Иван Крешков: «Албайда музей комплексы оештырырга телибез»
Мамадыш районының Албай авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков 2025 елга булган планнары турында сөйләде.
— Соңгы ике елда җирлектә бер кешедән 500әр сум үзара салым акчасы алынды. 2025 елга да сумманы үзгәртмәдек, шул килеш калдырдык. Ноябрь башында уздырылган гражданнар җыенында халыкның 72 проценты үзара салым өчен тавыш бирде.
2024 елда аны барлыгы 200 кеше түләде. Ул акчага ел саен урам баганаларындагы яктырткычлар алмаштырыла. Ни өчен һәр елны, дигәндә, ул яктырткыч лампаларның файдалану вакыты биш кенә ел. Аңа якынча 100 мең сум акча тотыла.
Аннан Албайның үзәк урамында асфальт булса да, әле 4-5 кенә йортлы тыкрыклар да бар бит. Аларның да юлларын карап, рәтләп торрыга кирәк. Бер тыкрыктагы 100 метр юлга вак таш түшәлде, ул 190 меңгә төште. Калган 210 мең сум җирлектәге дүрт авылның — Әрнәш (Олы Арташ), Урта Әрнәш (Албай), Югары Әрнәш (Казаклар), Түбән Әрнәшнең (Тёплое болото) юлларын кардан чистартуга тотыла.
Авыл җирлеге башкарма комитетының үз тракторы бар. Авыл җирлеге депутаты Михаил Семёнов та, бик ашыгыч булганда, үзенең ДТ тракторы белән юлны ача. Югары Әрнәш урамнары юлын көздән грейдер белән тигезләп чыгабыз. Ул авылда кайчандыр 117 хуҗалык булган, хәзер 36 йорт кына. Тракторчыбыз Михаил Григорев — шул авылныкы. Югары Әрнәштән башлап, «Беларусь» белән юлларны тигезләп килә.
Җирлектә — өч зиратта. Түбән Әрнәш түбәнлектә утыра, шунлыктан аларның зираты Югары Әрнәшнеке белән бергә. Симек бәйрәме җитәргә бер атна кала зиратларда ике көн рәттән өмәләр оештырыла. Җирлек халкы белән беррәттән, Чаллы, Түбән Кама кебек шәһәрләрдән кайтучы авылдашлар да катнаша. Албайда да, Питрауга кадәр бер атна алдан ял көнне зиратта өмә үткәрелә, печәне дә чабыла.
Җирлектәге унике чишмәдән сигезенең суы кулланыла. Алар 2016 елда ук яхшылап ремонтланды. Албайның Тегермән чишмәсе бик көчле агымлы. Аның суын тау башындагы 25шәр тонна сыйдырышлы ике су саклау резервуарына ике насос кудыра. Тормышта төрле хәлләр була. Алай болай янгын чыга калса, Албайда, Казаклар авылында өчәр гидрант көйләнгән. Бүрсет елгасы да безнең территориядән ага.
Бүгенге көндә биш егетебез — махсус хәрби операциядә. Аларга гуманитар ярдәмнәр җыю оештырыла. Аларның якынанрын да онытмыйбыз. Мобилизация буенча хәрби операциягә алынган Артурның әнисе, ялгыз яшәүче Зоя Митрофановага ел саен утын, печән кайтартабыз. Ни сораса да, ярдәм итәбез. Артурның хатыны Владимирда тора, ике баласына Яңа ел бүләге илтеп бирәчәкбез. Контракт буенча киткән Алексейның әнисе Лидияне ярдәмсез калдырмыйбыз. СВОдагы егетләрнең әниләрен 30 декабрдә бал-маскарадка чакырып, Яңа ел күчтәнәче тапшырачакбыз.
2025 елда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Геройлары авылы буларак даны еракларга таралган Албай халкы ул бәйрәмне зур дулкынлану аша көтә. Албайда хәтер аллеясе, янәшәдә үк Гражданнар сугышы Герое Степан Домолазов, Советлар Союзы Геройлары Иван Максимов, Михаил Москвин, Россия Герое Георгий Смирнов, Социалистик хезмәт Герое Иван Иванов багышланган музей бар. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм яуда һәлак булган авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәл район бюджеты исәбенә яңартылды. Албайда музей комплексы оештырырга телибез. Район җитәкчелеге ярдәме һәм авылдашларның уртак тырышлыгы белән, анысын да эшләрбез, дип өметләнәм.
2025 елга да шул өметләр белән керәбез. Җирлектә яшәүчеләргә, барлык карендәшләргә татулык, бердмәлек һәм ил-көнгә тынычлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев