Иван Телешев: Кояшлы, җиләс урын кирәк аңа, күләгәне бер дә сөйми!
Татарстан Республикасының атказанган энергетигы, һава десанты гаскәрләре ветераны, районыбызда озак еллар җитәкче булып эшләгән Иван Сергеевич узган ел август аенда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мамадыш совхозы бистәсендә гомер кичерүче пенсионер лаеклы ялда да тик ятмый. Хатыны Елизавета Григорьевна белән үзләренең 28 сутыйлы хуҗалыкларында бакчачылык белән ныклап шөгыльләнәләр алар. үз куллары белән утырткан төрледән-төрле агачлары барысы да мул җимеш бирәләр. Виноградлары аеруча игътибарга лаек.
– Виноград үрчетергә күптәннән кызыга идем. Берничә ел элек базарда сатучылардан алып утырттым. Көньяк сортлары бик нәзберек, безнең якларга яраклаштырылмаган булып чыкты. Өсләрен күпме генә капласам да, кышын өшеделәр. Аннары Киров өлкәсеннән төшләр алып кайттым. Сигезенче елында җимеш бирделәр. Кояшлы, җиләс урын кирәк икән аңа, күләгәне бер дә сөйми! Хәзер үрчеделәр, 30 төптән артып киттеләр. Янбакчада да, су буенда да махсус кишәрлекләр ясадым. Тимер баганалар утыртып, аларга чыбыклар тарттырдым. Шпалерлар буенча үрмәләп, бик яхшы үсәләр. Аларны күзәткән саен үзенә күрә бик кызыклы, серле дөнья ачасың! Беркөнне генә укыдым: 100 елдан артык яшиләр икән! Үзара серкәләнәләр дә әле. Бик белеп эш итәргә, үзвакытында карап, тәрбияләп торырга кирәк. Хәзер аларны кышка әзерләү чоры җитте. Нәкъ шуның белән шөгыльләнеп ятам. Яшь ботакларны искесеннән 6 (9га кадәр ярый) буын калдырып кисәм. Шпалерлардан алып, көлтәләп үреп, җиргә яткырып куям. Кар астында үзе шулай кышлый. Ә көньяк сортларны яхшылап төрергә кирәк, – дип сөйләде ул. Виноград үстерергә теләүчеләргә дә иң элек авыруларга һәм салкынга чыдам, башка бакчачылар арасында сыналган сортларны утыртып карарга киңәш итте. Берникадәр тәҗрибә туплангач, виноград үстерүнең нәрсә икәнлегенә яхшылап төшенгәч, көньякта гына үстерелә торган сортларга да күчәргә була. Гомумән алганда, виноград ул башка җимеш агачларыннан үзенә гел игътибар таләп итүе белән аерыла, аның белән һәрвакытта контактта булырга кирәк. Шул очракта гына ул сезне уңышы белән куандырыр.
“Ничек тукландырырга?“ – дигән соравыма да бик халыкчан һәм җиңел җавап бирде. Язын тузганаклы үләннәрне чабып, мичкәгә тутырып, өстенә су салып куя. Бер атна узгач ул менә дигән ашламага әйләнә. Һәр төпне шуның белән ашлый. Виноградларга су сибеп артык мавыкканы юк. “Аның тамырлар системасы бик көчле, үзенә кирәкне эзләп таба ул!“ – ди. Җимешләрне кошлардан саклау өчен махсус челтәрләр сатып алган. Тычканнардан саклау чаралары дип, күршеләрдәге 10 мәчене атады.
Бакчачылыктан кергән керем турында сорый башлагач, Иван Сергеевич бөтен йөзен тутырып елмайды һәм: “Җимешләрне һәм үсентеләрне балаларга, туганнарга, дусларга, танышларга күчтәнәч, бүләк итеп өләшәбез. Бакчачылык – минем күңел эшем, җирдә эшләү, тырыш хезмәтеңнең матур нәтиҗәсен күрү адәм баласына бетмәс-төкәнмәс энергия бирә..." – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев