Кәҗәбаш авылына икенче исем бирелә?
Әлмәт районының керәшеннәр төпләнеп яшәүче авыллары белән таныштыруны дәвам итәбез.
Сүз Кәҗәбаш (Васильевка) авылы турында булыр.
Риваятләр буенча, 1790 еллар тирәсендә патша армиясендә ярты срогын хезмәт итеп, Минзәлә өязенең Бисеп авылына егет (татар исеме искә алынмый) кайткан. Христиан динен кабул иткән һәм Абрам исеме алган һәм шуның өчен 25 еллык хәрби хезмәттән азат ителгән.
Егет туганнары белән туган авылыннан 100 чакрым читкә китеп, табигатьнең матур почмагында, кеше үзләштермәгән җирләргә килеп урнаша.
Авылны Абрамовка дип атыйлар. Моңа дәлил булып, 1801 елда Самара губернаторы Бөгелмә кантонында җир бүлеп бирү турындагы Указы нигезендә Абрам Петровка бирелгән документның күчермәсе бар.
Яңа җирләргә ихтыяҗ Минзәлә өязенең Кузайкино авылы янында урнашкан Баграж‑Никольский крестьяны Василийны, Абрамнан рөхсәт алырга һәм чокырның икенче ягында урнашырга мәҗбүр итә. Бу авыл Василий хөрмәтенә Васильевка дип аталган.
Шулай итеп ике авылны бер чокыр аерып торган. Соңрак авыллар Васильевка дип аталган бер авылга берләшәләр.
Авылның башка рәсми булмаган исеме дә бар – Кәҗәбаш. Ул «Кизләү башы» сүзтезмәсеннән килеп чыккан, бу татар теленнән «чишмә башы»дигәнне аңлата. Чыннан да, Зәй-Каратай елгасы нәкъ шушы җирдән башлана.
Авыл халкы традицион һөнәрләр белән шөгыльләнгән: ир-атлар чабата үрә, терлек тиресен эшкәртә, сабан, арба тәгәрмәчләреннән алып туку станокларына кадәр авыл хуҗалыгы хезмәте кораллары әзерли. Хатын-кызлар тегү, чигү һәм башка кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр.
Революциягә кадәр Васильевкада 200 крестьян ишегалды булган. 1890 елда авылда чиркәү төзелә һәм 1894 елда 2 еллык чиркәү приход мәктәбе ачыла, ул Изге Синод бүлеге тарафыннан финанслана.
1920 елгы белешмәдә әйтелгәнчә, Бөгелмә кантонының Карабаш волосте Васильевка авылы территориясендә урнашкан, Васильевка һәм Абрамовка мәктәпләренең (хәзерге төп гомуми белем бирү мәктәбе) мич белән җылытыла һәм керосин белән яктыртыла торган агач биналары булган.
Чиркәү 1929 елга кадәр эшли. 1953 елда колхоз җыены карары белән бина клубка тапшырыла.
1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва-Иваново волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.
1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районы составында.
Кәҗәбаш авылы күренеше. Геннадий Макаров архивларыннан
1930 еллар башында авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла. 1950 елда аның составына “Ударник” колхозы (Улаклы Чишмә авылы) керә. 1962 елда “Рассвет” колхозы (Иске Суркино һәм Яңа Суркино авыллары) белән берләшә. 1988 елда Калинин исемендәге һәм “Рассвет” колхозлары яңадан аерылып чыга. 2008 елга кадәр Агрофирма “Васильевка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, ”Нива” авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.
1920 елларда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда − җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1993 елда – тулы булмаган урта (1998 елда яңа бина төзелә), 2001 елда – башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.
Бүгенге көндә авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, китапханә эшли.
Күренекле кешеләре:
Михаил Константинович Алаев (1925−1946) – старшина, Бөек Ватан сугышында катнашучысы, Дан орденының тулы кавалеры.
Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең ВКонтактедагы төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев