Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолаларга, гадәтләргә тугрылык

Һәр керәшен авылындагы кебек үк, Наратасты халкы да үз йолаларын, үз гадәтләрен кадерләп саклый. Аларны балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырып, киләчәктә үз асылын җуймаска омтыла.

Наратастына беренче кайтуыбыз авыл халкының Олы көнне бәйрәм иткән чагына туры килде. Нина кодагый, табын тутырып, әллә ничә төрле пируг пешергән, йортта аш — су әзерләнгән иде. Озак көттермәде, бер — бер артлы туган — тумача җыелды. Хуҗаларның кунакларны сыйлауларына үрелеп, табында керәшен җырулары яңгырады... Ул көнне әле тагын берничә өйдә кунак булдык.

Иң соңгы итеп карт кодагый Нинаның балачак дусты, кодагые Татыйларга бардык. Монда без кияүләре Геннадийның үзе баянда уйнап, үзе җырлаган «Наратасты гимны»н ишеттек. Түтиләрнең Наратасты авылы көенә кара — каршы җырлашканнарын да сокланып тыңладык. Яшьрәкләр дә аларга ияреп, үз авыллары көенә җыру суздылар... Ул көнне һәр өйдә, тәм — томнан сыгылып торган табынның уртасына, зур савытка салып, төрле төсләргә манылган Олы көн күкәйләре куелган иде.

Галина Пятибратова сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Олы көн якынлашкан бер мәлдә, иң элек, авылдагы һәркем үз өен юып чыгара, әгәр өйдә мич бар икән, аны агарталар. Өйдәге тәрәзә челтәрләрен, тәрәзә пәрдәләрен юганчы, иң беренче итеп, тәре алъяпкычларын аерым алып, аны кул белән генә юалар, башка кергә катыштырмыйлар. Тәрәзә пәрдәләренә кадәр, башта тәре алъяпкычы эленә. Болар барысы да Олы көн алдыннан, һава торышына (салкынмы, җылымы) бәйсез рәвештә эшләнә.

Бәләкәй чакта, Питрауны түгел, Олы көнне көтеп алдык. Әниләр яңа киемне дә Олы көнгә атап алалар иде. Күкәй җыяр өчен, төсле матур тукымадан җыйнак кына янчык тегәләр. Олы көнне иртүк күкәй җыярга чыгу өчен, киенеп йоклый идек. 4 — 5 яшемдә үк Олы көн күкәе җыярга чыга башладым.

Үзебезнең югары очтан, ике яклап та һәр өйгә керә — керә йөрим. Кергәч тә, бусагага утыртып черләтәләр. «Чер — чер, тавыкларыгыз күп булсын, күкәйләрегез күп булсын», дип әйтә идек.

Бәләкәй чакта, чумылдырылмасак та, һәр кешенең үз урсәние һәм урсәтие булган. Май түтинең дәдәсе Николай Данилов минем урсәти иде. Аның анасы Евдокия түти «урсатаң өлеше» дип, ел да 2 күкәй китерде миңа. Урсәниләрнең үзләре чумылдырылган балаларга 2 күкәй бирү гадәте бар.

Безнең әни күкәйне суган кабыгына мана иде. Олы көнгә, гомере буе әче камырга дурчмак пешерде. Аның тәме әле дә авызда тора...
Олы көн алдыннан, җомга һәм шимбәдә төннәр бик караңгы, шомлы була, әбиләр ул кичтә безне клубка да чыгармыйлар иде.

Без бәләкәй чакта, Олы көндә авылның олы кешеләре, күбрәк ир — атлар, көндез зират янына җыелып, (ул тирә кардан иң беренче ачыла), күкәйле уйныйлар иде.

Күкәйле уйнаучыларга, ел саен, Феона түти чүпрәктән туп текте. Ул бик тәгәрәми, күкәйгә тисен өчен, көч белән һәм җаен бик белеп тәгәрәтергә кирәк... Башта әле күкәй утыртырга урын әзерлиләр. Уйнаучыларның һәрберсе, алмашынмасын өчен, үзе алып килгән күкәйләргә тамга сала, я җиргә ышкып төсен үзгәртә. Кем күпме күкәй ота, шуның кадәр үзе белән алып китә.

Гомерләр узды. Олы көн иртәсендә, безнең урынга, улыбыз Славик белән кызыбыз Ирина йөри башлады. 6нчы — 7нче классларда укыган чаклары булдымы икән, күрше кызы Света Данилова белән өчәүләп, манылган күкәй җыеп, иртәнге сәгать 6га ук өйгә кайтып керделәр. Аңа кадәр зиратка кереп, Маланҗа һәм Настый әбиләре, Аудаким бабай каберендә күкәй калдырып чыгарга да җитешкәннәр иде балалар... Алар урынына хәзер инде оныкларыбыз Румил, Рузил, Полина, Даниил дәвам итә бу йоланы.

Олы көнгә кадәр бер атна алдан, иртән иртүк, Румил белән Милана, бәрмәнчек бәйрәме белән котлап, өй борынча бәрмәнчек таратып йөрделәр. Аның өчен «тал песиен» елга буеннан бергәләп җыйдык. Кечкенә итеп сындырылган ботакларның очыннан ук башланган "тал песие«нең озын яки кыска булуына карап, элекке кеше каз бәбкәләренең күп буламы — юкмы икәнен белгән.

Олы көн иртәсендә өйләрдә «таба исе» чыгарыла, гадәттә, коймак пешерелә. Балалар өйдән — өйгә йөреп чыккач, олы кешеләр бер — берсенә йөрешәләр. «Олы көн өлеше» дип, һәр кергән кешегә бер күкәй ашатасың, әгәр ашамаса, биреп җибәрәсең. Ул көнне эшләргә ярамый...

Нинди генә вакытлар булмады. Чукмарлыда укыган чагында энем Виталийларның Олы көндә күкәй җыйганнарын белгәч, линейкага тезелгән укучылар алдына чыгарып ачуланганнар... Питрауны бәйрәм иттермәс өчен дә, халыкны атлар белән куалар иде. Аңа карап кына, Наратасты кешеләре Питрауны онытмады.

Дөрес, авылыбызның үз бәйрәме булган Көҗмә Демьян көнен (ул 14 ноябрьга туры килә) билгеләп үтүне колхоз җитәкчелеге берара үзгәрттерде. Янәсе, Наратасты кешеләре болай да бер атна эшләмиләр дип, Көҗмә Демьян көнен 5 декабрьдәге совет бәйрәме көненә күчерттеләр...

Әмма нәрсә генә булса да, безнең Наратасты халкы Олы көнне дә, башка бәйрәмнәрне дә югалтмады, бүгенге көндә дә гадәтләрне, йолаларны үтәп яшибез...

Халык шәһәргә агылган хәзерге заманда, авылда йортлар төзелсә, ул йортларда кичләрен утлар балкыса, димәк, авыл исән, авыл яшәячәк.

Кайтып баш иябез тауларга

Наратастым минем, туган җирем,
Синдә үтте минем балачак.
Гөрләп үтте гүзәл яшьлек чорым,
Алар мәңге истә калачак.

Наратастым минем, туган җирем,
Нинди матур синең тауларың.
Шул тауларда үскән җиләкләрең,
Дару үләннәрең, тауларың.

Гадәтләрең белән, Наратастым,
Уелгансың тамыр — каннарга.
Кая барып, кайда яшәсәк тә,
Кайтып баш иябез тауларга.

Мария Ибраһимова (Данилова).

 II Керәшенчә марафонда катнашучы Анастасия Шаймарданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев