Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Тәрбит йолаларын саклап яши

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында бәйрәмнәрне матур, йолаларны хөрмәт итеп, тәмен татып үткәрәләр.

“Элегрәк авылларда бөтен кеше дә авылдан читкә чыгып яши алмаган, мөмкинләре дә әллә ни булмагандыр. Әбиләремнән бу бәйрәмдә була торган кичке уен турында күп ишетеп үстем мин. Авыл кануннары белән яшәгән тырыш халыкка һәрбер бәйрәм бераз тын алып алыр өчен сәбәп булгандыр. Өстәвенә, "кыз-егет күзәтү ысуллары" да нәкъ шул кичләрдә аерым бер тизлек белән була торгандыр ул. Монысын туган туфрак белән карт имәннәр генә хәтерли торгандыр.

Хатын-кызларның яңа үсеп килүче буын алдында бурычлары байтак. Шуларның берсе - киләчәк буын белән бик кирәкле бауларны өзмәү. Бүген апалар-кызлар матур итеп авыл һавасына бәйрәмне сихри көч тамчысы белән бизәделәр. Халык тәртипле, тыйнак булып, оялып кына, тирә-ягына карана-карана, бер-берсенә ярату хисләрен сизелер-сизелмәс кенә белгертеп бәйрәм итте”, – дип сөйләде Мәскәүдән кунакка кайткан филология фәннәре кандидаты Лилиана Сафина-Харитонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев