Иске Гришкин якларыннан килеп...
Арча районының Сәрдәбаш авылында яшәүче Петровлар гаиләсендә кунакта булдык
Елена Ефимовна Менделеевск районының Иске Гришкин авылында туып-үсә. Сугыш башланганда, аңа нибары 11 яшь була. Сугыш заманы булгач, укый алмый, “дүрт ел белем алдым, бишенчесе – “коридор”, ди ул үзе. Укырга теләге дә булмый, шунлыктан колхоз эшенә чыга. Ул авыр елларны искә алганда, хәзер дә күзләре яшьләнә. Сугыштан соңгы елларда аны Свердловск ягында яшәүче дәдәе Александр Ефимов үз янына чакырып алып, калай заводына эшкә урнаштыра.
Дәдәенең ул якларга барып чыгуына сугышта пленга төшүе сәбәп була. Ул армиядә хезмәт иткәндә илгә фашистлар басып керә. “Сугыш башланганнан алып соңгы көненә кадәр минем дәдәй пленда булган. Германиянең кайсы шәһәре икәнен хәтерләмим, аларны бик каты кыйнаганнар, эшләткәннәр, байларның малларын карарга кушканнар... Александр дәдәйнең башында бармак сыя торган тишек бар иде. Аның ничек барлыкка килгәне турында ул сөйләмәде. Немецлар җәберләгәндер, күрәсең. Плендагыларга чокыр казытканнар, шуның янына тезеп, саный-саный, мылтыктан атып төшергәннәр. Өч тапкыр атырга алып чыкканнар, өчесендә дә исән калган, – дип абыйсының плендагы газаплары турында сөйләде Елена әби. – Сугыш беткәч, Германиядән үзләренең хезмәт иткән җирләренә җәяү кайтканнар. Пленга үзе теләп төшкән дип уйлап, бик каты тикшергәннәр. Гел сорау ала торгач, аның гаепле булмавы ачыкланган. Ләкин өйгә кайтармадылар. Свердловск өлкәсендәге калай заводына җибәргәннәр”
Елена калай заводында җиде ел эшли. Шунда чакта кыз армиядән кайткан керәшен егете Павел кавыша. Еленаның ире Павел әти-әнисен яшьли югалткан. Алар биш бала ятим калган булалар. Туталары бер-бер артлы кияүгә китә. Йорт ялгыз калганлыктан, яшьләргә Сәрдәбаш авылына кайтырга туры килә. Елена түтинең, күңеле белән, туганнары яныннан китәсе килмәсә дә, әнисенең “ирең белән бер булырга кирәк” дигән сүзен тыңлап, ире ягына кайтырга ризалаша.
Петровлар Сәрдәбашка кайтып яши башлыйлар. “Өч малаем Пётр, Валентин һәм Володя, кызым Валя шушы авылда төпләнеп калдылар. Ә Лида исемле кызым Арча районында яши. Балалар авыл җирендәге басу-кырда, фермада эшлиләр, – дип Елена түти, үзенең яшь чакларын искә төшерде. – Бу авылга кайткач, бер ел эшләмәдем, чөнки чит авылга ияләнергә кирәк иде. Яшь вакытта фермада кул белән сыер саудым. Бер кешегә 25әр сыер туры килә иде. Безнең Иске Гришкин авылында керәшеннәр генә яши, ә монда алай түгел, катнаш. Бәйрәмнәрне дә татар кешесе – үзенчә, ә керәшеннәр башкача уздыра. Бездә Пасха бәйрәме, Троица була. Питрауны бер көн булса да бәйрәм итеп алабыз. Совет заманында Пасха бәйрәмен бөтенләй үткәрергә ярамый иде. Без җомырка җыярга да чыга алмадык. Хәзер ирек”.
Елена түти җиде бала табып үстерә, аларның хәзерге вакытта бишесе исән. 91 яшь Лена түти Валентин исемле улы гаиләсендә яши. Күршедәге йортта торучы улы Владимирларга да гел кереп йөри. “Балалар эштә булганда, оныкларны карап торам. Сәрдәбашта мәктәп юк, шуның өчен алар Нослыга укырга йөриләр”, – ди ул.
Әңгәмәгә Елена түтинең килене Рамилә дә кушылды: “Мин үзем – шушы Сәрдәбаш авылында туып-үскән кыз, кияүгә чыкканчы татар идем. Хәзерге вакытта өч бала үстерәбез: олы улыбыз Артём һәм кызларыбыз Юлия, Полина. Авылда күп балалы тагын берничә гаилә бар. Балаларны йөртергә авылда бакча юк. Ярый әле, алар өчен түгәрәкләр оештырыла”.
Авыл җирендә – фермада, ә җәй көне басуда да эшләр гөрли. Авылда ир җилкәсенә генә ышыкланып яшәп булмый шул. Бүтән эш булмагач, Рамилә ферма терлеген карый –үгезләр ашата, асларын җыештыра. Үз хуҗалыкларында да мал асрыйлар.
Петровларда уздырган аз гына вакыт эчендә, бу семьядагы Елена түтинең, аның улы Валентин белән килене Рамиләнең һәм, гомумән, авыл кешесенең хәзерге тормышы, йола-гадәтләр турында рәхәтләнеп сөйләшергә өлгердек.
Әдилә НӘГЫЙМОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев