Йөрәк турысына яшеренгән сихри кач (Булган хәл)
Хәзер кием-салым шкафларын карасаң, нинди генә кием юк! Монысы – бәйрәмнәрдә, тегесе көндәлеккә кия торганы. Ә элек, безнең әби-бабайлар яшәгән чорда, кием бик кадерле булган. Күбесен үзләре теккән, балалар берсеннән калган киемне икенчесе кигән.
Кием турында сүз башлагач, күршебездә яшәүче Маруся түти сөйләгән вакыйга искә төште.
– Әти сугыштан кайтканда миңа 7 яшь иде, – дип башлады ул сүзен. – Авылның белемле, абруйлы кешесе буларак, әтине мәктәп директоры итеп куйдылар. Заманалар авыр, безне – биш баланы киендерергә, укытырга, ашатырга, хезмәте шундый булгач, үзенә дә кешечә киенергә кирәк. Ул вакытта шәһәрдә яшәүчеләр үзләреннән калган, кечерәйгән, яисә искерә башлаган киемнәрен сату өчен “толчук” базарына алып чыгалар иде. Әти-әни киңәштеләр дә, “ярар әле шуннан да” дип, әтигә кышкы пәлтә алып кайттылар. Кемнеке булгандыр, үзе матур тегелгән, драп тукымасы бер дә искермәгән.
Пәлтәне кигәч, болай да төз гәүдәле, озын буйлы әтиебез танымаслык булды. И-и, шатланганын күрсәгез сез аларның! Ике кыш чыкты шуны киеп. Хәтта бер тапкыр, кышның ачы салкын буранлы көнендә, район үзәгеннән кайтканда адашкач, “әле ярый, пәлтәм саклады, туңмадым, каяндыр җылылыгын бөркеп торды” дигәне истә әтинең. Аннан, авылдагы кибетче Әлексәй дәдәйдән яңа тун сатып алды.
Пәлтәсен чыгарып атмадылар, биленә ремень куеп, олы дәйдәгә – Геннадийга кигезделәр. Аңа да бик килеште, буйга үсеп, җитдиләнеп киткәндәй булды. Әллә шушы пәлтәсенә сокланып, авылның иң уңган, булган кызы карады аңа, – диде көлемсерәп Маруся Ивановна. Бераз эндәшми генә утырды ул, мин дә тынлыкны бозарга кыймадым. Күз яшьләре аша, сүзен дәвам итте:
– Ышансаң, ышан, Геннадий дәдәйнең пәлтәсе булмаса, мин монда утыра да алмаган булыр идем хәзер. Ул елны нык авырып киттем, нидән булганын врачлар да әйтә алмады, температура югары, башны күтәреп булмый, әллә нәрсә шунда...
Дәдәй ул вакытта районда укып йөри. Кайтты, “Марусь, әйдә чорнал пәлтәгә, ул шифалы”, – дип, мине төреп яткызды. Әни үлән чәен эчереп тора, сихри көче бар диярсең, шул төндә үк тирләп чыктым, хәл керә башлады... Вакыт үтү белән дөньялар әйбәтләнде. Дәдәй тракторда эшли, киемен дә ала, әти-әнигә дә булыша. Без дә үсеп киләбез. Ә шулай да, базар пәлтәсе стенада агачтан ясалган чөйдә һаман эленеп тора.
Инде миңа 15 тула, эшсез тормыйм, йорт-җирне караштырам, кул эшләрен яратам, чигәм, тегәм. Җәен чөгендер утарга йөрибез. Беркөн шулай өйне җыйыйм дип тотындым да, инде 8 ел бездә генә торган – аңа кадәр күпме киелгән булгандыр – теге пәлтәне, тагын шундый таушалып беткән яраксызрак киемнәрне җыеп, ташларга уйладым. Дөресрәге, башкалар кебек каршыдагы күл тирәсенә алып барып яндырмакчы булдым. Йортка бер өем итеп куйдым барысын да – әтинең ертылган кәчтүмен, әнинең төсе уңган ике күлмәгне, көя тиеп тапалган киез итекләрне дә шунда аттым. Шулай җыенап алып китәргә торганда, йортта юк-барга да өргәләп йөргән этебез Дик, йөгереп барып, толчук пәлтәсен кабып алып өстерәп, яңадан болдырга китереп ташламасынмы?! Читтән моны күзәтеп торган әни: “Кызым, ташлатасы килми бит пәлтәне, бәлки берәр нәрсәгә ярар, калдырырсың”, – диде. Эчтән генә “тапты инде ярар нәрсә, беткән ич инде ул!” дип сукрандым да, калган кием-салымны күтәреп алып киттем. Мин кайтканчы, әни пәлтәне яңадан өйгә алып кергән.
Бик озак элмәктән төшмәде ул. Ел арты ел узды, әти мәңгелеккә күчте. “Әтиегез истәлеге” дип, әни ташларга рөхсәт бирмәде. Без, балалар, һәркайсыбыз тормышлы булып, читтә гомер итәбез. Әни олы яшьтә булуына карамастан, ялгыз яшәүне дөрескә санап, төп йортта яшәвен дәвам итте. Олы көн бәйрәменә авылга, әни янына җыелабыз. Якалары тузган пәлтәгә күзем төште. Кич йокларга яткач, нәрсә ясап булыр икән шуннан дип баш ваттым. Ә иртән әзер план белән уянып киттем. Әнинең ризалыгын алып, драбын кисәргә, кышын йортта эшләргә бияләйләр тегәргә булдым. Шулай эшләдем дә. Бер пар бияләйне тегеп бетереп, икенчегә тотынмакчы булып, драпны күкрәк турысыннан кисәм. Киселми. Кайчы үтми, нәрсәгәдер тия. Кырыйларыннан кисеп, эчкәрәк үтсәм, анда нидер ялтырап китте. Төймә дисәң, төймә түгел... Бармак очларым белән эләктереп тартып чыгарсам, ялтырап торган көмеш кач!
Миңа ул чакта 50 яшь иде инде. Пәлтә эченә яшеренеп, 33 ел өебездә булган, безне күпме авырлыклардан саклаган, авырулардан терелткән кач!.. Кем теккән аны йөрәк турысына куеп? Нинди теләкләр белән?...Чамаласам да, төгәл әйтә алмыйм. Сихри көчкә ия качны кулыма тоттым да, әни янына йөгердем...
Инде шушы яшьтә дә мин аны үземнән бер минутка да калдырганым юк, – дип тәмамлады сүзен Маруся түти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев