Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исеме – җисеменә туры килә

Шагыйрь Никифор Тукмачевның яңа китабы чыкты.

Автор аны "Таң суы" дип исемләгән. Китапка кереш сүзне Россия һәм Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Фирая Моратова язган. Ул шагыйрь һәм аның җыентыгына кергән әсәрләре турында түбәндәге фикерләрне җиткерә.

"Йөрәкне телеп алып, күңелне кузгатырлык поэзия үрнәкләре иҗат итү бик сирәкләргә генә хас. Түбән Каманың танылган шагыйре Никифор Тукмачев - шундый зат.

Бер гомер бәясе икән

Ир-атларның күз яше,

яки менә

Әремнәрне, никтер, әче, диләр,

Язмышлардан әче түгелдер, -

бу юлларны укыгач, шагыйрь осталыгына, аның сүз кадерен тою сәләтенә сокланасың.

Яңа китапның "Таң суы" дип аталуы очраклы түгел. "Таң суы" - шагыйрьлек тавының биек турысына күтәрелүче Никифорның иҗат гомеренә борылып карап, нәтиҗә ясаган бер мәле.

Керәшеннәрдә Качману бәйрәмендә таң беленгән вакытта чишмәдән, беркемгә дә белгертмичә, чиләк белән су алып кайту йоласы бар. Елның бары бер көнендә һәм бары тик таң белән генә алып кайтылган шул суны шифа урынына тотканнар элгәреләр. "Таң суына каләм манып" шигырь язучы Никифор исә

Таң сулары пакьләндерә -

Беләм мин бу йоланы.

Нихәл итим, юа алмыйм

Таң суында дөньяны, -

дип, бүгенге тормышны яхшы якка үзгәртә алмавына "аһ" ора. Гомумән, аның үз җаны аша үтеп, күз яшьләре аша язылган шигырьләре җанны тетрәндерә. Аерым кешеләрнең генә түгел, тулы бер халыкның язмышы, җан сыкраулары аша үз керәшененең гади бөеклегенә мәдхия укый".

Фирая Моратованың әлеге юлларын укыгач, китапны кулга төшереп, тизрәк танышасы, шигырь дәрьясына ташланасы килә. Укучыларыбызда да шундый теләк тумый калмагандыр. Китап белән кызыксынучыларга, редакциягә шалтыратып, белешмә алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев