Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: «Керәшен оешмасының һәрбер члены эшебезнең нәтиҗәсе, тотрыклылык өчен җаваплы»

Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасының 26 март көнне Казан шәһәрендә уздырылган идарә утырышында 2023 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалып, 2024 елга планнар расланды, фикер алышулар булды.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә булган утырышка оешманың 18 район бүлеге җитәкчеләре, идарә членнары һәм аерым чакырылган кунаклар — Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Вадим Никитин белән Казандагы Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин килгән иде. Утырышны оешманың идарә җитәкчесе Иван Егоров алып барды. 

«Илебез политик, экономик яктан катлаулы чор кичерә. Барлык авырлыкларга карамастан, без яшибез, эшлибез, туктап калмыйбыз. Бүген көн тәртибендә патриотизм, берләшү мәсьәләләре актуаль булып тора. Узган ел республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгән иде. Бу өлкәдә оешма тарафыннан шактый эшләр эшләнде. Әле ун көн элек кенә илебез Президентын сайладык. Илебез җитәкчелеге дәүләтебезне ныгыту, үстерү буенча яңа максатлар куя. Без дә шул юнәлештә бердәм булып, халык белән, тупланып эшләргә тиеш», — дип, утырышны башлап җибәрде Иван Егоров.

ЭТНОМӘДӘНИЯТНЕ ҮСТЕРҮ

2023 елдагы эшкә отчет белән, республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова чыгыш ясады. Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында керәшен оешмасы эшчәнлеге этномәдәниятне үстерү буенча бурычларны тормышка ашыруга юнәлдерелгәнен ассызыклады ул. Түбәндә аның чыгышыннан өзекләр.

Мәдәни айлыклар
Өченче ел рәттән без, төрле төбәкләрнең керәшен культурасы айлыклары буларак, «Җакын дуслар җыелышкач» проектын зурлап һәм җирле бүлекләребезнең активлыгы белән үткәрәбез. Өч елда 16 мәдәни айлык уздырылды, шуларның 5есе — 2023 елда. Бу проект кысаларында 365 мероприятие оештырылган, алар интернет киңлекләрендә 700 меңнән артык каралу җыйган, 4500 кеше офлайн килеп караган. 2024 елда керәшеннәр аз санлы районнарның мәдәни айлыклары декада буларак оештырыла.

Фәнни-практик конференцияләр
Узган ел «Керәшен сүзе» газетасының 30 еллыгына багышланган «Совет чорыннан соң керәшеннәрнең вакытлы матбугатын үстерү» конференциясе узды. Чарада XX гасырның беренче яртысында керәшен вакытлы матбугатының барлыкка килүе; 1990-2000 елларда керәшен матбугатының үсеше; «Керәшен сүзе» һәм «Туганайлар» газеталарының барлыкка килү тарихы, аларда күрсәтелгән проблемалар турында сүз барды. 

Туган якны өйрәнүчеләрнең II Бөтенроссия «Ыру агачы» форумында керәшен авыллары тарихы, шәҗәрә, туган якны өйрәнү музейлары, керәшеннәрнең этнотерриториаль төркемнәре үзенчәлекләре, фольклор коллективлары барлыкка килү тарихы, керәшен авылларының рухи тормышы, авыллар тарихы буенча китаплар әзерләү һәм бастыру проблемалары каралды. Форумда чыгыш ясаучыларның докладлары белән «Кряшенское историческое обозрение» фәнни журналында танышырга мөмкин булачак. Аның чираттагы чыгарылышы 2024 елның икенче кварталында Татарстан фәннәр академиясенең тарих институтында планлаштырыла.

Милли бәйрәмнәр
Республика оешмасы, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк һәм «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге белән берлектә, соңгы 3 елда һәрдаим балалар өчен «Пасха», Яңа ел утренниклары, төрле районнарда Тройсын бәйрәмнәре, Халыклар дуслыгы йортында «Покрау чыңы» концерты уздыра. Ә республикакүләм керәшен мәдәнияте бәйрәме — Мамадыш районының Җөри авылында уздырылган Питрау узган ел да 50 меңнән артык кунак кабул иткән. Бу зур бәйрәмдә Татарстаннан — 42, Башкортстан, Удмуртия, Самара өлкәсе һәм Красноярск краеннан 4 ансамбль катнашкан; Зәй, Кайбыч, Кукмара, Тукай, Теләче һәм Бакалы керәшеннәре ишегаллары оештырылган. 

Яшь талантлар эзләү
Оешманың балалага милли тәрбия бирүгә һәм талантлар табуга багышланган иң зур проектларыннан берсе — керәшен җыруларын яшь башкаручыларның «Туым жондозы» конкурс-фестивале узган ел 5 зонада сайлап алу турлары белән башланып, быел февраль аенда Казанда гала-концерт белән тәмамланды. Фестиваль дәвамында — барлыгы 1000нән артык, гала-концертта 250дән артык бала һәм яшьләр катнашты. Фестиваль республика мәдәният министрлыгы, «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте һәм аның җитәкчесе Иван Егоров ярдәме белән финансланды. Гран-прига солистлар арасында — Кукмара районыннан Зоя Николаева, ансамбльләр арасында Кайбыч районыннан «Инешкәй» фольклор ансамбле лаек булды. 

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге
Узган ел декабрьдә керәшен яшьләре слеты узды, анда республиканың 15 районыннан 40 делегат катнашты. Яшьләргә керәшеннәрнең инструменталь мәдәнияте, традицион биюе буенча мастер-класслар; республикада яшьләр политикасы буенча лекцияләр уздырылды. Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге 2018-2023 елларда башкарган эшләр турында хисап бирелде. Шулай ук, «Бәрәкәт»нең яңа идарәсе һәм җитәкчесе сайланды. 

Этник культура
Керәшен оешмасы «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» проектында да катнашты. Халыклар дуслыгы йорты һәм Татарстан Халыклары ассамблеясенең мәдәният министрлыгы ярдәмендәге бу проектында Геннадий Макаров фәнни консультант булды. Күргәзмә 29 августта Кремльдә ачылды. Анда керәшен костюм комплексының өч үрнәге: Питрәч керәшен кызлары һәм хатын-кызлар костюм комплексы, Мамадыш керәшеннәренең ир-атлар костюм комплексы тәкъдим ителде. Проектның нәтиҗәсе булып, альбом-каталог чыгарылды. Анда керәшен милли киеменең реконструкцияләнгән һәм күргәзмәдә урнаштырылган үрнәкләре генә түгел, ә Питрәч, Чистай, Лаеш районнарының туган якны өйрәнү музейлары экспонатлары да керде.

Питрау бәйрәмендә этник костюнар тектерү өчен берничә керәшен ансамбле Татарстан Рәисе сертификатын алды. Болар: «Сүрәкә» ансамбле (Түбән Кама шәһәре), «Җиләк» ансамбле (Зәй районы), «Карендәшләр» ансамбле (Яр Чаллы шәһәре), «Чулпы» ансамбле (Балык Бистәсе районы). Бүгенге көндә Казанның — «Казансу», Алексеевск районының — «Бәрәнҗәр», Кайбыч районының «Сәүдияр» ансамбльләренә костюмнар тегелгән. Мамадыш, Балык Бистәсе, Зәй, Түбән Кама районнары өчен тегелә.

Төбәкара элемтәләр
Керәшеннәр күп яшәгән төбәкләр белән дә оешма ныклы элемтәдә тора. Узган ел Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районында яшәүче карендәшләр янына, «Арумысыз, туганнар» фестиваленә барылды. Башкортстанның Бакалы районында уздырылган Троицкий фестивалендә һәм җирле керәшен җәмгыятенең юбилеенда катнаштык. Томск өлкәсеннән һәм Красноярскидан Татарстанга килгән карендәшләрне кунакка алдык. 

«АЙБАГЫР» ЛАГЕРЕ

«Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев «Айбагыр» этносменасына керәшен балаларын җыю елдан-ел авырлаша баруына басым ясады. «Ни өчен керәшен баласы заманча таләпләргә туры килгән һәм бигрәк тә этник тәрбия бирә торган керәшен лагерена килми?» — дигән сорау куйды ул. Керәшен лагерена килүчеләрнең 30 проценты татар балалары икән. Ата-анага, бәлки, авырдыр, соңгы елларда лагерь бәяләре кайда да саллы, ләкин махсус керәшен баласы өчен оештырылган лагерьга килмичә, башкасына бару — балаңа үз тамырларың, тарихың, культураң буенча белем бирүгә каршы килүең дигән сүз түгелме? Керәшенлек үзебездән башлана. Оешманың идарә членнары лагерь буенча аңлату эшләрен тагын да җәелдерергә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар. Сүз уңаеннан, «Айбагыр» лагерена гаризалар кабул итү апрель аенда башлана. 

ТЕЛӘЧЕ КЕРӘШЕННӘРЕ

Идарә утырышларында һәрвакыт бер район бүлеге үз эшчәнлеге белән таныштыра. Бу юлы Теләче районы керәшеннәре оешмасы җитәкчесе Петр Черновның докладында әлеге төбәкнең актив иҗтимагый эш алып баруы чагылдырылды. Милли бәйрәмнәр уздыру, фольклор коллективларының хезмәте, халыкның иман йортларына йөрүләре турында сөйләде ул. Авылларда Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары истәлегенә булдырылган һәйкәләр турында сүз барганда, художник, оешманың идарә члены Илья Максимов дизайны буенча Тәмте авылында төзелгән обелискны телгә алды докладчы. Субаш авылында ябылган мәктәп базасында булдырылган клуб мәсьәләсендә борчылып:

«Әллә ничә ел программаларга керергә омтылып карыйбыз, ләкин килеп чыкмый әле, авылда 50 кешелек яңа мәдәният учагы булдырасы иде»,— дип басым ясады Петр Александрович. 2023 елда «Кряшен чибяре» титулын Субаш авылы кызы Анжелика Павлова алды. «Ничә еллар инде башка район кызларының титул алганнарын күреп, аларга кызыгып карый идек. Быел ул бәхет безгә елмайды», — дип шатлыгын да яшермәде Петр Чернов.

ЯҢА ӨЧЬЕЛЛЫККА КЕРӘБЕЗ

2007 елның 25 маенда конференция уздырылып, республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасы төзелде һәм аның җитәкчесе итеп Иван Егоров сайланды. Шуннан соң һәрдаим отчет-сайлау җыелышлары уздырылып килә. Май аенда республика керәшен иҗтимагый оешмасының VI отчет-сайлау конференциясен уздыру планлаштырыла. Анда оешманың яңа идарә составы һәм җитәкчесе сайланылачак. Шулай ук, идарә членнарына отчет-сайлау конференциясендә күтәрелергә тиешле мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушылды. Һәр район оешмалары үзләреннән делегатлар сайларга тиеш. Конференциягә барлык идарә составына һәм делегатларга керәшен милли киеменнән яки атрибукасыннан (мәсәлән, хатын-кызлар — тамакса, муйтомардан; ирләр — эшләпәдән) килергә дигән тәкъдим дә ясалды. Искәртеп узам, удмуртларның мондый оешма җыелышларында һәммәсе дә милли киемнән йөри. Яхшыдан үрнәк алу яхшы. 

ДИН

Отец Алексий Колчерин керәшен приходларының республика оешмасы белән теләктәшлектә булуын билгеләп үтте.

«Авылларда үз туган телендә келәүләр оештырылуны халык бик тели. Керәшен священниклары аз, бер-бербезгә ярдәм итеп, районнарга чыгып, керәшенчә келәүләр уздырабыз», — дип сөйләде ул.

Дини кенәгәләр бастыруда, чиркәү-часовнялар төзүдә ярдәм күрсәткәне өчен, республика керәшен оешмасына һәм шәхсән Иван Егоровка рәхмәт белдерде ул. Иван Егоров исә, «Новый Завет» («Җаңа Закон») керәшенчәгә тәрҗемә ителде, шулай ук, «Ветхий Завет»ны да («Иске Закон») үзебезнең телгә тәрҗемә итәргә кирәклеген искәртте. Бу берничә елга бара торган күләмле эшне башкарырга белгечләр, команда тупларга кушты. 

ЗУР ШӘҺӘРЛӘРДӘ — ЗУР ЭШ

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә керәшеннәр күпләп яши. Шәһәр агымында югалган карендәшләребезне барлап, бергә туплау җиңелләрдән булмаса да, бу ике төбәктә керәшен җәмгыятьләре актив. Түбән Кама керәшеннәре лидеры Тамара Баһаветдинова яшьләр белән эшләүгә аерым тукталды. Уңай нәтиҗәләр итеп, борынгы керәшен көен заманчалаштырып эшкәртеп төшерелгән клип күрсәтте. Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агапов өлкән буынны да онытырга кирәк түгеллеген ассызыклады. Быел өлкән кешеләрдән торган фольклор коллективлары өчен Бөтенроссия «Керәшеннәр җырыу әйтә» фестивале уздырылачагын да искәртте. Әзерлек эшләре башланган, Нигезләмәсе (положение) тиздән халыкка җиткерелер. Әлеге фестиваль инде Чаллыда берничә тапкыр уздырылды. Анда илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче карендәшләребез дә теләп катнаша. 

«ТУГАНАЙЛАР» ГАЗЕТАСЫ

Оешманың идарә члены буларак, үзем «Туганайлар» газетасының эшчәнлегенә кыскача тукталдым. Подписка чорында ныклы ярдәм күрсәткән идарә членнарына, Иван Михайловичка рәхмәт белдердем. Бүгенге көндә безнең тираж — 1307 данә, социаль челтәрләрдәге подписчикларыбызның саны — 26000, көн саен сайтыбыз эшләп тора — карендәшләребез турында язмалар басыла. Ел саен, диярлек, берничә проект өчен федераль грантлар отабыз. Халык белән төрле ысуллар ярдәмендә аралашабыз, дөрес, командировкаларга еш йөри алмыйбыз, финанс мәсьәләсендә аякны юрганга карап сузарга туры килә. 

 

Соңгы ике елда оештырылган «Керәшенчә марафон» турында әйтеп, аның төп максаты интернетта керәшеннәр турында мәгълүматны арттыру, халкыбызның бар матурлыгын башкаларга да күрсәтү икәнлегенә басым ясадым. Шатлыгыбыз белән уртаклашып, газетабызның Россия каталогына кертелгәнен һәм апрель аеннан «Туганайлар»га Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең дә дә языла алачагын әйттем, елның икенче яртысына халыкны газетага яздыртуны башлыйбыз, дип тә белдерү ясадым. 

ОЕШМА ЭШНЕ ДӨРЕС АЛЫП БАРЫР

Барлык чыгыш ясаучыларны тыңлап, фикер алышканнан соң, оешманың эше канәгатьләнерлек дип табылды. Йомгак ясап, Иван Егоров оешманың һәрбер члены эшебезнең нәтиҗәсе, тотрыклылык өчен җаваплы, дип белдерде. 

— Нәтиҗәле чаралар уздырганбыз, зур эшләр башкарылган. Алда эшләнәселәре дә шактый, барысы да җаваплы. Илебездә политик хәл гади түгел, үзегез беләсез. Күпләрегезнең якыннары, балалары махсус хәрби операциядә катнаша. Күпләрегез армиягә ярдәм күрсәтү белән җитди шөгыльләнә. Алга таба да үзебезне матур яктан күрсәтеп, эшләребезне төгәл, дөрес итеп алып барыйк. Без — иҗтимагый оешма. Оешманың һәрбер члены эшнең нәтиҗәсе өчен, стабильлек өчен җаваплы. Барыбыз да бер фикердә булып, таркалмыйча, бер-беребезне ихтирам итеп, тыңлап, аңлап, килешеп эшлик. Быел республикада зур вакыйга көтелә. БРИКС илләренең саммиты Казанда узачак. Бу вакыйга да безнең республикага зур җаваплылык өсти. Илебез җитәкчеләренең безгә булган зур ышанычын күрсәтә, — дип утырышны тәмамлады Иван Егоров.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев