Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкинның элгәреге атамалары

Язма Менделеевск районының Иске Гришкин авылы тарихын өйрәнүче Иосиф Камашев китапларына нигезләнеп эшләнде.

Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык урманнары, аланнары, челтерәп аккан чишмәләре, камышлы сазлыклары, елга-күлләре, таулары күңелгә рәхәтлек бирә. Авылда безнең үткәнебез, тарихыбыз серләре саклана. Үз авылының урам, чишмә, күл, тау атамалары, тарихы белән кызыксынмаган кеше аздыр. Бер атама да, шул исәптән бу язмада сүз бара торган Иске Гришкинда да юкка гына бирелмәгән, ул ниндидер бер сәбәпкә бәйле рәвештә — бер ишеләре тарихи вакыйгаларга, икенчеләре йолаларга таянып килеп чыккан.

Бигәш үре. Һәр авыл табигатенең балачактан истә калган изге урыны була. Иске Гришкинда «Бигәш үре»н шундыйлардан санап йөртәләр. Тарихы йөздән узып киткән борынгы химия заводы белән авыл арасын тоташырган бердәнбер юл шушы үр аша үтә. Авыл халкы гомер-гомергә шушы юлдан Бондюг базарына йөргән, өяз каласы Алабугага барган. Авылның 150дән артык ир-егете Бөек Ватан сугышыына шушы үрдән киткән, күбесе сугыш кырында һәлак булган. Армиягә дә егетләр шуннан киткәннәр.

Утрау. Авылның төп табигать кочагы — «Утрау»да. Анда искиткеч таллар, топольләр үсә. Элек Юраш елгасы утрауның көнъяк өлешеннән аккан, таллыкта авылның су тегермәне булган. Бөя кырында тополь агачлары үсеп утырган (алар әле дә бар). Тора-бара су үз юлын үзгәрткән, Юраш елгасы утрауның төньягынан ага башлаган. Табигать үзеннән-үзе утрау барлыкка китергән. Бу урында җәен авыл бәйрәмнәре үтә.

Җаман елга. Зур урман буендагы «Җаман елга»га керергә курыкканнар. Аны «Канлы елга» дип тә атаганнар. Урман аша үтеп, шушы елгадан чыккан кешеләрне саклап торып, талау очраклары булган. Шуннан бу урын «Җаман елга» исемен алган.

Үреш. Әлеге «Үреш» атамасы кайдан чыккандыр. Ул урын — Байтуганга бара торган юлда. «Үреш»тә урман булган. 1950 елларда анда ялгыз чыршы агачы гына калган. Тракторчылар җир эшкәрткәндә аны әйләнеп үткәннәр, комбайнчылар аңа кагылмыйча узганнар. Ул агач тарих хатирәсе булып озак утырган. Тора-бара корып ауган, аны өстәрәк елга буена төшереп куйганнар.

Җирекле елга. Авылдагы тагын бер елгада бик күп зирек агачлары үскән, җиләккә бик бай булган. Бик күп печән чабып ала торган булганнар. Зирек агачы күп булгач, аны «Җирекле елга» дигәннәр.

«Баловой җире». Авылдан төньякта урнашкан, бер ягыннан Илнәт авылы җире белән чикләшкән «Баловой җире»н Иске Гришкин авылы халкы, күсәкләр белән барып, Байтуганнардан ызгыш-талаш аша тартып алганнар, дигән сүзләр дә йөри. «Баловой»да яхшы печәнлекле елгалар бар, урман буе уңдырышлы туфраклы.

Ышна җире. Элгәре «Ышна җире» дип, ә хәзер «Татар Чаллысы басуы» дип йөртелә торган җирне Татар Чаллысыннан «кисеп» алганнар. Билгеле, бу җир хәзерге кадәр зур булмаган. Урман елгасы сузылган кадәр генә булган (Монай авылы ягындагы елгага кадәр). Ул вакытта җирне ир баласы булган гаиләләргә генә биргәннәр. Халыкка бүленгән җир бик кечкенә булган, шуңа күрә анда шалкан чәчкәннәр.

Урыс болыны. Олы юлның икенче ягында Камаш дигән урыс авылы булган. Аның колхозын бетереп, 1949 елны Иске Гришкинга кушканнар. Шуннан болынны «Урыс болыны» дип йөртә башлаганнар.

Камаш һәм Макар асты. Тойма елгасы буе болынлыкларын «Камаш асты» дип атаганнар. Ул урын Камаш авылына бик якын тора. Макар авылы янында урнашкан болынлыкны «Макар асты» дип атыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев