Их, Сәвәләй, Сәвәләй…
Күптән түгел бер көнебезне Зәй ягында уздырып, аның табигатенә, киң күңелле кешеләренә сокланып кайттык.Андагы керәшен авыллары белән таныштырабыз.
Сәвәләйгә килү белән, авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков безне махсус хәрби операциядәгеләр өчен ярдәм әзерләүче, маскировка челтәрләре үрүчеләр белән таныштырды. Кышын көненә ике килә икән алар, ә җәйләрен көндез өч сәгать шунда булалар. 17-18 кеше җыела, көненә 2 челтәр үрәләр, чәйләр әзерлиләр.
– Сәвәләйдә – 370 хуҗалык, 650 кеше яши. Унбереллык мәктәп, хәзерге вакытта 70 бала укый. Беренчегә 4 бала керде, киләсе елга 15ләп бала булыр дип көтәбез, – диде ул.
Тышкы яктан да, эчтән дә матур, зур мәдәният йорты хезмәткәрләре эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Ләйлә Сабаева таныштырды:
«Барлык бәйрәмнәрне дә үткәрергә тырышабыз, авыл халкы, балалар белән район, республика күләмендә уздырылган чараларда катнашабыз. Тик ансамблебез таркалды, шуңа нык борчылабыз, түтиләр олыгайды, йөри алмыйлар, ә яшьләрне йөртүе авыррак».
Шундый зур авылның ансамбле юк дигәч, кәефебез кырылган иде. Юкка булган икән, элек мәдәният өлкәсендә эшләп, хәзер лаеклы ялга киткән Светлана Чернова яшәгән йортка килгәч, барысы да онытылды.
;
Монда безне авылның элгәреге «Сәвәләй» ансамбленә йөргән түтиләр һәм гармунчы дәдәй керәшен көйләрен сыздырып каршы алдылар. Аларга кушылып биеп киткәнне дә сизми калдык. Ә бергәләп өстәл артында, табында җырлап утырулар озак истән чыкмас. Алардагы тавыш, осталык! Сокланып туймаслык. Олыгайдык шул дисәләр дә, күз тимәсен, күңелләре белән дә, нур чәчеп торган йөзләре белән дә барысы да – унсигездә!
Бу зур авылның мәктәп бусагасыннан атлап керүгә, андагы чисталык, иркенлек күзгә ташланса, балаларның шуклыгы һәм рус телендә генә сөйләшүе колакны ярып керә. Керәшен авылы саналса да, төрле милләт халкы яши шул монда. Шулай да, татар теле укытыла.
Керәшеннәр бармы дип, балалардан сорагач, ике кыз, русчалатып, «да» диделәр. «Татарча сөйләшәсезме» дигән идем, «әйе» дип сөендерде алар. Тик, нинди билгеләр аласыз дигәнемә, кабат русчалатып «пятерки» дип җавап бирделәр. Кызганыч, мондый проблема бер Сәвәләйдә генә түгел. Йөрәк сыкрый, телебезне онытмасак иде. «Телен белгән – илен белгән» дип, халык юкка әйтмәгән бит. Укытучылар белән дә сөйләштек, Елена Москова шушы авылда туган, шушы мәктәптә укыган, инде 16 ел шушы мәктәптә инглиз телен укыта. Ире белән бергәләп, өч малай үстерәләр. Тел турындагы проблеманы ул да сөйләп алды:
– Балаларны бөтенләй телне белмиләр димәс идем, аңлыйлар алар, тик сөйләшүләре авыррак. Йолаларыбызны, телне онытмасыннар өчен, өйдә үзебез әби-әниләрдән өйрәнгән җыруларны җырлыйбыз, бәйрәмнәрне билгеләп үтәбез, керәшеннәрнең «бастырып» биюен өйрәнәбез, – дип сөйләп үтте ул.
Сәвәләйнең берничә ел элек кенә төзелгән чиркәвен күреп сокландык. «Зират чишмәсе» суын эчеп, шифа алдык.
Сәвәләйдән фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев