда үзенең педагоглык хезмәтен безнең Кабан-Бастырык мәктәбендә башлаган, Түбән Биштә мәктәп директоры булып та эшләгән Лев Ермолаев та бар иде. 93 яшьлек ветеран педагогны җыенда үз укучысы — 83 яшьлек Галина Фролова белән бергә фотога да төшереп алдылар.
Галина түти — авылның иң актив кешесе, чиркәү төзелгәч, беренче келәүне дә ул укыган, халыкны чиркәүгә тартуда да башлап йөргән. Хәзер аның үз алмашы бар — дини йолаларны Анастасия Кукина үткәрә.
Чишмә янындагы җыенда Дүртмунча авылындагы «Тугай» фольклор ансамбленә йөрүче Анастасия Кукина белән Анна Батаеваның «Кабан авылы көе»н башкарулары күзләрне яшьләндерде:
Кабан суларына басмалар салдым,
Узган-барганнарда җөрергә.
Җыраккай җулларны җакыннар итеп,
Наруш килдем сезне күрергә.
Менделеев районындагы авыл җирлегендә эшләгән, укытучы һәм китапханәче дә булган Александра Сафина үзенең матур җыруларын җырлап бирде.
Дүртмунча авылыннан Василий Андреев кулыннан гармун төшеп тормады, ул бөтен кешене биетте, җырлатты. Авылыбызның олы яшьтәге һәм бик актив кешесе, умарталарга кадәр тотучы Александра Дмитриева да бик матур итеп керәшенчә җырлады. Аның оныгы Олеся Дмитриеваның быел Кашка таудагы Питрауда керәшен чибәре булганын да әйтим.
Хәтта табын янында да сүзнең, истәлекләрнең өзелеп тормавыннан авылдашлар өчен мондый очрашуларның бик тансык икәне аңлашылды.
— Чиркәүнең башлануы шуннан булды: хатыным Евгениянең әбисенең әнисе Евдокия Батаева шушында күмелгән, ташы да бар. Хатыным шуны әйләндереп алырга дип кайтарып җибәрде. Кайтып, ул тирәне әйләндереп алдык. Соңыннан хатын белән икәү алып кайтып нарат үсентеләре утырттык. Изге эшләр шул эштән башланды. Аннан веранда көйләдек, — дип истәлекләре белән уртаклашты чиркәү проектларын ясатып, аның төзелешенә җитәкчелек итүче Андрей дәдәй Кондратьев.
56 ел гомерен колхозда уздырган, төрле елларда фермада эшләгән, баш бухгалтер, партком секретаре, колхоз председателе, аның төзелеш һәм газлаштыру буенча ярәмчесе булган Юрий Смирнов:
— Зичәбаш, Кабан-Бастырык авылларына тулысынча газ кертелеп, халык утын ташудан, ташкүмер ягудан котылды. Авыл кешеләренең тормышы җиңеләйде. Кайда эшләсәләр дә, авылдашлар кушкан эшне һәрвакыт җиренә җиткереп үтәүче тәртипле кешеләр булдылар, — дип сөйләде 83 яшьлек Юрий дәдәй Смирнов (ни кызганыч, икенче көнне аның хатыны Фәрхенур апаның бакыйлыкка күчкәнен ишетеп бик кайгырдык).
Александр Миронов исә озын-озак сөйләп тормады, әйтәсе сүзләрен шигъри юлларга салып әйтте:
Авыл күчә әкрен генә тау башына,
Анда — тыныч, анда — тигезлек.
Мине дә, анда баргач
Авылдашлар чорнап алырлар.
«Килдеңмени, Әндруш малае, — дип,
Хәл сорарлар, кочып алырлар.
Ә хәзергә шигырь язып ятам әле,
«Саташканмы әллә бу?!» — дисеннәр.
Җыелышып, мине искә алып,
Рәхәтләнеп торып көлсеннәр.
Авыл җыенына багышланган язмамны Галина түти Фролованың чыгышындагы сүзләр белән тәмамлыйм: «Тагы да шушылай күрешергә, йөрешергә, булышырга язсын. Әле чиркәүдә эшлисе эшләр бик күп. Барыбызга да саулык-сәламәтлек, елларга тынычлык һәм иминлек телим. Сугышлар бетсен. Ходай яңгырларны бирсен. Шушы Олы чишмә буена төшеп иманнарыбызны укыган көнне үк яңгыр яуганын онытмыйк. Ходайдан сорыйк, сораганнарга, яхшы теләктә булганнарга барысын да бирер».
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Комментарии
0
0
Бик матур, күңелле бәйрәм булды .Оештыручыларга зур рәхмәт.
0
0