Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Кондратаның алтын баганасы

Чистай ягындагы Югары Кондрата бай тарихка ия, ә тарихны, билгеле булганча, авылның төп байлыгы булган кешеләр – шушында туып-үсеп, шушында яшәүче һәм үз хезмәте белән авыл данын арттыручылар, шулай ук, читтә булсалар да үзләренең кече ватанын беркайчан да онытмаучылар яза.

Шундый танылган кешеләрнең берсе — Югары Кондратадан чыккан Аркадий Иванов. Россия фәннәр академиясе член-корреспонденты, биология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Аркадий Васильевич. Авылдашлар аны Югары Кондратаны һәм авыл мәктәбен яшәтүгә үзеннән зур өлеш керткән шәхес буларак беләләр, ихтирам итәләр.

1974-1976 елларда Аркадий Васильевич «Заря» колхозы председателе булып эшләде. Колхозны ныгытуга күп көч куйды, хуҗалыкны үз кулында тота белде. Ул башлаган һәр эштә киләчәкне күздә тотуы күренә иде. Ул елларда авылда башлангыч мәктәп кенә булып, 4нче класска балалар күрше Түбән Кондратага укырга йөрделәр. Авыллар арасы якын түгел, шунлыктан бәләкәй балаларның үзләрен генә ерак юлга чыгарып җибәрү ата-аналарга бер дә җиңел булмады. Гомуми җыелышта халык үз көче белән мәктәп төзергә дигән карарга килде. Колхоз председателе, туган авылын мәктәпле итү хыялы белән янучы Аркадий Иванов авылдашларының бу фикерен хуплады. Мәктәпне авыл халкы бергәләп төзеде. 1977 елның 1 сентябрендә яңа мәктәп үз укучыларын каршы алды. Якты һәм иркен класслар, китапханә, пионерлар бүлмәсе, заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, уен бүлмәсе балаларга да, укытучыларга да ошады. Ашханә һәм мастерская аерым бинада урнаштырылды. Ике ел дәвамында Түбән Кондрата мәктәбе филиалы булып исәпләнгәннән соң, 1980 елда Югары Кондрата сигезьеллык мәктәбе статусына ия булды. 

Ул елларда авылга кадәр 7 чакрым озынлыктагы олы юл салынды, һәр йортка су торбасы сузылды, фельдшер-акушерлык пункты һәм мәдәният йорты төзелде. Терлекчелек фермалары һәм трактор-машина паркы яңартылды.

Аркадий Васильевич читкә киткәч тә, авылны онытмады, һәрчак ярдәм кулы сузды. Перспективасыз булып саналган мәктәпне саклап калудагы тырышлыгы өчен, укытучылар коллективы да, ата-аналар да рәхмәтле аңа. Мәктәп язмышы гына түгел, авыл язмышы да хәл ителгән вакытлар иде ул. «Хәзерге заманча педагогик технологияләр хәтта аз комплектлы мәктәпләрдә дә һәр укучыга югары дәрәҗәдә белем бирү мөмкинлеген тәэмин итә ала. Моңа мисал — безнең авыл мәктәбе», — дип раслый алды ул югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр каршында да. Шушы танылган авылдашыбыз ярдәмендә Югары Кондратада сакланып калган мәктәпнең 1996 елда ике катлы яңа бинасы сафка басты. Шул еллар дәвамында мәктәпнең үз традицияләре барлыкка килеп, гомуми белем бирү мәктәбендәге балаларга тиеш булган шикелле үк, барлык укучыларга да фән нигезләрен югары дәрәҗәдә үзләштерү мөмкинлеге тудырылды. 

Гомер бәйрәмен билгеләп үткән бер чакта, Аркадий Васильевичның Югары Кондрата һәм авылдашлары өчен эшләгән шушы һәм башка бик күп яхшылыкларын искә төшереп, аңа ныклы сәлаәмтлек, яхшы кәеф, тормышының шатлыклардан гына торуын телибез.

Елизавета ПАИШЕВА,
Чистай районының Югары Кондрата мәктәбе директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев